Кукмараның С.В.Михалков исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе, күренекле шагыйрь һәм прозаик Лилия Гыйбадуллина кунак булды.

Кукмарада «Белла» халыкара әдәби премиясе, С.Сөләйманова, Ш.Галиев исемендәге әдәби бүләкләр иясе, 2026 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат Лилия Гыйбадуллина белән очрашу.
Әдәбият сөючеләр өчен үткәрелгән истәлекле очрашу «Туган телне сайламыйлар, туган тел ул бер генә» дип аталды. Лилия Гыйбадуллинаның шигырь юлларыннан өзек бу.
Язучы үзенең китаплары белән таныштырды, иҗат серләре белән уртаклашты. Аның «Әлиф ләм мим» китабы аеруча кызыксыну уятты. Бу әсәр «Әлифба» китабы авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың сынаулы язмышына багышланган.
Шулай ук балалар өчен «Бишенче гомер» әсәре дә фикер алышуга сәбәп булды. Чарада Ч.Айтматов исемендәге гимназия укучылары актив катнашты. Башлангыч сыйныф балалары Лилия Гыйбадуллинаның шигырьләрен укыды. «Кыңгырау» балалар бакчасы музыкаль җитәкчесе Айгөл Җәләлованың «Әтиемә-әниемә» җырын (Л.Гыйбадуллина сүзләре, Г.Закирова көе) да тамашачы алкышларга күмде.
Лилия Гыйбадуллина үзе дә шигырьләрен укыды. Шагыйрәнең һәр сүзе тыңлаучыларның йөрәк кылларына кагылырлык иде. Язучы укучыларның һәм китапханәчеләрнең күпсанлы сорауларына да ихлас җавап бирде.
Китапханә хезмәткәре Рәмзия Гарифуллина алып барган кичә әдәбиятка мәхәббәтнең көчле булуын, туган телебезнең кадерен тагын бер кат раслады. Китап сөючеләр күңелендә әлеге истәлекле мизгелләр әле озак сакланыр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала