Мәдәният Уку өчен 2 минут

Мәшһүрләрне юксыну

16 гыйнварда Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әһелләре халкыбызның бөек җырчылары Илһам Шакиров (1935-2019) белән Әлфия Авзалованы (1933-2017) искә алды.

 

Татар җәмәгатьчелеге Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров каберен зиярәт кылды.

 

 

«Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы» дигән даһи Тукаебыз. Илһам абыйның күңел кошы – җаны бакыйлыкка очканга инде 7 ел узып киткән икән. Югыйсә, әле кичә генә соңгы юлга озаткан кебек идек. Юк ла, аның гәүдәсен генә озаттык без. Аның күңел кошы – моңы, аһәңе татарлыгыбызны искәртеп, сискәндереп, якты сагышка сарып тору өчен арабызда калды.

 

Искә алу мәрасимен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов ачып җибәрде. «Яши-яши Илһам абыйның даһилыгын, арабызда юклыгын күбрәк аңлый барабыз. Аның җыры, моңы барча дөньяга таралып яшәгән милләттәшләребезне берләштереп тора. Сүзне җырчы белән озак еллар бергә эшләгән, аның исемен мәңгеләштерү артыннан йөргән кешегә бирик әле», – дип ул уртага Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинны дәште.

 

– Вакыт ага. 7 ел элек барыбыз да шушында җыелган идек. Хәтерлисездер: ул чакта буран дулады. Самолетлар да очмый торды. Илһам абыйның тормышы да шул стихия кебек булды. Язмышы татар язмышына охшагангамы, халкыбыз аны үз итте, күтәрде. Илһам абый татарны берләштереп торучы бер исемгә, образга әйләнде. Былтыр гына «Пирамида» күңел ачу комплексы янында аның исемен мәңгеләштереп торучы гөлбакча булдырылды. Хәзерге вакытта аның һәйкәле ясала. Бу юнәлештә шәһәр җитәкчеләре, министрлыгыбыз да күп көч куя. Берничә елдан бу һәйкәл балкып торыр дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.

 

– Илһам абыйны сагынабыз, юксынабыз. Аның хөрмәтенә багышлап бик күп иҗади конкурслар, фестивальләр уздырыла. Татар кем ул, дип сорасалар, Илһам абый кебек олы шәхесләребезне барлыйбыз. Бездән соң киләчәк яшь буыннар да аны онытмас, – диде Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина.

 

 

ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Авзалованың тууына 15 гыйнварда 93 ел тулды. /С.Камалетдинов фотолары.

 

 

– Илһам абыйның җыры, моңы яшәгәндә татар бетмәячәк. Мәшһүребезнең моңы күңелләребездә яши. Бу моң безне өметсезлеккә бирелмәскә, яшәргә дәртләндереп тора. Мондый шәхесләр барча милләтебезгә мәртәбә, – дип чыгыш ясады «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

 

Ахырда Татарстан мөфтие урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, халкыбызның асыл улы, сәхнә йолдызы, күпләребезнең остазы Илһам Гыйльметдин улының ахыр барыр урыны җәннәттә булса иде, дип дога кылды. Мәрҗани мәчете имамнары Ансар һәм Айнур хәзрәтләр Коръән аятьләре укыды.

 

Шушындый ук мәрасим икенче мәшһүр җырчыбыз кабере янында да булды. Дин әһелләребез Әлфия Авзалова рухына да багышлап дога кылды, Коръән аятьләрен яңгыратты.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи