Мәдәният Уку өчен 2 минут

«Илһам чишмәсе» талантлар барлый

Сарман! Исеме үк җырлап торган бу төбәктә «Илһам чишмәсе» исемендәге VI Төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы һәм йомгаклау кичәсе узды.

 

Гран­прига Казаннан Зәлинә Шакирова лаек булды. /Фотолар –sarmanovo.tatarstan.ru

 

 

«Илһам чишмәсе» бәйгесенең максаты – татар милләтенең легендар җырчысы Илһам Шакировның иҗатын таныту, исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләре белән кызыксындыру. Шулай ук талантлы балаларга иҗади үсеш һәм җыр осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыру.

 

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, «Меги» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Җыен» фонды тарафыннан оештырыла.

 

Алтынчы тапкыр гөрләгән «Илһам чишмәсе» бәйгесенең тарихына күз салсак, аны Сарман җирлегендә тәүге тапкыр Миләүшә һәм Илдар Гамировлар үткәрә. Миләүшә Гамирова сөйләгәнчә, районда Илһам Шакировның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән 2019 елда күп кенә вакыйгалар була. Сарман балалар сәнгать мәктәбенә мәшһүр җырчының исеме бирелә, мәктәп янәшәсендә Илһам Шакировның бюсты ачыла. Балалар арасында уздырылган районкүләм иҗади бәйгене алга таба дәвам итү ихтыяҗы туа. Хәзер ул төбәкара дәрәҗәдә оештырыла. Кадрия Идрисова җитәкләгән «Ак калфак» татар хатын­-кызлар җәмгыяте «Илһам чишмәсе»нең колачын җәелдерүгә зур өлеш кертә.

 

Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя. Быел беренче турда Татарстанның 24 районы, Россиянең 7 төбәге һәм Казахстан, Алманиядән 6 яшьтән 21 яшькә кадәрге барлыгы йөздән артык сәнгатькәр катнашты. Һәр елдагыча Казан, Балтач, Саба, Сарман, Мөслим, Актаныш, Алабуга һәм Баулы районнары, Оренбург өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары вәкилләре активлык күрсәтте.

 

Бәйгедә катнашучылар Илһам Шакиров репертуарыннан бер халык җырын, шулай ук татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән бер җырны башкарды.

 

Беренче сайлап алу туры Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында узды. Икенче турга сайланган 27 бала Сарман авылында финалда чыгыш ясады. Җиңүчеләр район мәдәният йортында үткән кичәдә бүләкләнде.

 

– Моңсөяр балалар Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны профессиональ югарылыкта башкарды. Сәхнә киемнәре дә бик зәвыклы иде. Укытучылар, әти-әниләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе бу, – дип сөйләде Сарман районы Җәлил бистәсенең җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Гарипова.

 

Баулы районы кызы Дарина Шилова әлеге фестивальдә өченче тапкыр катнаша, ел саен жюридан югары бәя ишетеп, призлы урыннар яулый.

 

– Мин җырларга яратам. Бакча яшеннән төрле бәйгеләрдә катнашам. Баулыга күченгәч, Ганс Сәйфуллин исемендәге сәнгать мәктәбендә өстәмә белем ала башладым. Остазым Фира Тимербаева һәм якыннарым, шулай ук үз тырышлыгым белән күп кенә конкурсларда җиңүгә ирештем. «Илһам чишмәсе»ндә «Гөлләр үсә» һәм «Гөлмәрьям» җырлары белән катнаштым, – дип сөйләде Дарина Шилова.

 

Оренбург өлкәсеннән Зәринә Яһудина «Илһам чишмәсе»ндә дүртенче ел катнаша. «Ел саен шатланып киләм», – ди ул. Җырчы кыз хәзерге вакытта Башкортстанның Салават шәһәрендә музыка көллиятендә белем ала икән. Алга таба консерваториягә укырга керергә хыяллана.

 

Быел гран-­при Илһам Шакировның нәсел дәвамчысы Зәлинә Шакировага бирелде. Икенче этапка узган һәркем Сарман муниципаль районыннан акчалата бүләккә лаек булды. Бәйгене оештыручыларга ихластан рәхмәт белдерәбез!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 1
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи