Мәдәният Уку өчен 1 минут

Ак чәчәкләр кебек

Бу атнада Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, башкалада 7 нче хастаханәсенең профессор И.Салихов исемендәге шәһәр ревмотология үзәге җитәкчесе, Татарстанның Кукмара районындагы Березняк авылы тумасы Равия Гаяз кызы Мухинаның «Ак чәчәкләр кебек... (Табиб көндәлеге)» дигән китабын (16+) тәкъдим итү кичәсе (режиссеры Ренат Әюпов) узды.

 

Равия Мухинаның китабына кереш сүзне галим Фоат Галимуллин язган. /М.Хафизов фотосы

 

 

Әлеге күркәм кичәдә театрда берничә ел буе уйналып килүче «Ак чәчәкләр кебек...» спектакленнән (12+) өзекләр, Татарстанның күренекле җырчылары һәм артистлары чыгышы, шулай ук Казан федераль университеты профессоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин (ул әлеге китапның кереш сүз авторы), Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Ратникова кебек шәхесләребезнең котлау сүзләре яңгырады. Равия Гаяз кызын котлаучылар арасында каләм һәм сәнгать әһелләре дә, аерым алганда, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, драматург Мансур Гыйләҗев, шагыйрь Раил Гатауллин, артист Фәнис Җиһанша, җырчы Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова, галимә Әлфия Галимуллина, мөгаллимә Зөмәрә Җиһаншина, институтта бергә укыган сабакташлары һ.б. бар иде.

 

Театр фойесында авторның тормыш юлы, табиби эшчәнлеге һәм иҗатына багышланган фотокүргәзмә дә тамашачының күңеленә хуш килде.

 

 

 

Табиб һөнәрен сайлавы хакында Равия Мухина үзенең «Ак чәчәкләр кебек... (Табиб көндәлеге)» дигән китабында болай дип язган: «Мәктәптә укыган чакта Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы белән танышып, табиблар дөньясына гашыйк булдым. Бәлки Гөлшәһидәне дә очратырмын дигән өмет белән, Казан медицина училищесына укырга кердем. Шул елларда башта Габдрахман абыйның үзе, соңыннан Гөлшәһидәнең прототибы булган Рәйсә Шәрәфетдиновна Абдрахманова белән очрашу бәхете насыйп булды. Әлеге очрашудан соң мин инде табиб була алачагыма тәмам ышандым. Тик табиблык юлы җиңел бирелмәде... Әтиебез вафат булып, биш кыз ятим калдык. Бераз булса да әнигә җиңелрәк булыр дип, шәфкать туташы булып эшли башладым. Табиб буласы килү хыялын ул чакта өйдәгеләргә сиздермәдем, ә үзем имтиханнарга әзерләнә идем. Шулай итеп алты ел шәфкать туташы булып эшләдем. Шулкадәр үҗәт булганмындыр, күрәсең, өч ел рәттән институтка керергә талпынып, имтиханнар тапшырдым. Өченче тапкырында гына, ниһаять, студент булу бәхетенә ирештем...»

 

Китапка кереш сүз язган галим Фоат Галимуллин сүзләренә дә игътибар итик әле: «Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Равия Гаяз кызы Мухина кешеләрне савыктыруда да, әдәбият-сәнгать мохитендә дә мавыгып, башкарган хезмәтен яратып эш итә. Ул дәвалаган авырулар саны бихисап, инде аның әсәреннән рухи азык алган, шул әсәр тәэсирендә медицина юлын сайлаучылар да шактый. Халык мәхәббәте өзелмәсен, кулларыннан табиб җылылыгы китмәсен дигән теләктә калабыз...»

 

«Мәдәни җомга» газетасы редакциясе.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 10
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи