Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Күңел дәфтәре (6)

Күңел дәфтәре (6)

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.

Бүген Г.Г.* бик кызык бер нәрсә сөйләде.

Татполиграф типографиясендә «Сиваш»ны укучы корректор кызны егете күрешергә чакырган. Кыз: «Эшем бар, бара алмам», – дигәч, егет: «Ә син эшеңе алып кил, бергә карарбыз», – дигән. Кыз «Сиваш»ның корректурасын алып китә, егетләренә бара, һәм алар аны чагыштырып укый башлаганнар. Шулвакыт бер интеллигент кеше килеп кереп, боларның укыганын тыңлап тора башлаган, ди. Тегеләр укыганнар-укыганнар да, чәй өлгергәч туктаганнар. Әлеге интеллигент чәй янында вакыйганы ничек дәвам итүен сөйләп биргән. Корректор Сиваштан чыгып җитү моментын укып туктаган булса кирәк. Теге кеше шуннан башлап дәвам иткән һәм, корректорның әйтүенә караганда, ул хикәяне нәкъ шундагыча дәвам иткән. Тегеләр моңа шаккатканнар, ди.

Дөрес булса, бу бик кызык хәл. Моның хикмәте әсәрнең (аеруча алганда, шул урынның) реаль булуында, халыкка, массага якын һәм аңлаешлы булуында, чөнки шулай булмаганда, ул аны дәвам иттерә алмас иде.

Мин моңа бик шат. Ул кеше үзе дә Сивашга сугышта катнашкан кеше, ди.

1938, 27 гыйнвар

* Язучы Гариф Галиев. Ул елларда «Бригадир» журналының җаваплы секретаре булып эшләгәнлектән, типографиядә эш булган.

 

Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи