Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Күңел дәфтәре (5)

Күңел дәфтәре (5)

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.

1937 елның ахыргы сәгатьләре. Бу ел үлә, яңасы туа.

Нәрсә бирде миңа бу ел?

«Сиваш»ны бирә язды. Мин аны йөрәк каным белән яздым. Мин аңа бөтен көчемне бирдем. Төннәр йокламадым. Күңелемнен саф чишмәсеннән агып чыкты ул. Анда тузан кадәр дә кер юк иде. Һәм ул начар да түгел, һәйбәт әйбер, чын күңелдән язылган зур әйбер.

Бюрократлар әле аңа һаман да дөнья йөзен күрергә ирек бирмиләр. Ул бу елда чыга алмады. Нигә чыкмый – белмим. Бәлки, шулай кирәктер?..

Минем бик акыллы һәм сөекле кызым бар. Мин аны ата булганга күрә генә түгел, акыллы булуы, ягымлылыгы, сөйкемлелеге өчен дөньяда һәммә нәрсәдән дә, барлык кешеләрдән дә артык яратам. Ул авырый. Ул Яңа елны больницада каршылый. Тазарып чыга-юкмы – белмим.

Бу ел әнә шундый бер борчу алып килде.

Тагын ни алып килде?

Борчу, борчу өстән борчу.

Язасы килми. Бик авыр.

1938 ел алай булмасын. Бәхетле ел булсын. Иркенләп, рәхәтләнеп, колач җәеп эшли торган уңышлы ел булсын! Шулай булсын!

1937, 31 декабрь

Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи