Истә, һаман да истә! Уку өчен 1 минут

Композитор Аллаһияр Вәлиуллинның тууына 100 ел

Композитор Аллаһияр Вәлиуллинның тууына 100 ел

Композитор, СССР композиторлар берлеге әгъзасы (1955), Аллаһияр Гарифулла улы Вәлиуллин 1924 елның 5 июлендә ТАССРның Мамадыш кантонындагы (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында крестьян гаиләсендә туган. Казан музыка укуханәсендә укыганда ул татар халык җырларын эшкәртә, Фатих Кәрим, Нур Баян, Хәй Вахит, Әнәс Камал, Зәки Нури һ.б. татар шагыйрьләренең сүзләренә җырлар иҗат итә. Татар дәүләт академия театрының күп кенә музыкаль-драматик спектакльләренә музыка яза: «Алдар Хәсән» (С.М.Хөсни), «Маякчы кызы» (Гариф Гобәй повесте буенча Г.К.Хөсәенов куелышында) һ.б.

Композитор, СССР композиторлар берлеге әгъзасы (1955), Аллаһияр Гарифулла улы Вәлиуллин 1924 елның 5 июлендә ТАССРның Мамадыш кантонындагы (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында крестьян гаиләсендә туган.

 

Казан музыка укуханәсендә укыганда ул татар халык җырларын эшкәртә, Фатих Кәрим, Нур Баян, Хәй Вахит, Әнәс Камал, Зәки Нури һ.б. татар шагыйрьләренең сүзләренә җырлар иҗат итә. Татар дәүләт академия театрының күп кенә музыкаль-драматик спектакльләренә музыка яза: «Алдар Хәсән» (С.М.Хөсни), «Маякчы кызы» (Гариф Гобәй повесте буенча Г.К.Хөсәенов куелышында) һ.б.

 

1971 елда Тәтеш педагогия техникумында студентлар хоры оештыра һәм аңа җитәкчелек итә.

 

1993 елда Саба балалар сәнгать мәктәбенә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исеме бирелгән.

 

А.Вәлиуллин 1972 елның 18 сентябрендә вафат булды.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи