Язучы-тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллиның тууына 90 ел
Язучы, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994) Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин 1934 елның 5 августында Арча районындагы Ишнарат авылында туган.
Арча педагогия училищесында (1950-1954) һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (1954-1959) махсус урта һәм югары филологик белем ала. 1959-1961 нче елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1961-1964 нче елларда ул Казан университеты каршындагы аспирантурада укый. 1965 елның маеннан 1976 елның ахырына кадәр «Казан утлары» журналы редакциясендә тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1977 елда аны Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп сайлыйлар. 1978 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, ә 1984 елның июленнән – Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә.
Ф.Миңнуллин – «Якты юллар» (1975), «Прозаның гражданлык йөзе» (1984), «Талантлар юлы» (1984), «Затлылык» (1989), «Балта явызлар кулында» (1994) исемле китаплар авторы.
Ф.Миңнуллин 1994 елның 11 декабрендә вафат булды һәм туган авылы зиратында җирләнде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА