Журнал «Безнең мирас»

5 август 2024 яңалыклары

  • Язучы-тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллиның тууына 90 ел

    Язучы, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994) Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин 1934 елның 5 августында Арча районындагы Ишнарат авылында туган. Арча педагогия училищесында (1950-1954) һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (1954-1959) махсус урта һәм югары филологик белем ала. 1959-1961 нче елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1961-1964 нче елларда ул Казан университеты каршындагы аспирантурада укый. 1965 елның маеннан 1976 елның ахырына кадәр «Казан утлары» журналы редакциясендә тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1977 елда аны Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп сайлыйлар. 1978 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, ә 1984 елның июленнән – Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә.
    🏷 Admin
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру