Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Сәхәр вакыты

Сәхәр вакыты

Шигырь

Йоклап ятма, әй мөэмин, сәхәр вакыты эчендә,

Коткар үзеңне уттан, сәхәр вакыты эчендә.

 

Сәхәрләрдә ул гөлләр, мактау әйтер былбыллар,

Хакны бик тиз күрерләр, сәхәр вакыты эчендә.

 

Сәхәр вакыты хуш сәгать, җәннәти бер рәхәт,

Тәңрегә кыл гыйбадәт сәхәр вакыты эчендә.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.76.

 

 

ФОТО: Хуҗа Әхмәд Ясәви төрбәсе. Казакъстан Республикасының Төркестан шәһәре

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи