Журнал «Безнең мирас»

Ленар ШӘЕХ: Бу яшәеш җавап табылмаган Чиксез сорау белән үрелгән...

🏷 Admin

 

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов Актаныш районындагы Такталачык авылында туган. Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең А.Алиш, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

 

 

ҖАН ЯШЬЛӘРЕ

 

Бу дөньяның җаны туңды микән?

Ничә атна тоташ кар ява.

Күз яшьләре түгел, җан яшьләре

Аклык булып тама дөньяга.

 

Ак кар ява, әллә фәрештәләр

Агартмакчы кара җиһанны?

Тын коелган кар яшьләре генә

Агартала, димәк, их, аны!..

 

Соңгы иңрәү, соңгы мөмкинлек бу

Гөнаһлардан тәүбә итәргә.

Кар туктар ул, ә кешелек менә

Нинди уйга килер иртәгә?

 

Туң җаннарны, бәлки, туң яшьләре

Эреталыр чиккә җиткәндә?

Тамчы яңгыр, бөртек кар да булмас

Адәми зат төпкә киткәндә.

 

Бу дөньяның җаны туңды микән?

Ничә атна тоташ кар ява.

Күз яшьләре түгел, җан яшьләре

Аклык булып оча дөньяга.

 

***

 

Ялган белән ялган уртасында

Дөреслеккә урын бар микән?

Ялган үзе тоташ чиксезлекме?

Ә дөреслек чиксез зар микән?

 

Күк белән җир. Уртасында – кеше,

Яшәү төсе белән уралган.

Җир дә тора, күк тә һич үзгәрми,

Кеше генә никтер югалган.

 

Ялган белән ялган. Күк белән җир.

Әллә яшәү үзе ялганмы?

Чиксез күкнең зәңгәр капусында

Хакыйкатькә урын калганмы?

 

Күктән җиргә төшә җаннар.

Кеше Адәм булып җирдә ярала.

Туфрак булып бары тәне кала,

Ә җан кабат күккә юл ала.

 

Төшәлмибез җирнең асылына,

Җиде күкне менеп кем күргән?

Бу яшәеш җавап табылмаган

Чиксез сорау белән үрелгән.

 

Ялган белән ялган. Күк белән җир.

Вакыт җебе җилдә тарала.

Күк үзгәрми, җир үз урынында,

Яңа җаннар җирдә ярала.

 

 

ТАКСИДА

 

Мин таксида шәһәр гизәм,

Берәү төшә, берәү менә,

Атказанган исемлеләр

Мин – берүзем, берәү генә.

 

Шагыйрь аты алып кына

Бу дөньяда яшәп булмый.

Хаклык булса, яшәр идең

Патша булып, ишәк булмый.

 

Тарантаска утыралар

Урыслары, татарлары.

Тырыш хезмәт куйганнары,

Бәхет көтеп ятарлары.

 

Парлылары, ялгызлары,

Безнең халык төрлесеннән.

Уйчанлык һәм сагыш бер үк,

Аерылмый бер-берсеннән.

 

Лауреатлар, ат алганнар

Өйләрендә йоклап ята.

Атказанган «яшь» бер Шәех,

Такси булып, арба тарта.

 

Кызлар керә, яшь егетләр…

Салмыш кавем очраштыра.

Көндез кояш, төнлә утлар

Күзләремне камаштыра.

 

Ярты кеше телефонда,

Яртысында – борчу-кайгы.

Читтән генә бит ул тормыш

Аллы-гөлле кебек, җайлы.

 

Булсын диеп каударланып,

Гомер уза такси куып.

Юкка чыга күпме шигырь,

Йөрәгемдә тумас туып.

 

Тормыш шундый: синең шигырь

Кемгә кирәк бу заманда?

Аеруча күкләр гизгән

Түрә дигән узаманга.

 

...Мин таксида шәһәр гизәм,

Берәү төшә, берәү менә,

Атказанган исемлеләр

Мин – берүзем, берәү генә.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру