Журнал «Безнең мирас»

Госман Садә шигырьләре

Коштан төшкән күләгә

                                     «Кеше барыбер кошлар нәселеннән...»

                                                                Саҗидә Сөләйманова

 

Әверелә калса канат булып

Кешеләрнең әгәр куллары,

Якынаер иде... якынаер

Кош юлына кеше юллары.

 

Җирне күккә кошлар тоташтыра,

Җир белән күк – якын күршеләр.

Өйрәнәләр очыш серләренә,

Очкан кошка карап кешеләр.

 

Кош булганбыз без дә кайчандыр бер...

Кош юллары керә төш булып.

...Зәңгәр күкне иңләп бер кош оча,

Күләгәсе төшә кош булып. 

 

 

Мөдәррис белән Зөлфәткә

 

И Мөдәррис дустым! И Зөлфәтем!

Уйлансам да күпме сез булып,

Сезне куып җитә алмас җырым,

Юлларымда ята сузылып...

 

Егермем дә әле тулмаганда

Кузгаттыгыз мине Уфамда...

Зөлфәт дускай, синең янда мине

Кочаклады килеп Туфан да...

 

Нәни генә ике шигыремә

Тамды аның яшел карасы...

Якынаер өчен Казаныма

Кирәк икән йөрәк ярасы...

 

И Мөдәррис, Зөлфәт – дускайларым!

Сез еракта миннән, еракта.

Сезнең белән уртак сер бүлешә

Күбәләкләр генә... зиратта.

 

Сез ятасыз Тукай кочагында,

Ерак түгел сездән Туфан да...

Егермем дә әле тулмаганда

Кузгаттыгыз мине Уфамда.

 

Китү юлын иртә сайладыгыз,

Өч мәртәбә тулгач егерме.

...Учак итеп татар инсаннары

Мең кабызыр сезнең гомерне...

 

Агымсулар

 

Кемгә талгын, кемгә ярсу –

Агымнарның төрлесе бар.

Агымнарга ыргылып бер,

Бөтерелеп йөрисе бар.

 

Гомер үзе мең ярсыган

Агымсудай түгелмени?

Ярларыннан ашкан сулар –

Аның юлы түгелмени?!

 

Ләкин барлык гомерләр дә

Агым булып акмый икән;

Аргамактай ару белми,

Ярсып алга чапмый икән.

 

Тынчу күлдәй гомерләр бар –

Анда аккош бер ямь тапмый.

Анда чишмә җыры белән

Чыңлап торган таңнар атмый.

 

Кемгә талгын, кемгә ярсу –

Агымнарның төрлесе бар.

Агымнарга ыргылып бер,

Бөтерелеп йөрисе бар.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру