Журнал «Безнең мирас»

Фирдәүсә Бикмәтова: «Бар нәрсәдән илаһи ямь тоеп, Яши белгән чоры гомернең...»

🏷 Admin

Шагыйрә, язучы, журналист Фирдәүсә Бикмәтова Зәй районындагы Карман авылында туып-үсә. Бигеш урта мәктәбен тәмамлаганнан
соң, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр бүлегендә укый. Чаллы  телерадиокомпаниясендә, соңрак – «Другая сторона» газетасында корреспондент булып эшли. 2024 елда ике китабы – өлкәннәр өчен «Әй син, гомер!» исемле шигырь җыентыгы һәм балалар бакчасында музыкаль җитәкчеләр, укытучылар өчен «Балачак иле» исемле методик кулланмасы нәшер ителә. 

 

ЫШАНМЫЙМ

(Резидә Шәрәфиева истәлегенә)

 

Ачынгалап җан тартыша һаман,

Акыл дәлиленә ышанмый.

Йөрәгемнән сагыш китми тора,

Нишләсәм дә күңел бушанмый.

 

Җанга сеңгән тирән, түбән тавыш!

Күккә менде, җиһан гизде ул.

Уйландырды, хисләндерде кайда,

Җилкендерде кайда безне ул.

 

Күкрәгеңдә мәгърур дәрья шавы,

Җырларыңда татлы моң тулы.

Бер йөрәктән мең йөрәккә күчкән,

Бәрхет үргән тавыш дулкыны…

 

Резидәкәй, кинәт тынып калдың…

Көчле диңгез шаулап талган күк.

Тынып калдың…Өзелгән җыр булып,

Илгә моң таратып арган күк.

 

Юк, ышанмыйм, җырың тынмас әле,

Туфрак капласа да тәнеңне.

Тибрәлгәндә, җилләнгәндә диңгез,

Җырың килеп сарыр бәгырьне.

 

 

АҺӘҢ

 

Җәй уртасы, ачык тәрәзәләр.

Шәһәр кайный, чыңлый, гөж килә.

Кала шавын бүлеп, салмак кына,

Әллә кайдан бер моң сибелә.

 

Җансыз, тупас авазларны урап,

Сукбай булып аһәң йөриме?

Дөнья ямен, тормыш матурлыгын,

Йөрәкләргә салып көйлиме?

 

Каерылып карап үткәненә,

Үз язмышын сөйлиме моңда?

...Мәшәкатен читкә куеп берәү,

Онытылып уйный гармунда.

 

ЧЫНБАРЛЫК

 

Төн йокысы качты, күз дә йоммый,

Карап ятам кара түшәмгә.

Тормыш тәгәрмәчен әйләндерәм,

Дөбер-дөбер бәллүр күчәрдә.

 

Йә бер алга, йә бер артка борам,

Туры юлга килеп чыкканчы…

Искергәнне, кичергәнне барлап,

Күз йоммадым бүген бер тамчы!

 

Хыялларны серле илгә дәшер

Вакыт узган төнне чыгарлык…

Үткәне дә, киләчәк тә – томан.

Йокысыз төн генә чынбарлык.

 

ЯЛГЫЗЛЫК

 

Күптән күрешмәгән идек,

Очраштык чәй артында.

Сөйләштек еракта калган,

Тормышыбыз хакында.

– Ялгызларны кызганам, дип,

Авыз да ача күрмә.

 

Ялгызлыкның да уңай яклары,

Була үзенә күрә.

Хыянәт итәр кешем юк,

Ташлап китәр кешем дә.

«Нишләдең?» – дип, сораучым юк,

Тоткарлансаң эшеңдә…

 

Ул дымсу күзен күтәрде,

Кан йөгерде битенә.

Моң-хисле серле елмаю, Кунды ирен читенә:

– Серләремне уртаклашмыйм,

Борчуымны сөйләмим…

Тик алай да беркемгә дә,

Мин ялгызлык теләмим.

 

 

ҖӨЙ

 

Исләр хушы, төсләр төсе сүнде,

Үзгәрде дә куйды чәй тәме.

Кара пәрдә каплап яктылыкка,

Сүрелгәндәй булды көн яме.

 

Гаҗизләнеп, күңел бәргәләнде,

Җан җылысы китте бу көннән.

Күңел көйдерерлек авыр сүзне

Бер дә көтми идем мин синнән.

 

Әллә нишләп каты бәрелдең шул,

Моңсу булып калды күңелгә.

Өзмәс уйлар тынгы бирми тора,

Төн йокысы кермәс бүген дә.

 

Күңел алгыса да, тынар тагын,

Бер талпынып таңда яралыр.

Төн карасын кояш алсулаткач,

Булган борчуларым таралыр.

 

Яңа иртә күңелемне юар,

Кояш чыгар матур җыр төсле.

Күңел тутырып яңа бәхет килер,

Иртәгесе булмас моң-хисле.

 

Гөмер уза-уза күпме сагыш,

Күпме рәнҗү, үпкә узгандыр.

Бүгенгесе арган йөрәгемә,

Тагын бер җөй өстәп куйгандыр.

 

ДАРЫСЫ БАР ӘЛЕ

 

Бар нәрсәдән илаһи ямь тоеп,

Яши белгән чоры гомернең.

Уты тынган, әле көл төшмәгән,

Җылысы нык тора күмернең.

 

Яшәү яме бөтен тирә-юньдә,

Нинди назлы дөнья кочагы!

Лычык-лычык яңгыр яуганда да,

Янганда да балан учагы!

 

Матурлыгын күреп һәр нәрсәнең,

Язмышына төен чиксә дә.

Гомер итә белә безнең буын,

Дарысы бар әле мичкәдә.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру