Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ: «Ташлама мине, әнкәй!»
С.Камалетдинов фотосы
Гөлдәрия тату гаиләдә ана назын, ата хәстәрен тоеп үсте. Урта мәктәпне тәмамлады. Институтка конкурс буенча үтә алмагач, мәктәп-интернатта ике ел тәрбияче булып эшләде. Шулай акрынлап акча туплады. Колхозчы булып эшләгән әти-әнисенең барлы-юклы акчасына өметләнмәде ул. Гаиләдә тагын өч бала үсә бит әле. Аларны да ашатырга, өсбашларын хәстәрләргә кирәк. Ул вакытта Гөлдәрия урам себерү эшеннән дә тартынмады. Ничек итсә итте, соңыннан университет тәмамлауга иреште. Тормышның сикәлтәле сукмаклары шәфкатьле, изге күңелле, шул ук вакытта таләпчән дә булырга өйрәтте аны. Балаларны ихлас яратуы мәктәптә укытучы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләвеннән дә киләдер. Җәмәгать эшләрендә: спорт ярышларымы, үзешчән сәнгатьме, агитатормы, һәммәсендә теләп катнашты. Районда үткәрелгән чараларда да аның активлыгын шәйләп алдылар. Авыл халкы тиктормас, башкалар өчен үзенең вакытын кызганмаган укытучы кызны авыл Советы рәисе итеп сайлап куйды. Тиз арада машина йөртү таныклыгына ия булган Гөлдәрия иске «Нива»ны иярләде, кирәк урынга үзе бара иде.
Әйе, максат куеп, дәртләнеп эшләгән кешегә эш карышмый. Нәтиҗәләре дә күзгә күренеп тора. Тынгысызлыгы, башлаган эшне җиренә җиткереп эшләве белән алдыра Гөлдәрия. Тора-бара аны тагын үрләттеләр - район Советы башкарма комитеты секретаре итеп тәгаенләделәр. Әлеге вазифаларны башкару тормышында якты эз калдырды, тормыш тәҗрибәсе бирде. Сүз дә юк, Гөлдәриянең эштән бәхете булды. Ул, әти-әнисенең васыятенә тугры калып, беркайчан да кеше рәнҗетмәде, авыр сүз әйтмәде һәм беркайчан да үзен тәкәббер тотмады. Бары тик үзенең тырышлыгы белән заманында югары категорияле белгеч булып танылды, хезмәте дә лаеклы бәһаләнде.
Кош – канатсыз, елга ярсыз булмагандай, кеше дә үз парын, үз ярын табып яшәргә омтыла. Тик менә Гөлдәриягә мондый бәхет тиз елмаймый. Мәхәббәтен эзләп, булачак хәләл җефетен көтә-көтә, дистәләгән еллар үтә. Үзен күрсәтеп, тегендә-монда кысылып йөрми шул ул. Тыйнаклыгы, әдәплелеге, актив эшчәнлеге белән башкалардан аерылып тора. Бөтен күңелен бары яраткан эшенә генә багышлый. Ниһаять, көннәрдән бер көнне 41 яшендә Замир исемле иргә димлиләр аны. Һәм Гөлдәрия үзенең язмышын Казанда яшәүче 50 яшьлек рәссам белән бәйли. Замир бик эшчән, тәртипле кеше булып чыга. Үзе кечкенә фирма да оештыра. Кызганычка, үзләренең балалары булмый. Табибларга да йөреп карыйлар, тик бернинди файдасы да тими. Бигрәк тә кыз бала табасы килгән Гөлдәрия моны бик авыр кичерә.
– Дөресен әйткәндә, әллә ни яратышу, сөю-сөелү булмады да кебек,- дип сөйли Гөлдәрия. – Шулай да без бер-беребезне ихтирам иттек, бик тату яшәдек. Хәтта Замир эшсез калганда да төшенкелеккә бирелмәдек, бөтенләй бөлгенлеккә дә төшмәдек. Башлыча минем хезмәт хакына яшәдек.
Ни үкенеч, Гөлдәриягә Замир белән бергә өч ел чамасы гына яшәп калырга насыйп була. Инфаркт кичергәннән соң ире кинәт бакыйлыкка күчә. Бер килсә, килә шул. Ә бит Замирының кулыннан килмәгән эш булмый. Нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп башкара. Шәһәрдән ерак түгел бакчада мунчасын да тиз арада салып куя. Бакыйлыкка күчәсе елны гараж да төзи башлый. Бакчада һәрвакыт тәртип була. Нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә, аллы-гөлле чәчәкләр үсми анда! Аларны күбрәк Гөлдәрия тәрбияли. Ире вафатыннан соң бераз вакыт үтүгә, чәчәк яратучы Гөлдәрия матурлыкка төренгән бакчасын да, фатирын да Замирның кызына калдыра да, нибары үзенең тегү машинасын һәм хәләленең эшләпәсе белән фоторәсемен генә алып, туган ягына кайтып китә. Үзе белән тагын ире җирләнгән кабердән бер уч туфрак ала, аны бакчасындагы түтәлгә сибеп, чәчәк чәчә һәм кадерләп карап үстерә.
Туган якта бөтенләй икенче тормыш башлана. Гөлдәриянең бала яратуы канына сеңгән. Менә шул аңа тынгылык бирми. Ятим, караучысыз калган балаларны аеруча кызгана. Ул бер баланы күптән күзәтеп килә. Зилия исемле бу сабыйның анасы җиңел холыклы кеше була, эчүгә сабышкан, теләсә нинди ир-атка ияреп, азып-тузып йөри. Билгеле, бала тиешле тәрбия күрми. Бөеренә салкын тидереп, Зилия авырып та ала. Берничә тапкыр хастаханәдә дәвалана. Бала вакытлыча әнисенең туганнарында яши. Күпмедер вакыт үткәч, Зилиянең әнисе Сәлияне ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Бу вакытта Зилиягә 6 яшь була. Көннәрдән бер көнне Сәлия бик уңайсызланып кына: «Гөлдәрия апа, минем кызымны тәрбиягә алмассызмы икән?» – дип эндәшергә батырчылык итә. Өсте-башы хәтәр таушалган, битекүзе күгәргән, киемнәреннән сасы ис килеп торган, кешелек, ана сыйфатларын югалткан, йөзендә нур сүнгән, бер бәхетсез кызны җитәкләгән бу хатынга Гөлдәрия кызганып карый. Күңелеңдә миһербан юк, анда бәгырьсезлек урын алган икән, тиешле тәрбия бирә алмаячагыңны сизенгәч, нигә ул сабыйны дөньяга китерергә соң?.. Гөлдәрия сәгате-минуты белән анык кына җавап бирергә дә җөрьәт итми. Әмма бу төнне ул озак йокыга китә алмый, уй диңгезендә йөзә. Аның очы-кырые күренми. Бәхетсез, язмышы кыл өстендә калган балага мәрхәмәт күрсәтеп, киләчәктә күңел юанычы булыр, дип тәвәккәлләргә, сабыйны үзенә тәрбиягә алырга ниятли. Иптәш тә, картлыгымда аралашыр, бәлки, карар кешем дә булыр, дигән уй да читләтеп узмый аны. Зилиягә матур киемнәр сатып ала. Кыз балага фатирында бөтен уңайлыкларны тудыра. Ябык кына, зур күзле бала Гөлдәрия белән беренче көннәрдән үк күңел җылысы да, уртак тел дә таба.
...Зилия хәзер инде V сыйныфта укый. Алар көн саен бергәләп дәрес әзерли. Шунысы куанычлы: кыз барлык фәннәрдән диярлек «5»легә укый. Дәрестән соң музыка мәктәбенә, төрле түгәрәкләргә йөри. Бигрәк тә биергә, рәсем ясарга ярата. Гөлдәрия кызга төрле бәйрәмнәргә костюмнар да әзерләшә. Хәзер инде Зилия баштагы сыман оялчан да түгел, «әнием» дип кочаклап ала. Мондый рәхәт мизгелләрдә болай да нечкә күңелле Гөлдәриянең шатлыктан күңеле тулып, ирексездән керфек очлары чылана. Ана - шәфкать диңгезе, бала - бәгырь алмасы, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. «Зилия кул арасына керә башлады инде, - дип сөенә Гөлдәрия. – Мин эштән кайтуга табак-савытларны юып, бәрәңгесен пешереп куя. Үзе игътибарлы да. Ял көннәрендә миңа йортны җыештырырга да булыша».
...Гөлдәрия, пенсия яшендә булуына карамастан, эшләп йөри, опекунлык өчен кыенсынып кына пособие ала. Булганына шөкер итеп, сабыр гына яши бирә, Зилияне курчак кебек киендереп йөртә. «Әнием» дип өзгәләнеп торган балага ничек кадер-хөрмәт күрсәтмисең инде?! Нәрсә кушсаң, шуны тыңлый, бакча эшеннән дә баш тартмый. Шул рәвешле яшүсмер, физик эшкә дә тартылып, кул арасына кереп, азмы-күпме чыныгу ала. Икмәкнең, башка ризыкларның табынга ничек килүен дә аңлап үсә. Бу исә аның киләчәге өчен файда гына. Шуңа да Гөлдәрия Зилияне хезмәт аша тәрбияләүне үзе бер мөһим чара дип исәпли. Заманында аның укытучы, директор урынбасары булып эшләвенең дә нәтиҗәседер бу. Зилиянең яхшы билгеләргә генә укуы исә үзе бер сөенеч. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – дигән гыйбарәне искә алу да урынлыдыр.
Еллар бер-бер артлы үтә тора... Үсмер чакның онытылмас чоры - Зилиянең өлгергәнлек аттестатын алу мизгелләре килеп җиткән ләбаса. Аны тапшыру бик тә үзенчәлекле була, укучыларның әти-әниләре дә килә. Аттестатлар тапшырылгач, укытучыларга кичәге укучыларыннан, аларның ата-аналарыннан рәхмәт сүзләре ява, кочак-кочак гөлләмәләр тапшырыла. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган укучыларны аерым телгә алалар. Шулчак Зилиянең исем-фамилиясе дә яңгырый. Бу Гөлдәрия ханым өчен дә бик зур сөенеч була. Күзләренә мөлдерәмә яшь тула. Әйе, мәктәп белән хушлашу моңсу да, шатлыклы да. Тирәякка җыр агыла:
Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз…
Мондый тантаналы мизгелләр һәммәбезнең күңел түрендә бер ядкәр булып сакланадыр. Зилия, Гөлдәрия өчен дә истәлекле ул. Монысы шулай. Тик менә уйламаганда, көтмәгәндә, шактый еллар үткәч, Зилиянең әнисе аларның фатир ишеген шакып: «Гөлдәрия апа, кызымны зинһар бир инде. Ялгышканымны хәзер аңладым. Мин ансыз яши алмыйм», - дисә, нишләргә соң, дигән сорау тынгы бирми аңа. Ул чагында Зилиянең дә, Гөлдәриянең дә ике ут арасында калуы ихтимал. Изге җанлы Гөлдәрия әле дә: «Зилия кызым, үз әниеңне дә ярат, аны ташлама, мине дә онытма», - дип өйрәтә. Мондый акыллы сүзләрне шәфкатьле, миһербанлы, изге күңелле, олы йөрәкле кеше генә әйтә аладыр ул. Үз чиратында кызы-күз нуры да: «Берүк ташлама мине, әнкәй!» – дип ихлас яратып эндәшә. Зилия хәзер изге белгечлекне – педиатр һөнәрен сайларга җыена. Ә мондый һөнәрне фәкать миһербанлы, бала җанлы, шәфкатьле затлар гына ярата ала.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА