ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!
Ак чыршы мае
Кан басымын төшерү өчен, 1 кисәк шикәргә 5 тамчы ак чыршы мае тамызалар, авызда эреп беткәнче суыралар, аннары гына йоталар. Артыннан су эчәргә ярамый. 1 ай буе көненә 1 тапкыр шулай дәваланганда, кан басымы җайлана.
Циститтан – күкчәчәк
2 аш кашыгы күкчәчәк (василёк) чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көн дәвамында әкренләп эчеп бетерәләр. Яисә 1 аш кашыгы вакланган турак уты (толокнянка) яфрагын 100 мл салкын суда 12 сәгать төнәтәләр, сөзәләр дә, көненә 3-4 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр.
Каен бөресе, тал кайрысы
Сөяк һәм мускуллар сызлаганда, 2 чәй кашыгы каен бөресен 1 стакан суда чәй кебек пешерәләр һәм 2 көндә 4 кә бүлеп эчеп бетерәләр, сызлау басылганчы шулай дәваланалар. Ревматизм көчәйгәндә, 20 г тал кайрысын 200 мл кайнар суда төнәтәләр һәм көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр.
Бил авыртканда
1 чәй кашыгы киптереп вакланган буяу үләне (марена) тамыры өстенә кайнатып суытылган 200 мл су салып, 8 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Аннары тагын шул тамыр өстенә 200 мл кайнар су агызалар да, 10 минуттан соң сөзеп, ике төнәтмәне бергә кушалар, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
Артыш бөерне чистарта
Бөердәге ташларны чыгару өчен, 1 аш кашыгы вакланган артыш җиләген 400 мл кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, шикәр өстиләр һәм ширбәткә әйләнгәнче ут өстендә җылыталар. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар.
Каен гөмбәсе (чага)
Ул ашказаны-эчәк юллары чирләрен дәвалау, эчке әгъзалардагы яман шешне кисәтү өчен халык медицинасында күптәннән кулланыла. Коры гөмбә кисәкләрен 3-5 сәгать салкын суда тоткач, ваклыйлар, иттарткычтан чыгаралар. 1 стакан гөмбәне 5 стакан кайнаган җылы суда 2 тәүлек төнәтәләр. 3-4 кат марля аша сөзәләр, калдыгын шул ук марля аша сыгалар. Төнәтмәне көненә 6 тапкыр яртышар стакан эчәләр, 30 минут үткәнче ашау тыела. Салкынча урында сакланган очракта, төнәтмәне 3-4 көн кулланырга була. Авыруга күп күләмдә сыеклык эчәргә ярамаса, 2 өлеш гөмбәгә 5 өлеш су кушып, куәтлерәк төнәтмә әзерлиләр.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала