3 октябрьдә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың (1926-1980) тууына 100 ел тулды. Шушы уңайдан көзнең миләшләр кызарып пешкән көннәрендә республиканың әдәбият һәм сәнгать әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре Әлмәткә җыелды. Заманында Саҗидә Сөләйманованы иҗатка илһамландырган, аның күз алдында төзелгән нефтьчеләр шәһәрендә быел да шагыйрәне искә алу чаралары оештырылды.
Үзенчәлекле иҗат иясе
Тантаналар Әлмәтнең Саҗидә Сөләйманова урамындагы, аның исемен йөрткән китапханә каршында урын алган һәйкәл янында башланып китте. Биредә Казан, Чаллы, Лениногорскидан килгән һәм Әлмәттә яшәүче әдипләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Искә алу мәрасимендә катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Ирина Павловская сәламләде. Ул тормыш һәм иҗат юлы Әлмәт төбәге белән бәйләнгән шагыйрәнең истәлеге һәрвакыт йөрәкләребездә яшәячәгенә ышаныч белдерде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ел саен шулай җыелышып, Саҗидә Сөләйманованы искә алу күркәм традициягә әйләнүен искәртте. Аның сүзләренчә, заманында Саҗидә Сөләйманованы рус әдәбиятындагы Анна Ахматова, Белла Әхмәдуллина һ.б. белән чагыштыралар. «Әмма ул һәрвакыт үзе булып калды, аның шигырьләре – үзенчәлекле», – дип, Ркаил Зәйдулла бу уңайдан каләм иясенең «Шагыйрә» (1973) дигән шигырен искә алды.
Һәр авазы серле, шагыйрәнә,
Җир әйләнә, ә ул – үзәктә,
өе тирәсендә дию туен
йөрәгенә басып күзәтә.
Шул йөрәктә тагын ничә үкчә!
Үксеп чыга аннан җыр, ютәл…
Йөрәгемнән сикереп, җиргә чумдым,
Ахматова түгел мин, бүтән.
Татар әдәбиятында үзенең лаеклы тәхетен алды
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров һәйкәл янында чыгышында Кол Гали, Сәиф Сараи, Мөхәмммәдьяр кебек әдәбиятыбызның чишмә башында торган шәхесләр арасында хатын-кыз шагыйрьләр булмавын искә төшерде. Шулай да алга таба әдәбият мәйданына Мәхмүдә Мозаффария, Хәдичә Шаммасова, Газизә Сәмитова һ.б. кебек шагыйрьләр килә. «Ә менә Саҗидә Сөләйманова хатын-кызлар арасында татар шигъриятен профессиональ нигезгә салган зат булды. Ул иҗатта кирәк вакытта – хатын-кыз, кирәк вакытта ир-егет була белде», – дип басым ясады Зиннур Мансуров.
Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев Әлмәткә килгән вакытта Саҗидә апа белән гәпләшеп утырырга яраткан. «Артык сүз сөйләшмәс, зыялы ханым булып хәтердә калды. Әлмәтне бик ярата иде. Ул чичән булып кына язмады, ирләрчә иҗат итте, шигырьләре – саллы, образлы һәм тирән мәгънәгә ия. Ул ир-ат, хатын-кыз шигърияте дигән киртәләрне җимерде, татар әдәбиятында үзенең лаеклы тәхетен алып, мәңге яшәр», – диде язучы.
Микрофон янына Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары Илүсә Нәбиуллина, Миңзифа Әхмәтшина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина да чыкты. Алар уй-хисләрен шигырьләре аша да белдерде. Луиза Янсуар да Саҗидә Сөләйманова чикләрне җимермичә, низаглар кубармыйча, ике башлангычны берләштерүчеләрнең берсе булганын искәртте. Мәрасим шагыйрәнең һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Шагыйрә иҗаты рухландыра
Кайчандыр Саҗидә Сөләйманова үзенең иҗаты, язма-мәкаләләре белән Әлмәтне төзүчеләрне рухландырган. ТР Язучылар берлеге һәм «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия инде ике дистә ел язучыларны, талантлы яшьләрне иҗатка әйди. Ул әдәбият, сәнгать әһелләрен бергә җыеп күрештерүгә дә матур сәбәп бирә. Язучының килене Асия Маликова белдергәнчә, бүген Әлмәт шәһәре, «Татнефть»нең хәйрия фонды белән Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова иҗатын таныту юлында башкарган эшләре санап бетергесез. Мәсәлән, быел социаль челтәрләрдә «100 еллыкка – 100 шигырь» дигән марафон уздырылган. Анда Татарстан һәм күрше республикада яшәүчеләр бик актив катнашкан. Шагыйрәнең туган ягы – Башкортстаннан килгән Нурия Вәлиәхмәтова һәм Лидия Зәйдуллина аеруча актив булган, алар көн саен Саҗидә Сөләйманованың берәр шигырен интернетка куеп, аңа туры килгән фотолар сайлап, аудиторияне шагыйрәнең иҗаты белән таныштырган. Лидия Зәйдуллина исә шигырьләрне русчага тәрҗемә итеп барган. Әлмәттә яшәүче мәдәният эшлеклесе Гөлия Җамалиева Зиләрә Шәфыйгуллинаның Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен видеоязмалар аша дөньяга танытканы турында әйтте. Марафонда иң актив катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.
«Исәнме, тормыш»
Саҗидә Сөләйманованың шул исемдәге шигыре белән аталган һәм «Гөлбадран» китабы тәкъдим ителгән әдәби-музыкаль кичә Әлмәтнең «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә үтте. Бу – истәлекле урын. 1955 елда биредә Горький исемендәге клуб урнаша. Саҗидә Сөләйманова ире Әдип Маликов белән анда тәүге әдәби түгәрәк ачып җибәрә һәм ул киләчәктә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә нигез була.
Әдәби-музыкаль кичә Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларының «Гөлбадран» повестеннан өзекләр сәхнәләштерүе белән ачылды. Язучының юбилее уңаеннан әлеге китап кабат нәшер ителгән. Бу юлы ике телдә – татарча һәм русчага тәрҗемәдә. Повестьта нигездә медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеге һәм тормышы сурәтләнә. Саҗидә Сөләйманованың яман чир белән көрәшеп, хастаханәдә дәвалануы мәгълүм, шуңа күрә бу повестьта ул күпмедер дәрәҗәдә үзен сурәтли, вакыйгаларны үз хис-кичерешләре аша бирә, дип әйтергә мөмкин. Нәтиҗәдә, әсәрдә соңгы тамчы хәле калмаганда да үзендә яшәргә көч тапкан кеше сурәтләнә. «Медицина хезмәткәрләре өчен дә кыйммәтле әсәр бу. Яшьләр медицина өлкәсен сайлаганчы, «Гөлбадран» повестен укысын иде. Алар кешеләргә андагы фидакяр табиб дәрәҗәсендә хезмәт итә алырмы икән?» – диде яңа гына китап булып чыккан повестьның татар телендәге тексты мөхәррире Асия Маликова.
«Гөлбадран»ны кабаттан бастыру – Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликовның теләге. «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова әлеге тәкъдимне хуплаулары турында сөйләде. «Саҗидә Сөләйманова иҗатын укучыларыбызга ирештерү – “Татнефть” хәйрия фонды өчен бик әһәмиятле эш», – дип билгеләп үтте ул. Китапның төзүчесе һәм повестьны рус теленә тәрҗемә итүче – Әнвәр Маликов. Әсәр 50 ел элек язылган. Шушы үткән вакыт эчендә тормышта күп үзгәрешләр булуы мәгълүм. Әнвәр Маликов ТР Министрлар Кабинетында тәрҗемәче булып эшләгән хатыны Асиядән татарча текстны яңадан карап чыгарга сораган. Шулай итеп, әсәрнең татарча вариантына авторның кулъязмасындагы элек төшереп калдырылган кайбер өзекләр дә кертелгән, бергәләп киңәшеп, бик нык сайлап кына кайбер сүзләр үзгәтелгән.
Бу әсәргә мөрәҗәгать итүләре дә очраклы түгел. Соңгы елларда онкология белән авыручылар арта баруы сер түгел. Асия Маликова «Гөлбадран» китабын сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булуы турында әйтте.
Саҗидә Сөләйманованың иҗаты әдәбиятыбызда үзенең лаеклы урынын били, аның турында хатирәләр йөрәкләрдә яши. Тиздән режиссер Александр Далматовның «Саҗидә» дигән тулы метражлы документаль-нәфис фильмы экраннарга чыгар дип көтелә.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала