Республикада Уку өчен 1 минут

Казанбашта – әдәбият һәм фән бәйрәм

Көзнең «әбиләр чуагы» дип йөртелгән кояшлы, җылы бер көнендә, 8 октябрьдә, Арча районы Казанбаш авылының Гариф Ахунов исемендәге төп гомуми белем бирү мәктәбендә V районара «Ахунов укулары» узды.

Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновка багышланган V Районара «Ахунов укулары»нда катнашучылар. /Казанбаш мәктәбе фотосы, edu.tatar.ru/arsk/kazanbash.
Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновка багышланган V Районара «Ахунов укулары»нда катнашучылар. /Казанбаш мәктәбе фотосы, edu.tatar.ru/arsk/kazanbash.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Исхакый премиясе иясе, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Гариф Ахуновка (1925-2000) тормыш юлы һәм иҗатына багышланган конференция быел бишенче тапкыр оештырылды. Әлеге чара янә мәктәп укучылары, укытучылар, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр һәм язучының якташларын Арча төбәгенә җыйды. Гариф Ахунов кайчандыр шушы мәктәптә белем алган, бүген исә биредә аның музей бүлмәсе эшләп килә.

Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә Наилә Ахунова язучыны искә алу чаралары Арча станциясендәге татар зиратында башланды, дип хәбәр итте. Гариф Ахунов шунда җирләнгән, аның янәшәсендә генә – хатыны – тәрҗемәче, язучы Шаһидә Максудова-Ахунованың (2026-2009) кабере. Искә алу мәрасимендә килүчеләр аларның һәм язучының шушы зиратта җирләнгән туганнары, якыннары рухына дога кылды. Шуннан соң Казанбаш мәктәбенә юл тотты.

Быел «Ахунов укулары» өч юнәлештә үткәрелде: Гариф Ахунов әсәрләренә I-IV сыйныф укучылары өчен кул эшләре; «Батырлык» темасына V-VI сыйныф укучылары өчен хикәя язу конкурсы; VII-XI сыйныфларда белем алучылардан «Гариф Ахунов әсәрләрендә хезмәткә дан җырлау» һәм «Ахуновлар гаиләсендә язучылар буыны» темаларына фәнни-тикшеренү эшләре кабул ителде. Моннан тыш, укытучылар «Гариф Ахунов әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү» темасына осталык дәресләре күрсәтте.

Конференциядә катнашучылар мәртәбәле жюри алдында үзләренең фәнни эшләрен яклады, Гариф Ахунов әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды һәм игътибарга үзләренең матур кул эшләрен тәкъдим итте.

Жюрида шагыйрә Наилә Ахунова, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Мәдинә Сибгатуллина, Арча район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина, Казанбаш мәктәбендә күп еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран укытучы Фәния Исхакова эшләде.

«Докладларның икесе инглиз телендә ясалуы конференциядә катнашучыларның киңкырлы белемгә ия булуын күрсәтте. «Иҗади эш» номинациясендә чыгыш ясаучыларның күплеге яшь буынның иҗатка тартылуы, милли әдәбият белән кызыксынуын дәлилләде. VIII сыйныфта белем алучы биш укучының Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларыннан торган гаиләбез тарихы турында өйрәнеп язуы күңелемә аеруча хуш килде. Әтиебез дә моның белән горурлана иде», – дип сөйләде Наилә Ахунова.

Кунаклар Гариф Ахунов музей бүлмәсе белән танышып, китапханәгә яңа китаплар бүләк итеп китте. «Бишенче “Ахунов укулары”н югары дәрәҗәдә оештырган Ришат Камалов җитәкчелегендәге педагогик коллективка рәхмәт белдерәбез», – диде Наилә Ахунова.

 

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи