Гаяз Исхакый һәм Польша татарлары

Гаяз Исхакыйның тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге турында хәзерге көнгә хәтле тулы мәгълүматлы хезмәт дөнья күргәне юк. Вакытлы матбугат, «Зиндан» җыентыгында чыккан И. Нуруллин, Һ. Мәхмүтов, Л. Гайнановаларның мәкаләләре һәм аерым язмаларда әдип турында кайбер фактларны китерү генә бу бушлыкны тутыра алмый. Ә бит бу бөек зыялыбыздан башка әдәбиятыбызны да, милли азатлык өчен барган авыр көрәш тарихын да, иҗтимагый фикер тарихын да тиешле дәрәҗәдә ачыклый да, бәяли дә алмыйбыз. ХХ гасырда татар әдәби, мәдәни, сәяси тарихының тимер казыгы булган Г. Исхакый иҗатының ничәмә еллар читтә кала килүен милләтебезнең үткәненә битарафлык, галимнәребезнең милләтнең язмышы хәл ителә торган елларда да җиңел юл беләнрәк «дөнья куулары, милли аңыбызның интернационализм сөременнән котылып җитмәве кебек нәрсәләр белән генә аңлатырга мөмкин.

*

Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый

Бүген Г. Исхакыйга кагылышлы һәр факт, һәр язма әһәмиятле. Патша самодержавиесе заманнарында ук милли азатлыгыбыз өчен көрәшкә җиң сызганып керешкән, патша төрмәләрендә, сөргеннәрдә «сәяси» академия үткән Г. Исхакый урыс колониаль системасының нәрсә икәнен һәм шул ук сәясәтне алга сөрүче булып мәйданга чыккан большевиклар идеологиясен тирән аңлаган. Ул гына да түгел, большевикларның сәясәте царизмныкыннан да куркынычрак, дәһшәтле, мәрхәмәтсез булуын, кан кою, милләтләрне юкка чыгару өчен физик, биологик, мәдәни геноцид алып баручы бу кара көчләргә, аларның коткы-декларацияләренә ышанырга ярамавын бик тиз төшенгән, Г. Ибраһимов, М. Солтангалиевләр кебек иллюзияләргә бирелмәгән, милли азатлык өчен урысчылык, коммунистлар геноциды заманында көрәшүнең бердәнбер юлын тапкан. Яңа формадагы тагын да дәһшәтлерәк коллык империясен ташлап чит илгә чыгып киткән һәм үз милләтенең азатлыгы өчен изге көрәшне җиң сызганып анда дәвам иткән. Хәтта үзенең әдәби әсәрләр язуын да шушы максатларга бәйләп башкарган.

Күрсәтелгән авторларның мәкаләләрендә Г. Исхакыйның Төркия, Германия, Кытай, Япония, Польша һәм башка илләрдә яшәве һәм эшләве турында искә алына. Ләкин аның кайсы илләрдә кай вакытларда яшәве, нинди эшләр белән шөгыльләнүе, ниләр иҗат итүе аерымланып күрсәтелми. Әйтик, менә «Г. Исхакый кайчан Польшага барып чыккан, кайсы шәһәрләрдә яшәгән, нинди эшләр башкарган, кемнәр белән аралашкан, нәрсәләргә ирешкән?» дигән сорауга конкрет, тулы җавап әлегә юк. Архангель губернасында сөргендә вакытта аның Пилсудский белән бергә булуы турында искә алалар. Польшага килгәнче Исхакый соңыннан Польша Президенты булган шул Пилсудский белән очрашканмы, юкмы? Аның Польшага килүе шул танышлыкка барып тоташмыймы? Шундый ук сорауларны аның башка илләрдә яшәвенә карата да биреп була. Кыскасы, Г. Исхакыйның эмиграциядәге генә түгел, Идел буенда, туган җирендә, Рәсәйдәге тормышы һәм эшчәнлеге дә тулы өйрәнелмәгән килеш кала бирә.

Г. Исхакый турында һәр факт, һәр табылган язма аның тормыш һәм көрәшен өйрәнү өчен генә түгел, әдәбиятыбыз, халкыбыз тарихы өчен дә әһәмиятле. Шуннан чыгып без аның әле татар укучыларына, галимнәренә дә бик үк билгеле булмаган бер яңа материал белән таныштырырга кирәк таптык. Ул аның Польшадагы тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйләнгән.

**

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

Г. Исхакыйның кайсы елларда Польшада яшәве ачык кына билгеле түгел. Х. Миннегулов аның 1927-1939 елларда нигездә Берлин һәм Варшавада булуын әйтә. Бу шәһәрләрдә ул кайсы елларда яшәгән, шул ук вакытта тагын икенче җирләргә йөрмәгәнме? Бу – төгәл ачык түгел. Шул чорда аның Япония, Кытайга да барып чыгуы, анда яшәве дә мәгълүм. Димәк, Х. Миннегуловның бу еллар турындагы фикере бик гомуми булып кала. Х. Миңнегулов Г. Исхакыйның Варшавада 1928 елның 23 декабрендә «Милли юл» исемле мәҗмуга чыгаруын, аның тора-бара «Яңа милли юл» исеме белән журнал булып нәшер ителүен, унбер ел эчендә 136 сан чыгуын ачыклый. Ә менә бу органның кайсы елларда, кайсы шәһәрләрдә басылуы анык күрсәтелми. Галим үзенең хезмәтендә («Казан утлары», 1993, № 3) Г. Исхакыйның Варшавадагы башка эшчәнлегенә дә туктала. Г. Исхакый инициативасы белән 1928 елның 28 июнендә Варшавада Идел-Урал комитеты оештырыла. Шул ук вакытта биредәге «Прометей» оешмасы да аның актив катнашуы нигезендә эшли. «Прометей» СССР дигән илдәге изелгән милләтләрнең азатлыгы өчен көрәш максатыннан оештырылган була. Димәк, Г. Исхакый Варшавада вакытта ук азатлык өчен барган зур көрәшкә килеп кергән. Г. Исхакыйның Польшадагы эшчәнлеге турында (К. Фасеевның Польшага бәйле фальсификацияләрен искә алмаганда) башка материаллар безгә билгеле түгел.

Польшага татарларның килеп чыгуы XIV йөзгә карый. Алар поляк халкының азатлыгы, чит ил басып алучыларына каршы сугышларда зур роль уйнаганнар. Шул заманнардан бирле алар шунда җирләнеп калганнар, авыллар төзеп урнашканнар, ил алдындагы хезмәтләре өчен аларга налог салмаганнар. Инде алар биредә алты гасырдан артык вакыт яши. Телләре онытылган, ләкин үзләренең татар булуын хәтерлиләр, диннәрен саклыйлар. Аларның язмышы белән соңгы елларда татар вакытлы матбугатында чыккан материаллар аша укучылар таныш. (Аларның бер өлеше Литвада, бер өлеше Белоруссиядә яши. Яшәү урыннарына карап аларны йә Польша, йә Литва, йә Белоруссия татарлары дип йөртәләр.)

Без тапкан материалдан күренгәнчә, Г. Исхакый Польшага барып чыккач, андагы татарларның язмышы белән кызыксына, аларның тарихын өйрәнә, аларны милләт буларак саклап калу турында да кайгырта башлый. Шул уңай белән ул «Польша татарларының милли бурычлары» исемле мәкалә яза. Ул 1932 елда «Рочник татарски» («Татар ельязмасы») дигән җыентыкта басылып чыга. Поляк телендәге бу җыентыкның титул битендә «Ләһестан төркиләре тарихы, хәяте буенча гыйльми, әдәби вә иҗтимагый мәҗмуга» дип татар, поляк, француз телләрендә аңлатма бирелгән. Бу җыентыкны Польша Республикасындагы татарларның әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын өйрәнү өчен оештырылган махсус совет хәзерли һәм Вильно шәһәрендә нәшер итә. Басмадан күренгәнчә, мәҗмуганың редакцион советы тулысынча Польша татарларыннан тора. Аларның күбесе бу мәҗмугада автор буларак та катнашканнар. Болар Константин Александр угълы Ахматович, Леон (Арыслан) Кричинский, Олгиерд Науман мирза Кричинский, Дауыт Янович Чаинский, Сөләйман мирза Мурзич – алар үзләре Вильно, Слоним, Новогрудок шәһәрләреннән икәне дә күрсәтелгән. Г. Исхакый, һичшиксез, Польшаның бу татар зыялылары белән таныш булган, «бу җыентыкны хәзерләү һәм басып чыгаруны аларга ул үзе тәкъдим итмәдеме икән?» дип уйларга да урын бар. (Жыентыкның редакция идарәсе дә, аны баскан типография да Вильно шәһәренең Адам Мицкевич урамында, 18/19 йортта урнашкан була.)

Без укучыга Гаяз Исхакыйның җыентыкта басылган мәкаләсен тәкъдим итәбез. Бу мәкаләгә өстәмә итеп редакция Рәсәй тарихында зур роль уйнаган, чыгышлары татарлардан килә торган күренекле әдип, галим, жәмәгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә дә урнаштырган. Мәкаләне һәм бу белешмәне поляк теленнән рус теленә тарих фәннәре кандидаты, Казан мәдәният һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рифкать Рәшит улы Йосыпов тәрҗемә итте[1]. (Бу жыентык белән танышкач Р. Йосыпов: «Миндә Польша татарлары тарихы белән кызыксыну артты, киләчәктә, бәлки, мин бу тема белән махсус шөгыльләнермен әле», – диде. Ул Польша тарихы буенча диссертация яклаган, поляк телен яхшы белүче зыялы да.)

 Рифкать Рәшит улы Йосыпов
Рифкать Рәшит улы Йосыпов

***

Без биредә Г. Исхакый мәкаләсенең эчтәлегенә, тарихи әһәмиятенә, хәзерге көн милли азатлык хәрәкәте мәсьәләсендә дә актуаль булуына тукталып тормыйбыз. Укучылар бу хезмәт белән танышкач ул нәтиҗәләрне үзләре ясар, дип уйлыйбыз. Ә менә бу җыентыкка урнаштырылган кайбер материалларның нинди темаларга каравы белән таныштырып китү кирәк, чөнки алар барысы да, тулысынча яки өлешчә, безнең тарихка карый, безнең галимнәребез өчен яңа, кызыклы чыганаклар булып тора, тарихыбызга яңа фактлар алып килә.

Зур форматлы, 376 битле һәм өстәмә 21 бит рәсемне эченә алган бу басмага 40тан артык мәкалә урнаштырылган. Бу китапның сирәк очрый торган басма булуыннан чыгып, анда басылган хезмәтләрнең исемлеген тулырак китермәкче булабыз. (Бу җыентыкның тышына 1 нче том дип куелган. Без аның икенче һәм тагын башка томнары чыкмадымы икән дип Мәскәү һәм Санкт-Петербургның иң бай китапханәләрендә эзләнеп карадык. Анда «Рочник татарски»ның Казан университеты китапханәсендә саклана торган шушы беренче томын да таба алмадык. Казандагы бу басма элекке СССР китапханәләрендә бердәнбер нөсхә булуы да ихтимал.) Җыентыкка кергән материаллар төрле бүлекләр астында тупланган. Беренче гомуми бүлектә ике хезмәт урнаштырылган. Аның берсе – Грюнвальд сугышы турында бөек князь Витольд истәлекләре, ә икенчесе – 1925 елда Вильнода үткәрелгән Ислам конгрессында Олгиерд Малиновский ясаган доклад. Аерым бүлекләрдә Олгиерд Науман мирза Кричинскийның «Ләһестан төрекләренең милли аңы», Тадеуш Ковальскийның «Койлү поляклары теленә төрки телнең тәэсире хакында», Хаҗи Серрия Шапшалның «Ләһестан төрекләренең милли телләрен онытуларына карата», Станислав Кричинскийның «Генерал Йосыф Беляк (1741-179?)», Александр Ахматовичның «Патша Россиясе белән орышлар һәм хәзерге Ләһестанда ислам мәзһәбенең хокуклары», Арыслан Кричинскийның «1831 ел поляк восстаниесендә Ләһестан төрекләре, В. Ю.ның «Мостафа җитәкчелегендә татар сугышчылары отряды (1919-1921)», Тадеуш Стринкич Корзонның «Минск һәм аның тирәлегендәге ләһестанлы төркиләрнең кыскача тарихы», Михаил Равита-Витановскийның «Тимрук Шимкович Пятигорский» – татарның атаклы аристократы»...

Өченче бүлектә Г. Исхакый мәкаләсе белән бергә А. һәм М. инициаллары астында «Мәтәвәффа мөстәшрик Зигмунд Смогоевский», Якуб Синкевичның Польшада татарлар чыгарган китаплар исемлеге, Вассан Гәрәй Җабагиның «Ислам кавеменең статистикасы һәм рухи бердәмлеге», Мәхмүт Әмин Рәсүлзадәнең Польшадагы Әзәрбәйҗан татарлары турындагы «Галәйкүм сәлам», Абдулла Зиннинең «Король Ян Казимир дәверендә Кырым татарларыннан алынган ярлык», Хуҗа Мөхәммәд Гаян Вәисовның «Лев Толстой һәм вәисовчыларның үзара мөнәсәбәте», Станислав Дзиадуловичның «Темрук Онихович Шимковичның 1575 елгы макпузы», Александр Ахматовичның «Ислам вә никах», Арыслан Кричинскийның «Александр Сулькевич (Кара Михал, 1867-1916)», Искәндәр Ахматовичның «1920 елда Плоцк оборонасы», Арыслан бәйнең «Генерал Сөләйман Сулькевич (1865- 1920)», Александр Ахматовичның «Кырым төрекләренең фажигасе», Л. Мурза Науманскийның «1863 елгы поляклар восстаниесендә Ләһестан төрекләре», Станислав Кричинскийның «Миелечки тирәсендә төрки-татарларның урнашуы», «Ләһестан татар гаскәрләренә караган материаллар», авторлары күрсәтелмичә басылган «Вильно шәһәр музеенда татарларга караган материаллар», «Жафәр Сәйдамәт бәй әфәнде тарафыннан назир Александр Ахматовичка хат» кебек мәкаләләр, язмалар китерелгән.

Жыентыкның «Әдәбият» бүлегендә Ст. Кричинскийның «Аңла безнең кадеребезне», «Хәтер», Акретның «Төшенчә» исемле шигырьләре, Станислав Радванның «Хатирә» исемле истәлекләре басылган. Әлбәттә, алар да поляк телендә.

Җыентыкның библиография-тәнкыйть бүлеге гаять кызыклы. Аның 295-311 битләренда Л. К. Зеставил төзегән «1922-1932 елларда Польшада ислам һәм татарларга даир басылган әсәрләр библиографиясе» урнаштырылган. Анда поляк телендә чыккан 341 китап һәм мәкаләләр тасвирланган, аларда Польша, Литва татарларының тарихы, теле, әдәбияты, этнографиясе, нумизматикасы, тормыш вә гадәтләре, татар полклары, дине, хокукы, сәнгатенә караган материаллар-хезмәтләр исемлеге тупланган. Болардан тыш моңа хәтле Польша татарлары турында чыккан 12 исемдәге библиографик күрсәткеч турында аерым күзәтү урнаштырылган. Стефан Туган мирза Барановскийның Польшадагы мөфтилек идарәсе китапханәсендә саклана торган кулъязма китаплар исемлеге, Л. К. һәм С. К.ның «Ләһестан төрекләре хакында якланган диссертацияләр исемлеге» китерелгән. Мондый хезмәтләрнең саны гына да йөз исемгә якынлаша.

 

****

Польшаның татарларга булган хөрмәте биредәге татарлар тарихы буенча басылган хезмәтләрнең муллыгы белән дә бик ачык раслана. Польша татарлары тарихы белән беррәттән биредә гомумән төрки халыклар тарихы буенча чит телләрдән дә 198 әсәрләр күп тәрҗемә ителә, төрки-татар тематикасы буенча диссертацияләр языла, монографияләр басылып тора. Әнә шундыйлар арасыннан безгә соңгы елда Польша татарлары турында чыккан өч зур монография, Л. Н. Гумилевның төрки-татар халыклары тарихына багышланган барлык хезмәтләренең поляк теленә тәрҗемә ителүе билгеле.

Польша армиясенең Татар полкы
Польша армиясенең Татар полкы

1939 елны Гитлер белән Сталин Польшаны басып алып, аны үзара бүлешкәч, Польша дигән дәүләтне юкка чыгаргач, Польша армиясенең байтак өлешен Сталин Хатынь һәм башка концлагерьларда юк итте. Анда меңләгән татар солдатлары, офицерлары да юкка чыгарылды. Билгеле булганча, Польшада татарлардан яшь көчләр һәрвакыт хәрби хезмәттә булды, һәр заман Польшаның азатлыгы өчен барган сугышларда беренче рәттә катнашты. Беренче бөтендөнья сугышыннан башлап, бигрәк тә Польшаны Сталин белән Гитлер басып алгач, биредәге татарлар Америка, Төркия, Канада, Франция һәм башка илләргә күченә башладылар. Әгәр ХХ гасыр башында Польшада 300 меңләп татар яшәгән булса, хәзерге көндә анда татарларның саны нибары 5 мең ярым тирәсе генә санала. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Польша дәүләт буларак яңадан аякка басса да, ул сталинизм, коммунизм колына әйләнде. Польша демократик юлга баскач, биредә коммунистик режим вакытында җимерелгән мәчетләр, татарлар чыгарып килгән журналлар яңадан торгызыла башлады. Белосток шәһәрендә дөньяда бердәнбер Татар музее ачылды...

Бу җыентык Польша язмышында зур роль уйнаган татарларның поляк халкы арасында зур хөрмәт белән тәкъдир ителүен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Бу җыентыкка урнаштырылган рәсемнәр дә безнең өчен кадерле, әһәмиятле. Анда ХІІІ гасыр татар солдаты рәсеме, Польша гаскәрендәге татар улан полклары солдатлары рәсемнәре, Наполеон гаскәрендәге татар улан солдатлары, шулай ук Польшадагы татар генераллары, алар белән беррәттән Л. Н. Толстойның Гыйнанетдин Вәисовка язган хаты, Мәхмүд Гәрәй ханның король Ян Казимиргә язган хаты, Каплан Гәрәй ханның король Августка биргән ярлыгы факсимилеләре һәм башка тарихи документлар күчермәләре китерелгән.

Моннан биш-ун ел элек бу басма турында язу мөмкин түгел иде. Дөньялар демократия юлына борыла башлагач кына без аны укучыга тәкъдим итә алдык.

Безнең бер теләгебез – киләчәктә дөньяга чәчелгән татарлар язмышын өйрәнүгә игътибар артса, бу материаллар Польша татарлары язмышын өйрәнүгә этәргеч, юл күрсәткеч булсын иде, диясе килә.

Гаяз Исхакый Финляндия татарлары белән очрашуда. Варшава, Польша, 1938 ел
Гаяз Исхакый Финляндия татарлары белән очрашуда. Варшава, Польша, 1938 ел

Авторлар – Әбрар Кәримуллин, академик, Айсылу Нигъмәтҗанова, Казан мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы.

«Мирас». – 1994. – №5-6. – Б.196-199.

 

[1] Укучыга шул да мәгълүм булсын: Г. Исхакыйның әлеге мәкаләсе, шул ук җыентыктан алынып, рус теленә Белоруссиянен Гродно шәһәрендә яшәүче, шундагы Татар ижтимагый-мәдәни берләшмәсе рәисе Польша татары Йосыф Али улы Криницкий тарафыннан тәрҗемә ителгән һәм «Из истории польских татар» исеме белән С.-Петербургта 1991 елда Татар мәдәният үзәге нәшер итә башлаган «Нур» гәзитәсенең беренче санында басылып чыккан. – «Мирас» журналы искәрмәсе.

 

 

Әлеге язма «Мирас» журналының 1990 елларда чыккан санында басылган. Мәкалә авторының фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи