Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Без туган җир булып сугарбыз!..

Рәшит ӘХМӘТҖАНОВның тууына – 85 ел

Рәшит Әхмәтҗанов.
Рәшит Әхмәтҗанов.

Шагыйрь, 1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Татарстанның Баулы районындагы Татар Кандызы авылында туа. Төп басмалары: «Хыялларым үзем белән», «Адымнар», «Ак каеннар», «Гомер чишмәсе», «Алмалы җәй», «Җан яктысы», «Йөрәк бәйрәме», «Кавышыр көн», «Моңлану» һ.б. 1995 елның 5 гыйнварында Казанда вафат була һәм Яңа Татар бистәсе зиратында – Г.Тукай кабере янында дәфен кылына.

И туган тел…

И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул... Әгәр Син булмасаң,

Бетәр иде күптән югалып.

 

Югалмадың,

Югалтмадың безне –

Халык исән калган Син барга.

Бу дөньяга күзебезне ачтың,

Хакыбыз юк кабат йомарга.

 

Ләкин күпләр үз йортыннан куды

Бүген Сине – үзенең Әнкәсен.

Үз әнкәсен йорттан куган кеше,

Туган илем бар, дип әйтмәсен!

Әйтмәсен!..

 

Сабан туенда

Сабан туе бүген. Авылыбызга

Йөзләп кунак кайткан бер көнгә.

Җырлый-җырлый бергә бөтенебез

Тауга күтәрелдек – иркенгә.

 

Дус-ишләрне күрү шатлыгыннан

Барлый алмаганбыз барсын да:

Батыр калган тимер тәнле егет,

Батыр түгел икән асылда.

 

Егет батыр калгач, яшь-җилкенчәк

Күккә чөйгән иде батырны –

Агай әйтеп куйды: «Бу батырга

Алыштырмас идем атымны.

Ә ул алыштырды, ташлап китте

Иген үскән туган туфрагын.

Минем йөзне балам акламады…

Нәрсә диеп әйтим мин тагын!

Әй, иманын бер яңартыйм!», – диеп,

Алып батыр сыман кузгалды;

Кулга тотып чиккән сөлгене, ул

Мәйдан уртасына юл алды.

 

Көрәшне ул яңабаштан шулай

Башлады, йә, монда кем хаклы? –

«Мә, таны, – дип, – җирне!», җиргә бәрде

Ул үз улын – тансык кунакны.

 

Акчарлаклар

(Хөснул Вәлиуллин көе)

Кораб китте еракларга, зур юлларга,

Карыйм күздән югалганчы шул якларга.

Сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар,

Чит җирләрдә каерыла пар канатлар.

 

Мәхәббәтне ала алмый бер упкын да,

Хыянәтне күтәралмый бер дулкын да.

Сау булыгыз, акчарлаклар, акчарлаклар,

Кавышуны вәгъдә итә пар канатлар.

 

Сөйгән ярым китеп барды кулын болгап,

Кайтыр микән тагын миңа юллар урап?

Сау булыгыз, акчарлаклар, акчарлаклар,

Мәхәббәткә кирәк икән пар канатлар.

 

Сандугач керде күңелгә

(Инсаф Хәбибуллин көе)

Мәхәббәт мәхәббәт инде,

Кайларга куйыйм аны?

Авырмыни сагынырга

Өзелеп сөйгән ярны?

 

Талларга качты сандугач –

Мин аны эзлиммени?

Сандугач керде күңелгә –

Җырламый түзиммени?!

 

Синең күлмәгең алсу дип,

Кызарып торыйммыни?

Яратам диеп әйтергә

Рөхсәтләр сорыйммыни?

 

Сандугачларны ишетми

Йөримме карурманда?

Тамчылар күрмиммени соң

Шаулап яңгыр яуганда?

 

Болгар җирләрендә

(Мәсгудә Шәмсетдинова көе)

Болгар җирләренә барыйм дисәң,

Җитмеш чакрым юлда карурман.

Сак белән Сок сиңа кычкыралар

Без генәме әллә аерылган?

Без генәме әллә аерылган.

 

Болгар җирләренә җитим дисәң,

Кара урманнарны узасың,

Ярларына ак каеннар үскән

Елгаларга килеп егылганчы

Тарих ташларыдай тузасың.

 

Болгар җирләренең юлларында

Елап ята ятак заманнар,

Манарадан түгел, зәңгәр күктән

Айны алганнар да бу юлларга

Кисәк-кисәк ватып салганнар.

 

***

Кагылулар, сугылулар булса –

Дошманнарга каршы чыгарбыз.

Без туган тел булып җырларбыз да,

Без туган җир булып сугарбыз!

***

Хәтерләүләр... миңа хәтәр сагыш.

Хәтәр аның хәтта бер көне.

Шул бер көннең мин учагын күрәм –

Кояшларны каплый төтене.

 

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи