Ул – сугыш чоры баласы. 1941 елның 25 июнендә дөньяга килгән. Сугыш чоры балалары үткәнне барысын да үз башыннан кичергән.
Сүзебез – Үзбәкстанның Әндижан шәһәрендә туып, иҗади һәм шәхси бәхетен Казанда тапкан музыка белгече, ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Клара Сабир кызы Таҗиева турында. Казанда ул музыка училищесында һәм консерваториядә белем ала. Композитор Мансур Мозаффаров иҗатын өйрәнеп кандидатлык диссертациясен яклый. 1981-1997 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә музыка белгече булып хезмәт куя.
Күренекле сәнгатькәр быел 85 яшен тутырса да, өйдә бикләнеп ята торганнардан түгел. Музей һәм театрлар, газета-журнал редакцияләре, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе аның игътибары үзәгендә. Күптән түгел филармониядә Клара Таҗиева катнашында бик җылы очрашу үтте. Шуннан кайбер фикерләр белән бүлешик әле.
Сиземләү сәләте
– Тамашачы белән дистәләрчә еллар эшләгәч, мин кешенең күңел халәтен тиз абайлап алам. Аннан инде аңа кирәкле, ул сусаган сүзләр әйтелә... Ә бәлкем бу – Ходай биргән сәләттер. Урамда да каршыма килгән кеше турында фикерем бик тиз формалаша. Бәлкем әлеге сәләт мине яман хәлләрдән дә саклагандыр. Тормышымда яхшы кешеләр барыбер күбрәк булды, – дип сөйләде Клара Таҗиева. – Филармониягә һәрвакыт ашкынып барам. Элек эшләгән бинада, шартлары хәзергесе кебек үк булмаса да, миңа кадерле яшьлегем эзләре саклана. Хәзерге бина минем өчен шулкадәр мәһабәт тоела. Баскычларыннан күтәрелгәндә, мөгаен Парижда да кеше үзен шулай хис итәдер, дип уйлыйм. Гәрчә Парижда беркайчан да булмасам да, анда да шушылай рәхәт һәм соклангычтыр кебек тоела... Ә бит бу мәһабәтлек кешеләргә дә тәэсир итә. Биредә эшләүчеләр мөлаем, ярдәмчел, пөхтә бит.
«Һәр бала – үзеңнеке кебек якын булсын»
Сугыш чорында әнием Балалар йортында эшләде. Аны татары да, үзбәге дә тәрҗемә итмичә «детдом» дип йөртә иде. Ул елларда Үзбәкстанга балаларны эшелоннар белән китерделәр. Әнием шушы балаларны урнаштыра иде: кайсын гаиләгә бирә, кайсы детдомда кала... Мин шушы йортка эләккән балалар өчен сөенә идем. Дәһшәттән котылдылар, баш очында түбә бар, көн дә кайнар ризык ашаталар лабаса! Еллар узгач кына нинди чиста булса да, балалар йортында сабыйларга бигүк күңелле булмаганын аңлыйм. Һәр сабый туган нигезендә яшәргә, әти-әнисе карамагында канат ныгытырга тиеш. Әни әлеге балаларга үзеңнекеләргә кебек карарга кирәк, дип әйтә иде. Аның бу сүзләре яшь чагымда балалар алдында чыгыш ясаганда да искә төшә иде. Балалар арасында төрлесе була. Син аларның барысын да яратуың белән үзеңә каратырга тиеш.
Беренче чыныгу
Татарстан радиосында беренче иҗади чыныгу алдым. Анда музыкаль мөхәррир булып 10 ел эшләү дәверендә чын мәгънәсендә мәдәни казанда кайнадым, үзешчән сәнгать осталарын барлау йөзеннән республиканы аркылыга-буйга гиздем. Татар дәүләт филармониясенә килгәндә мин инде әзерлекле белгеч идем.
Профессиональ татар музыкасы дигәндә без Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзине күз алдында тотабыз. Алар арасында тагын бер олпат шәхес – Мансур Мозаффаров та бар. Фольклор материал белән эшләү җәһәтеннән дә, чын мәгънәсендә халык җәүһәренә әверелгән иҗатын алсак та, аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Шәхсән үземне Мансур Мозаффаров иҗатын өйрәнеп диссертация яклавым, шул хезмәткә нигезләнеп китап бастыруым белән бәхетле саныйм. Бәхет өстенә бәхет дигәндәй, Мансур Мозаффаров иҗатына багышланган «Башка берни дә кирәкми» дип аталган икенче китабым да дөнья күрде.
«Безне ярдәмчел булырга өйрәттеләр»
Заман белән заманны, бала белән баланы чагыштырырга ярамый, мөмкин дә түгелдер... Әмма күзәтүләремнән чыгып, хәзерге яшьләргә йөрәк җитми мәллә дип, аптырап куям. Бездә шул дәрәҗәдәге битарафлык юк иде кебек. Урам уртасында сугышканнарын күрсәң, өернең уртасына атылып,сугыш чукмарларын аеру дисеңме, берәр кешенең күз карашыннан адашканын шәйләп алсаң, аны кирәк җиренә кадәр озатып кую дисеңме – безнең өчен ул шулай булырга тиеш кебек иде. Безне ярдәмчел булырга өйрәттеләр, беркайчан да минминлекне беренче урынга куймадык.
«Файдам тисә, куанам»
Гомернең озынлыгы гына түгел, хәтернең үткенлеге дә хәрәкәткә бәйле. Иртән торгач җиңелчә физик күнекмәләр ясыйм. Иртәнге ашны файдалы итеп әзерләргә тырышам. Баллы тәм-томнарга бик исем китми. Аннан берничә сәгать йөреп кайтам. Туры атларга тырышам. Туры атламасаң, эчке әгъзаларың үз урынында булмый, бу бердән гәүдәне боза, ә мин тамашачы алдында чыгыш ясаган кеше, шуңа күрә йөз-кыяфәтем һәрвакыт игътибар үзәгендә, икенчедән, төрле чирләр китереп чыгарырга мөмкин. Кабан күле буйларын көн дә диярлек урап кайтам, Яңа Татар бистәсендәге мәшһүрләр җирләнгән тарихи зиратка да җәяү йөрим. Тукайдан башлап, шәхесләребезнең мәңгелек йортларын барлыйм, хәлемнән килгәнчә җыештырам, дога кылам. Җәмгыятькә аз гына файдам тигәнен шәйләсәм, көне буена җитәрлек энергия алам.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәбидраматик бүлеге җитәкчесе.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала