Сагышларым – сары яфрак, төште җилгә. Кайгыларым – кара яфрак, очты җилгә. Шатлык дигән яшел яфрак күренмәсә, Нишләр йөрәк – шәрә ботак, шәрә кәүсә?..
ГАКЫЙЛЬ СӘГЫЙРЕВ
(15.02.1938-29.07.2009)
Сагышларым – сары яфрак, төште җилгә.
Кайгыларым – кара яфрак, очты җилгә.
Шатлык дигән яшел яфрак күренмәсә,
Нишләр йөрәк – шәрә ботак, шәрә кәүсә?..
***
Ә мин ятим – яраланган бөркет,
Яшәвемнән хәтта оялам.
Булам кайчак, яшен кебек ярсып,
Атылырга әзер кыядан.
***
Уңган кеше үз кулыннан
Бәхетен эзләп табар…
***
«Мин – татар!» – дип, «Без – татар!» – дип,
Күпләр йөри күкрәк бәреп.
Татарлыкны югалтмадык, –
Үттек юлның иң хәтәрен.
Барып керсәң үз өенә,
Үсеп килгән бәбкәләре
Тәтелдиләр кяфер телдә,
Такмаганнар гына тәре...
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала