Журнал «Безнең мирас»

Ачуың килсә, тәһарәт ал

 

С.Камалетдинов фотосы

 

 

Дөнья булгач, төрле хәл килеп чыга. Кайчак бер сәбәпсезгә гаеп тагалар, тузга язмаган дәгъва белдерәләр. Көнкүрешебездә дә гаделсезлекләр әз түгел. Шул чакта кемдер ярсып китә, йодрык селкергә дә мөмкин. Ничек үкенмәслек гамәлләр кылмаска, катырак әйтеп ташламаска? Кыскасы, ачу хисләре биләп алганда нишләргә, дип Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

 

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Ачу чыкканда кеше үзен ничек тотарга тиеш? Җитди сорау бу. Тормыш булгач, төрле вәзгыять туарга, шул сәбәпле ачуыбыз килергә мөмкин. Кайвакыт ул урынлы була, кайвакыт – урынсыз. Соңгы вакытта байтак кешенең тиз кызып китүенә, ярсуына шаһит булабыз. Мөхтәрәм кардәшләр, ачу ул – шайтан билгесе. Ни өчен дигәндә, ул уттан яратылган. Ачу – утка бәйле. Мондый очракларда, халык телендә кеше турында «кабынып китте», диләр. Ачу килгән чакны искә төшерегез: кыза башлыйсың, күкрәктәге кызулык кан тамырлары буенча бөтен тәнгә тарала. Бу кызулык башка менсә – иң хәтәре. Зиһен чуала, аң томалана. Тәнең, хисләрең баш мие идарәсеннән котыла һәм шул вакытта ачу тозагына эләгәсең.

 

Андый хәлдә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) безгә, тәһарәт алыгыз, дип киңәш иткән. Ачу килү – шайтаннан, шайтан – уттан, су утны сүндерә, дигән ул. Димәк, без кызуның шайтаннан килгәнен аңларга тиеш. Ә ул безгә яхшыны киңәш итмәс. Аллаһы Тәгаләнең Коръәни-Кәримендә шайтан үзе турында, «Син мине – уттан, аны (ягъни кешене) балчыктан яраттың, мин аннан яхшырак», ди. Ул утны яхшырак дип саный. Димәк, ут – шайтан сыйфаты. Ләкин икенче яктан караганда, ут белән балчыкның шундый хикмәтле мөнәсәбәте бар: балчыкны яндырмасаң, аннан әллә нинди зур әһәмиятле нәрсә көтеп булмый. Балчыктан матур гына чүлмәк ясарга һәм утта яндырып, чыныктырсаң аннан файдаланырга мөмкин. Утка куеп алгач, ул яхшылап ката. Кирпеч тә шулай, мичтә яндыргач кына ул файдалы әйбергә әверелә. Аллаһы Тәгалә без – кешеләрне дә ут, шайтан уты белән сыный. Шушы уттан исән калсак, без файдалы әйбергә – «чүлмәккә» әйләнәбез. Дөрес, исән калмавыбыз, «ватылуыбыз» да ихтимал.

 

Гомумән алганда, ачу килү гадәти күренеш санала. Бер яктан, ул зыянлы, икенче яктан, чыныктыруы белән файдалы. Менә шушы уттан беренче чиратта үзләрен кулда тота алмаганнар – ачу һәм көч куллануны бердәнбер юл дип уйлаучылар зыян күрә. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә, «кяферләрнең йөрәгенә ачу уты бирдем, ул тәкәбберлек белән бергә кушылган, тәкәбберлек аркасында килеп чыккан», ди. Алар мөселманнарны тик торганда, бер сәбәпсез дошман күрә. Мөселман булган, башка милләттән булган, бүтән телдә сөйләшкән өчен…

 

Намазга баскач, үзегез дә сизәсездер: тынычланып каласың. Кайвакыт янәшәдә әллә ниләр әйтеп куялар, колак яныннан гына уздырып җибәрәсең. Менә шушы иман кешегә тынычлык бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сәхабәләренә, «иң көчле кеше нинди», дип сорау бирә. Беркем дә җиңә алмаган кеше иң көчлесе, дип җаваплыйлар. Кешене көч-гайрәт күрсәтеп җиңәргә мөмкин. Әмма Пәйгамбәребез (с.г.в.), «ачуы килгәндә аны баскан кеше иң көчлесе», дип әйтә. Әнә боксчы Хәбибне беркем дә җиңә алмады. Тик бер ярыш вакытында, аңа залдан яман сүзләр әйтеп кычкыргач, сәхнәдән сикереп төште дә, тегеләр белән сугыша башлады. Соңрак үзе дә хатасын аңлады: «мин кызып киттем, гафу итегез», диде.

 

Кемдер әйткән кыек сүзгә әллә ни игътибар итмичә, кызмыйча, матур гына җавап бирсә, андый кеше – иң көчлесе, иң хәерлесе. Шуңа күрә, мөселман кардәшләр, хисләребезне йөгәнләргә өйрәнергә кирәк. Әйе, безнең көчебез – тынычлыкта, аек акыл белән эш итүдә, матур итеп сөйләшә белүдә. Катгый, кискен ысуллар куллана башласаң, шундук дәрәҗәң төшә, шундук гаепли башлыйлар.

 

Ачу килү – һәрбер начарлыкның башы, диләр. Кызып китәсең дә әллә ниләр эшләп, әйтеп ташлыйсың... Нәтиҗәдә, дуслар белән аралар өзелеп китә, гаиләләр таркала. Ачу килгәндә, кул күтәрергә ярамый. Чөнки андый вакытта кулың белән шайтан идарә итә. Хәтта сугыш вакытында да ачуны тыя белергә кирәк. Сугыш вакытында бер сәхабәнең йөзенә төкерәләр. Шунда ул кылычын төшерә дә, дошманына, «бар, кит», ди. Тегесе, «нишләп җибәрәсең», дип сорагач: «Кылыч күтәреп, мөселманнарга каршы чыккач, мин сине үтерергә теләгән идем, инде битемә төкергәч, ачуымны китердең; үч аласым килми», – дип җавап бирә сәхабә. Үч итеп, кемгәдер үпкәләп, кеше гомерен кыярга ярамый, мөселман кардәшләр. Көнкүреш җинаятьләренең 95 проценты бүген шул сәбәпле килеп чыга. Үзенә карата әллә нинди яманлык кылсалар да, Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) беркайчан да үч итмәгән. Шуңа күрә үзебезгә карата эшләнгән этлекне һәм гомуми гаделсезлекне аера белергә кирәк. Кайвакыт бер кыек сүз әйтәләр дә, кызып китәбез, әллә ниләр эшлибез, ә гомуми гаделсезлек булганда, дәшми калабыз. Дөрес түгел бу. Мөселман кешесе ачуны дөрес куллана белергә тиеш.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру