• Ризыкны зур-зур алмагыз, ашыкмагыз, яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, башкаларның ашавына карап тормагыз, күп ашарга гадәтләнмәгез, аштан күңелегез кайтканчы туктагыз. Бу нәрсәләрнең сәламәтлек өчен файдасы күп икәнлеген үзегез дә белерсез. • Чәй янында каймак вә майлы ашлар булса, киемнәрегезгә тамызмагыз, кулларыгызны майламагыз, майлы кулларыгызны киемнәрегезгә сөртмәгез.
• Ашарга утырган вакытыгызда, иң элек кулларыгызны юыгыз вә яхшы сөртегез.
• Үзегездән олы кешеләр булганда, өстәл янына алардан элек утырмагыз.
• Аш янында берни белән дә уйнамагыз.
• Аш янында борыныгызны тартмагыз, чөмереп ашамагыз.
• Ризыкны зур-зур алмагыз, ашыкмагыз, яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, башкаларның ашавына карап тормагыз, күп ашарга гадәтләнмәгез, аштан күңелегез кайтканчы туктагыз. Бу нәрсәләрнең сәламәтлек өчен файдасы күп икәнлеген үзегез дә белерсез.
• Чәй янында каймак вә майлы ашлар булса, киемнәрегезгә тамызмагыз, кулларыгызны майламагыз, майлы кулларыгызны киемнәрегезгә сөртмәгез.
• Аштан соң кул вә авызларыгызны юыгыз, теш арасында бернәрсә калдырмагыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала