ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!
Аритмиядән – өрек төше
Йөрәк ритмы бозылганда, ярты килограмм лимонны кыргычта кырып, шулкадәр үк бал һәм 20 өрекнең төелгән төшен кушалар. Көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар.
Укроп
Укропны симергәндә, диабет белән чирләгәндә, тоз утырганда куллану файдалы. Орлыгы стенокардия өянәген, неврозларны кисәтергә сәләтле. Яфрак һәм сабаклары төнәтмәсен гипертония булганда һәм бәвел кудыру өчен эчәләр. Эфир мае яраларны тиз җыя, төрле аллергияләрдән дәвалый.
Сөялдән – миләш
Өлгергән кызыл миләшне бераз изеп, сөялгә куялар, өстеннән пластырь ябыштыралар. 3-4 тапкыр шулай миләш япканнан соң, сөял бетә. Кышын исә кипкән миләшне кайнар суда җебетеп ябарга була.
Салкын тисә
Суык тиюдән 1 көндә котылып була. 1 аш кашыгы вакланган бөтнекне 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 5 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр. Шуңа 1 чәй кашыгы бал, чирек лимон согы һәм издерелгән 1 бүлем сарымсак кушып болгаталар да, җылы килеш йоклар алдыннан эчеп бетерәләр, яхшылап төренеп яталар.
Чөгендер куасы
Бөердәге һәм үт куыгындагы ташлардан кызыл чөгендер куасы коткара ала. 3-4 чөгендернең кабыгын әрчеп, юка телемнәргә турыйлар, 3 литрлы банкага 4 бармак калынлыгында тутыралар. Кайнатып суытылган су яки салкын чишмә суы салып, өстен марля белән бәйлиләр. Көнаралаш агач кашык белән болгаталар. 7-8 көннән куас әзер була, сөзеп, суыткычта саклыйлар. Эчәсе килгән саен алып эчәләр (бераз җылытып). 5-6 ай буе эчсәң, ташлар әкренләп эреп, авыртусыз чыгып бетә, тик болай дәвалана башлаганчы, һичшиксез табиб белән киңәшү зарур. Гипертоникларның кан басымы түбәнәя, эч тә кипми.
Бөтнек
Бөтнек аппетитны ача, ашкайнатуны яхшырта, күңел болгануны баса. Аны үткудыргыч чара буларак, шулай ук өске сулыш юллары ялкынсынганда, бронхит вакытында кулланалар. Бөтнекле ванна нервларны тынычландыра. Бөтнек төнәтмәсе эч һәм йөрәк авыртканда, ютәлләгәндә, сару кайнаганда файдалы. Яшел яфракларын пешкән урынга яки эренле яраларга кую да нәтиҗәле. Бөтнекле чәй авыз куышлыгын бик әйбәт йогышсызландыра.
Лечо
3 кг помидорны иттарткычтан чыгаралар, 5-6 кишерне кыргычта кыралар, шуңа ярты стакан шикәр, 1 аш кашыгы тоз, 1,5 стакан үсемлек мае, 1-2 аш кашыгы серкә эссенциясе, 1 әче борыч салып, кайнатып чыгаралар. 2-4 өлешкә бүленгән 4-5 кг татлы борыч өстәп, 15-20 минут кайнаталар, стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач белән каплыйлар.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала