АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 1 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

Иммунитетны ныгыту (1)

 

Ай буена көн саен 5-6 әстерхан чикләвеге ашау иммунитетны ныгыта. Яисә 2 аш кашыгы чыршы ылысын кәстрүлдәге 1 стакан кайнар суда, капкачын ябып, 20 минут пешерәләр, 30 минут төнәткәч, сөзәләр, ике-өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Организмны мүк җиләге, балан, кара карлыган, чия, җир җиләгеннән кайнаткан компот та ныгыта, аны көн саен яртышар литр эчәргә кирәк. Яисә 5 әр аш кашыгы кырлыган (иван-чай), мелисса, бөтнек үләннәре, кәстәнә чәчәген 1 литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр дә, көненә берничә тапкыр 1 әр стакан эчәләр.

 

 

Иммунитетны ныгыту (2)

 

Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен, ярты килограмм изелгән мүк җиләге, 1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге, шакмаклап туралган 2-3 яшел алманы кәстрүлдәге ярты стакан суга салып, ярты килограмм шикәр өстиләр, сүрән утта кайнатып чыгаралар. Банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә ярты литр суга 250 грамм вак туралган суган, 100 грамм шикәр салып, сүрән утта сәгать ярым пешерәләр, суынгач, 1 аш кашыгы бал өстиләр, сөзеп, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. Көненә 3-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.

 

 

Эчәклекне чистарту

 

20 шәр грамм вакланган зирек күркәсе, ромашка чәчәге, татлы тамыр тамыры, 10 грамм галангал (калган) яисә төз тәпичә тамырын кушып, 1 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кайнар суда 40 минут төнәтәләр дә, атна буе, ашаганнан соң, өчтән берешәр стакан төнәтмәне җылы килеш эчәләр, артыннан бал кабып куялар. Берәр атна ял итеп, 3 атна дәваланырга кирәк.

 

 

Диетасыз ябыгып буламы?

 

Була, дип раслый халык медицинасы - кичке 7 дән соң ашарга гына ярамый. Кичке 7 белән 8 арасында 1 бүлем сарымсак ашап, 300 грамм кефир эчәргә кирәк. 1 айда шулай итеп 5 килога ябыгып була. Әмма панкреатиттан интеккәннәр болай ябыга алмый - аларга сарымсак ашарга ярамый.

 

 

Прәннек торты

 

1 кг шоколадлы прәннек, 1 л каймак (майлылыгы 25 проценттан ким булмасын), 4-5 банан, 0,5 стакан шикәр, 3-4 аш кашыгы какао кирәк. Каймак, шикәр һәм какаоны миксер белән туглап күпертәләр. Прәннекне аркылыга өчкә бүләләр, бананны түгәрәкләп турыйлар. Яссы зур савытка бер катлам прәннек җәеп, буш урыннарны прәннек вагы белән тутыралар. Каймаклы крем сылап, банан катламын җәяләр, аннары тагын крем, прәннек, крем, банан – беткәнче катламлап өяләр. Иң өскә прәннек җәеп, крем сылыйлар, прәннек вагы сибәләр. 1 тәүлеккә суыткычка куялар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи