Казакъстан Республикасының башкаласы Астана шәһәреннән 40 километр ераклыкта урнашкан Акмол авылы әле дә үткән чорның дәһшәтен хәтерли. Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә биредә 2007 елның 31 маенда музей ачылган. Мемориаль комплексның авторы – Казакъстанның атказанган архитекторы Сакен Жомарт улы Нарынов.
Мемориаль комплексның тирә-яны
«АЛЖИР» музей-мемориаль комплексы территориясенә керүгә үк кунакларны 1927 елны Одесса шәһәрендә ясалган «Сталин вагоны» каршы ала. Кызыл төскә буялган әлеге вагонны мәхбүсләр «теплушка» дип атаган. Шундый бер «теплушка»га 70тән артык кеше тутырыла торган булган. Вагонның ике ягында ике катлы сәке-түшәк (нара), рәшәткәле тәрәзәләр һәм буржуйка бар.
Комплексның нәкъ үзәгендә сәяси корбаннар истәлегенә куелган «Қасірет қақпасы» («Хәсрәт капкасы») тора. Ул изге җиргә керүне символлаштыра, ягъни биредә ике дөнья очраша. Арка-капка аша узганда, фаҗигале репрессияләр елларында һәлак булганнарны искә алып, баш ияргә кирәк.
«АЛЖИР»да 62 милләт вәкиле газап чиккән. Алар истәлегенә «Хәсрәт аркасы-капкасы» каршында истәлек ташлары куелган. Алар бирегә 14 илдән – Маҗарстан (Венгрия), Эстония, Латвия, Корея, Литва, Украина, Ләхстан (Польша), Гөрҗистан (Грузия), Азәрбайҗан, Алмания, Франция, Әрмәнстан, Беларусь һәм Израильдән китерелгән.
Арырак узгач, музей кунаклары ике сын күрә ала. Берсе «Түңiлу мен әлсiздiк» («Өметсезлек белән хәлсезлек») дип атала. Композиция чарасызлыкны, иреккә чыгу юлларын югалтуны һәм көчсез булуны гәүдәләндерә. Икенче сын «Күрес пен үмiт» («Көрәш белән өмет») дип атала. Композиция әсирлектән котылу өмете һәм уе булган хатын-кызны сурәтли, шуңа күрә ул, азатлыкка ирешү юлларын уйлагандай, шигърияткә, гүзәллеккә мөрәҗәгать итә. Композицияләрнең авторы – Жеңес Кожагол улы Молдабаев.
Киләсе объект – лагерьларда лаеш шулпасын эчкән барлык кешеләргә багышланган «Күз яшьләре» стелласы. Анда ГУЛАГ картасы һәм Казакъстан территориясендә урнашып, КАРЛАГка буйсынган 11 лагерьның исемнәре сурәтләнгән. Хатын-кызларның, балаларның чәнечкеле тимер чыбык артындагы күз яшьләре лагерь тоткыннарының фаҗигале язмышын сурәтли.
2013 елда «АЛЖИР» музей-мемориаль комплексы җирлегендә барак төзелгән. Мондый баракларда тоткын хатын-кызлар, «Ватанга хыянәт итүчеләрнең гаилә әгъзалары» яшәгән. Эчке эшләр халык комиссарының 1937 елның 15 августындагы оператив боерыгы нигезендә, алар «социаль куркыныч һәм совет хакимиятенә каршы гамәлләр кылырга сәләтле» дип каралган. Хатын-кызлар үзләре өчен саманнан (үзле балчыкка салам яки тирес һ.б. нәрсә кушып изелгән катнашма һәм шуннан ясалган кирпеч) яссы түбәле бараклар төзегән, аларны камыш белән җылытканнар. Камыш бик тиз янып бетә торган булган, баракны җылыту өчен ул бик күп тотылган. Һәр барак якынча 200-300 кешегә исәпләнгән. Барак эчендә «АЛЖИР» лагере тоткыннарыннан балаларны тартып алу» диорамасы тәкъдим ителгән. Сабыйлар әниләре белән өч яшькә кадәр генә лагерьда булган, ә аннан соң балалар йортларына җибәрелгән.
Мемориаль комплексның тагын бер әһәмиятле өлеше – ХХ гасырның 1930-1950 нче еллар сәяси репрессияләре һәм тоталитаризм корбаннарын искә алу дивары. Биредә «АЛЖИР» лагере тоткыннары булган 8 меңнән артык хатын-кызның исемнәре язылган. Алар арасында мәшһүр татар язучысы Мәхмүт Галәүнең хатыны – Зәйнәп Хәсәнова да бар.
«АЛЖИР» лагереның тарихы
НКВДның 1937 елның 3 декабрендәге боерыгы нигезендә «26 нчы нокта» дип аталган хезмәт поселогы базасында НКВД КАРЛАГының Акмолинсктагы махсус бүлеге оештырыла.
Бер яшьтән алып өч яшькәчә балалы хатын-кызларның беренче партиясе Акмолинскига 1938 елның 6 гыйнварында китерелә. 18 меңнән артык хатын-кыз этап белән үтә, ә 8 меңгә якын хатын-кыз «АЛЖИР»да тулы срокны уздыруга хөкем ителә.
Нигездә, биредә Совет иле киңлегендә танылган дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләренең хатыннары – Азиза Рыскулова һәм аның әнисе Арифа Аенгулова, Дамеш Жургенева, Рәбига Әсфәндиярова; җырчы Лидия Русланова, язучы Галина Серебрякова; атып үтерелгән маршал Тухачевский гаиләсе әгъзалары, язучы Борис Пильнякның хатыны Кира Андронникошвили, Булат Окуджава һәм Майя Плисецкаяның әнисе һ.б. газап чиккән.
Лагерь берничә саман барактан, дүрт манарадан һәм чәнечкеле тимер чыбыктан тора. Гыйнвар һәм февраль айларында тоткыннар өзлексез этап белән килә башлый. Бутырка төрмәсеннән генә дә 1600 хатын-кыз килгән. АЛЖИРга хатын-кызларны илнең барлык төбәкләреннән – Мәскәү, Ленинград, Украина, Гөрҗистан, Әрмәнстан һәм Урта Азиядән китерәләр.
Нәтиҗәдә, тоткыннар өчен урыннар җитми башлый. Яңа килгәннәр буранда, эсседә һәм яңгырда үзләре бараклар төзи, аларда сәкеләр урнаштыра. Матраслар урынына салам түшиләр.
Баракларны җылыту өчен, хатын-кызлар камыш чабалар, ул ике кыш буена төп ягулык төре булып тора. Көндез камышны тәүлекләр буе мичкә салалар, ләкин ул шулкадәр аз җылылык бирә ки, баракларда температура 6-8 градустан артмый торган була.
Лагерьга эләккәч, кеше фамилиясеннән, милләтеннән, еш кына гражданлык һөнәреннән дә мәхрүм ителгән. Барысына да бер исем – халык дошманы, Ватанга хыянәтче мөһере сугылган.
Ядкярханәнең эчке өлеше
Бина киселгән конус формасында эшләнгән. Анда тәрәзәләр юк, яктылык, серләр пәрдәсен күтәргәндәй, экспонатларга югарыдан төшә. Музейга керү тоннель аша уза, аның диварларында массакүләм сәяси репрессияләр елларында казакъ халкының катлаулы чорын чагылдырган картиналар эленеп тора.
Музей экспозициясе ике катлы. «Алаш» залында Казакъстанның Россия империясе составына кергәннән бирле тарихы, шулай ук совет чоры тәкъдим ителгән. «АЛЖИР» залы Акмолинск лагере тарихына багышланган.
«Депортация» экспозициясе тулы бер халыкларга каршы массакүләм сәяси репрессияләрне чагылдыра. 1,3 миллионнан артык кеше Казакъстанга депортацияләнә, көчләп күчерүгә алманнар, төрекләр, кореялылар, ләхлар (поляклар), чеченнар һәм кырым татарлары дучар ителә. Кешеләр Казакъстанга үз ихтыяры белән эләкмәсә дә, күбесе аны үз Ватаны дип санап, биредә калган.
XX гасырның 1940-1950 нче елларында Казакъстанда милли зыялыларга каршы репрессияләр җәелә. ВКП(б) Үзәк Комитеты карарыннан соң, «Звезда» һәм «Ленинград» журналларында идеологик вазгыятьнең кискенләшүенең, зыялыларны эзәрлекләүнең яңа чоры башлана. Казакъстанда «Бекмаханов эше» барлыкка килә.
Казакъстанда 1986 елның декабрендә баш күтәрү була. Демократик процессларга ышанган студент һәм эшче яшьләр 1986 елның 16 декабрендә Алматы мәйданына чыга. Мәскәү бу вакыйгаларны милләтчелек чагылышы дип бәяли. Декабрь күтәрелеше барышында берничә кеше һәлак була, бик күпләр яралана һәм җәрәхәтләнә, 99 кеше төрле срокка хөкем ителә, ә 19 яшьлек Кайрат Рыскулбековны атарга хөкем итәләр.
«АЛЖИР»да газап чиккән татар хатын-кызларының кайберләре
Акмол лагере аша 18 меңнән артык хатын-кыз узган, аларны даими рәвештә бер лагерьдан икенчесенә күчергәннәр. 8 меңгә якын хатын-кыз «Алжир» да тулы мөддәтне тутырырга хөкем ителгән. КАРЛАГта 1507 бала туган. Лагерьда 600гә якын хатын-кыз үлгән (төгәл сан әле дә ачыкланмаган). Хәзерге вакытка «АЛЖИР»да 70тән артык татар хатын-кызының тоткында булганлыгы билгеле.
Зәйнәп Гәрәй кызы Хәсәнова 1901 елда Оренбург шәһәрендә туган. 1937 елның 28 декабрендә ул 8 елга хөкем ителә. Акмолга 1938 елның 1 февралендә Мәскәүнең Бутырка төрмәсеннән килә. 1944 елның 29 ноябрендә азат ителә. Зәйнәп Хәсәнова – күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Галәүнең хатыны.
Хәдичә Гайнетдин кызы Нугаева 1903 елның 25 июлендә туган, 1997 елның 26 декабрендә вафат булган, укытучылар институтын тәмамлаган, мөгаллимлек иткән, Төркестан фронты агитбригадасы актрисасы булып торган, гражданнар сугышында катнашкан, халык дошманы гаиләсе әгъзасы буларак репрессияләнгән һәм 8 ел төрмәдә утырган, Мәскәүдә җирләнгән. Ул – дипломат Габделкәрим Габделрәүф улы Габделхәкимов хатыны.
Арифа Атаул кызы Рыскулова-Исенгулова, 1887 елда ЧСИР (член семьи изменника Родины) буларак һәм контрреволюцион җинаятьләрдә гаепләнеп хөкем ителгән. 1945 елда һәлак булган.
Фатыйма Кадыйр кызы Дивеева 1896 елда Казакъ ССРның Кызыл Урда шәһәрендә туган. Аның ире Шакир Гали улы Дивеев 1930 елда сәүдә наркомы вазифаларын башкара. 1933 елның октябреннән 1934 елның сентябренә кадәр – КазССР тәэмин итү наркомының беренче урынбасары була. 1934 елның сентябреннән – КазССР эчке сәүдә халык комиссары. 1937 елның апреленнән июньгә кадәр ул СССР Совнаркомы каршындагы КазССР Совнаркомының Даими вәкиле вазифасында була. 1937 елның 25 июнендә кулга алына. 1938 елның февралендә атуга хөкем ителә. 1958 елның июлендә аклана.
Фатыйма 1938 елның 10 июнендә СССР НКВДсы каршындагы ОСО тарафыннан ЧСИР буларак 8 елга хөкем ителә. АЛЖИРга 1938 елның 24 июлендә Алматы төрмәсеннән китерелә. 1946 елның 12 апрелендә азат ителә. Фатыйма Дивеева 1977 елда Алматы шәһәрендә вафат була.
Алматыда яшәүче Конгыр хаҗи Ходжиковның оныгы Сауле Коләхмәт кызы Ходжикова 2007 елда музей фондына бидон тапшыра, ул хәзер «АЛЖИР» залында тәкъдим ителгән.
Мәрьям Гариф кызы Ескараева 1910 елны Уфада туган. Урта белемле булган. Алматы шәһәрендә яшәгәнлеге билгеле. 1938 елның 21 мартында КССР НКВД УГБ тарафыннан кулга алына. Мәрьям Ескараева 1989 елның 22 маенда реабилитацияләнә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: «АЛЖИР» – Казакъстанның сәяси вакыйгаларга багышланган музейларының берсе. Татарстаннан шактый ерак урнашса да, аның татар дөньясы белән бәйләнеше бар.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала