ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Баллы карлыган
Бавыр авыртканда, 1 кг кара карлыганга шулкадәр үк бал кушалар да, яхшылап болгаталар, бер тәүлек тә калдырмыйча, көненә 3-4 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар.
Керән суы
Геморрой интектергәндә, вак угычта уылган 1 аш кашыгы керән тамырын эмальләнгән кәстрүлдәге 300 мл суда кайнатып чыгаралар, плитәдән алып, яхшылап төреп, төнәтәләр. Сөзеп, шешәгә тутыралар һәм суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы эчәләр. 1 литр керән төнәтмәсен эчеп бетерүгә үк, геморрой юкка чыгарга тиеш.
Аяк табаны ярылса
Чистартылмаган көнбагыш мае һәм уылган кишерне тигез микъдарда кушып, 2 көн буе караңгы урында төнәтәләр, аннан соң ярылган табанга сөртәләр. Яки 50 г төз тәпичә (лапчатка) үләне тамырын ваклап, ярты стакан атланмайга салалар, сулы савытка утыртып, 8-10 минут пешерәләр, суынгач, җәрәхәтләнгән урынга сөртәләр.
Зыян китерә күрмә
Кычыткан канның оючанлыгын арттыра, шунлыктан аның төнәтмәсен тромбофлебит, варикоз, гипертония, бөер ялкынсынуыннан интеккән кешеләргә куллану тыела. Ашказаны җәрәхәте, колит булганда, тузганак яфрагы зыянлы. Кан басымы түбән булганнар йолдызак (мокрица) кулланмаска тиеш – ул басымны тагын да төшерә. Алабута бөер ташы һәм үт ташы авырулары булганда көчле чәнчү, эчәклектә метеоризм китереп чыгарырга мөмкин. Тынычландыра торган дарулар эчкәндә, кырлыган (иван-чай) препаратлары кулланырга ярамый.
Кан тамырларының варикоз киңәюе
Сәбәпләре: 1) Аяклардан менгән кан тамырларының киңәюенә бавыр сәбәпче. Бавыр тыгылса, корсак асты кан тамырларында басым күтәрелә, тамыр тышчалары кабара; 2) Утырып озак эшләгәндә кан өскә таба начар күтәрелә, шунлыктан кан тамырлары тышчасы йомшара, формасын үзгәртә; 3) Дөрес тукланмаганда, кан ойый һәм тамырларда начар хәрәкәт итә, тыгыла. Варикоз киңәюдән котылу өчен, бавырны чистарту, күбрәк җәяү йөрү, аякларга эш бирү, төрле күнегүләр ясау, яшелчә-җимеш соклары эчү, майлы ризык кулланмау, төнгә ач карынга яту файдалы. Аякларны югары куеп ятарга кирәк, бер урында озак басып йә утырып торырга ярамый.
Сеңер тартылганда
1 аш кашыгы балга әз генә аш серкәсе кушып болгаталар да, шуны кәбестә яфрагына сылап, авырткан урынга куялар, өстеннән җылы шәл урыйлар. Авырту йоклап торганчы басыла.
Кетчуп
2,5 кг помидор, 250 шәр г суган һәм яшел алма, 1 баш сарымсакны иттарткычтан чыгарып, кайнатырга куялар. 250 г шикәр, 2 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы төелгән кара борыч кушып, 2 сәгать кайнаталар. Аннары 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салып, яхшылап болгаталар да, стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач белән каплыйлар. Бу күләмнән яртышар литрлы 4 банка чыга.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала