22-26 июльдә Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Тормыш стиле – Мәдәни код» дип аталган V Халыкара этнофестиваль үтте.

Казанда «Тормыш стиле – Мәдәни код» V Халыкара этнофестивален ачу тантанасы. /С.Камалетдинов фотолары, tatar-inform.ru/
Быел фестивальнең географиясе тагын да киңәйгән. Анда Россиянең 30 төбәгеннән һәм тагын ун илдән 300дән артык дизайнер һәм оешма вәкилләре катнашты. Аерым алганда, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Һиндстан, Маврикий, Гыйрак, Катар, Марокко һ.б. дәүләтләрдән осталар бар иде.

Фестивальне ачу тантанасы Үзәк алдындагы мәйданда булды. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, фестивальнең максаты – халык һөнәрчелеген үстерү, аны дөньяга таныту. Әлеге чараның Россиядә тиңдәше булмаган, республикада мәдәни мирасны саклауга хезмәт итә торган Уникаль осталык үзәгендә оештырылуы зур әһәмияткә ия. Министр урынбасары, халыкара фестиваль кунакларын сәламләп, быел Казанның ислам дөньясы мәдәни башкаласы итеп тәгаенләнүен дә искәртте.
.jpg)
Россиянең «Мирас һәм традицияләр» Халык сәнгать кәсепләре, һөнәрчеләр һәм рәссамнар оешмасы» ассоциациясе идарәсе рәисе Сергей Коломийцев та Татарстан һәм Казанда һәрвакыт төрле өлкәдә алдынгы карашлы проектлар гамәлгә ашырылуына игътибар итте. Ул быел республика башкаласында ачылган Уникаль осталык үзәге эшчәнлегенә югары бәя бирде. Аның нигезендә нәтиҗәле озынозак хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

Үзәк эшчәнлеге өчен җаваплы «Татарстан Республикасының креатив индустрияләрне үстерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Ранко Тепавчевич Уникаль осталык үзәгенең ишекләре талантлы осталар һәм халык һөнәрчелеген бәяли белүчеләр өчен һәрвакыт ачык булуын белдерде.

Быел фестивальнең биш көнлек программасы этник мода, мастер-класслар, сәнгать белгечләре белән очрашулар, заманча икътисадта халык кәсепләренең ролен үстерү, кадрлар әзерләү һәм халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелгән эшлекле сөйләшүләрне үз эченә алды. Шулай ук «Этномаркет» ярминкәсе үткәрелде: анда Россиянең 20 төбәгеннән, күрше илләрдән барлыгы 70кә якын оста товарларын тәкъдим итте. Искиткеч бай ярминкәдә үреп, чигеп, бизәкләп эшләнгән гаҗәеп матур сәнгати ядкәрләр, күн эшләнмәләр, милли стильдәге киемнәр күрергә мөмкин иде. Теләгән кеше, олысы-кечесе, декоратив-гамәли сәнгать осталары, рәссамнар уздырган осталык дәресләрендә дә катнаша алды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала