Казахстанның Петропавловск шәһәрендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайга бюст-һәйкәл ачылды. Әлеге тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Төньяк Казахстан өлкәсе хакиме Гаүәз Нурмөхәмбәтов катнашты.

Быел Казахстанда республикакүләм Сабан туе беренче тапкыр Төньяк Казахстан өлкәсендә үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстаннан республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация катнашты. /tatarstan.ru фотолары.
26 июльдә Казахстанның төньягында урнашкан Петропавловск шәһәрендә татар рухы хөкем сөрде. Бу көнне биредә Габдулла Тукайның бюст-һәйкәле ачылды һәм шәһәрнең төп мәйданында татар милли бәйрәме Сабан туе гөрләде. Петропавловскига эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация бу вакыйгаларның мәртәбәле кунагы булды.
Татар шагыйренең бюсты шәһәрдәге Тукай хөрмәтенә аталган яңа скверда куелды. Бюстны ачу тантанасында билгеләп үтелгәнчә, Габдулла Тукайның язмышы Казахстан белән тыгыз бәйләнгән, һәм шушы күркәм вакыйга Татарстан белән Казахстан халыклары арасында мәдәни һәм икътисади элемтәләрне тагын да ныгыта.
Тукай скверы янәшәсендә генә XIX гасыр азагында татар сәүдәгәре Халит Янгуразов яшәгән, хәзерге вакытта республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле статусы бирелгән бинада казах шагыйре һәм мәгърифәтче Магжан Жумабаевка багышланган фәнни-мәдәни үзәк урнашкан. Тукайның замандашы булган әлеге шәхеснең тормышы һәм иҗаты Казан белән бәйләнгән. Татарстан Рәисе әлеге үзәк эшчәнлеге белән дә танышты.

Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукай бюсты ачылды. Сынның авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина.
Бу көнне Татарстан делегациясе сәүдә-икътисад өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре турында эшлекле сөйләшүдә дә катнашты һәм предприятиеләр арасында хезмәттәшлек итү турында меморандумнар имзаланды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте. Әйтергә кирәк, Татарстан белән Төньяк Казахстан өлкәсе арасында хезмәттәшлекне үстерү турындагы меморандумга узган ел кул куелган иде. Шулай ук Татарстанда Төньяк Казахстан өлкәсе мәдәнияте көннәре зур уңыш белән үтте.
Һәм менә быел Петропавловскида Сабан туе гөрләде. Татар милли бәйрәмен оештыруда Татарстанның Минзәлә районы тырышлык куйган. Рөстәм Миңнеханов мәйданга килгәч, бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итеп, Сабан туеның инде күптән дөньяның күп илләрендә уздырылуын искәртте. ТР Рәисе бүгенге көндә Казахстанда бик күп татар яшәвен дә билгеләп үтте. Төньяк Казахстан өлкәсендә генә дә 11 меңнән артык милләттәшебез гомер итә. «Монда төрле халык вәкилләре уңайлы яшәсен һәм үз мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклый алсын өчен барлык шартлар тудырылган», – диде республика Рәисе. Ул Татарстан һәм Казахстан халыкларының тарихи якынлыгын әйтеп, Төньяк Казахстан өлкәсенең һәм бөтен Казахстанның чәчәк атуын теләде.
Гаүәз Нурмөхәмбәтов бәйрәмне оештыручыларга, бигрәк тә республиканың Минзәлә районы вәкилләренә рәхмәт белдерде. «Сезне чын күңелдән тугандаш Татарстан халкының иң якты, үзенчәлекле һәм яраткан милли бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән котлыйм. Бу бәйрәм хезмәткә хөрмәт, буыннар дәвамчанлыгы, бердәмлек һәм күршелек символы булып тора. Ул төрле милләт кешеләрен берләштерә. Быелгы Сабан туена республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең катнашуы аеруча зур әһәмият бирә. Бу безнең өлкә өчен зур мәртәбә һәм Казахстан белән Татарстанны бәйли торган югары дәрәҗәдәге дустанә мөнәсәбәтләрнең тагын бер дәлиле», – диде Төньяк Казахстан өлкәсе хакиме.
Рөстәм Миңнеханов һәм Гаүәз Нурмөхәмбәтов төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә, эшлекле элемтәләрне ныгытуга, мәдәни бәйләнешләрне киңәйтүгә керткән өлешләре өчен күренекле шәхесләргә бүләкләр тапшырды. Сабан туе кунаклары милли уеннар, спорт ярышлары мәйданчыкларын да карады, келәмдә бил алышкан көрәшчеләр өчен җан атты. Мөхтәрәм затларны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев озата йөрде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала