Узган гасыр башында Наласадан (Арча районы) Казанга килеп «Милләт» басмаханәсен эшләтеп җибәргән шагыйрь, педагог, нашир һәм сәүдәгәр Ибраһим Идрисовның улы Мөхәммәтне кечкенәдән типография эшенә өйрәтүе турында язган идек инде. Бүген сүзебез шул татар егетенең СССР дигән алагаем зур илдә танылу алуы турында булыр.

Мөхәммәт Идрисов хатыны Рабига һәм улы Наил белән.
Казандагы сыйфатлы китап басучы типографияләрдә эшләп тәҗрибә туплаган 21 яшьлек Мөхәммәтне әтисе тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү өчен башта Төркия, Лөбнан (Ливан) һәм Мисырга, аннары заманча технологияләргә корылган Германиядәге күренекле типографияләргә юллый. Телләрне генә түгел, җитештерү процессларын да бик җиңел үзләштерүче Мөхәммәт әтисе нигез салган «Милләт» типографиясен тулысы белән үз җилкәсенә ала. Монда аның тагын бер үзенчәлеген әйтмичә ярамас – ул типографиядәге хәреф җыючы вазифасыннан алып төп идарәчегә кадәр булган барлык һөнәрләрне дә үзләштерергә өлгерә. Аның киләчәктә ирешәчәк зур уңышларының нигезендә нәкъ менә шул барысын да төптән белеп эшләве ята да инде. Мөхәммәт Идрисовның сызымнары нигезендә ясалган гарәп хәрефләрен сорап Казанга килүчеләр күбәя. Шуңа күрә ул бер ел эчендә генә дә үз куллары белән Мәскәү, Оренбург, Ташкент, Нәмәнган калаларындагы басмаханәләр өчен дип 638 пот (10,5 тонна) хәреф коя.

Мөхәммәт Идрисов ясаган глобуслар Татарстан һәм Казахстан мәктәпләренә таралган.
Заманча типография техникасы белгече булып танылган Мөхәммәт арифметика һәм география буенча дәреслекләр эшләп чыгара. Каләм иясе буларак татар зыялылары белән дә якыннан аралашкан. Шул чорның язучылары каләменнән төшкән әсәрләрдән хәбәрдар булып кына калмыйча, үзе дә иҗатка тартылган. Аның шул елларда милләтебезгә зур хезмәт күрсәткән Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр нәшер иткән затлы, зәвыклы «Аң» журналында ике әсәре басылып чыга. Ул чактагы һәм хәзерге әдәбият белгечләре аның шушы «Канатым юк очарга» һәм «Бәхет билеты» исемле хикәяләрен татар прозасы өлкәсендә яңалык булырлык әсәрләр дип билгели. Әгәр дә Мөхәммәт Идрисов язучылык эшен дәвам иткән булса, ул һичшиксез шул чорның алдынгы әдипләре сафында торыр иде диләр. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән сәләтле егет әтисе өйрәткән юлдан китә – гомерен полиграфия сәнәгате хезмәтенә багышлый.
.png)
Авторның култамгалы эше.
М.Идрисовның полиграфия өлкәсендәге иң зур казанышы – ул татарлар һәм казахлар өчен географик карталарны һәм глобусларны төсле итеп чыгаруга ирешә. Аның кулы белән ясалган шундый глобусның берсе бүген Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда саклана. Шушы хезмәте белән генә дә ул тарихка кереп калган булыр иде. Ләкин башы-аягы белән халкына хезмәт итү эшенә чумган фидакяр зат әле тора-бара СССР дип аталачак илдә гарәп хәрефләрен кулланучы 22 милләткә яза торган машинкаларга гарәп шрифтын урнаштыру тәртибен эшләячәк. Ә бу исә үз чиратында линотипта хәреф коюны һәм язу машинкаларын күпләп җитештерүне җиңеләйтә. 1927 елда татар телен латин хәрефләренә күчергәч, ул татар һәм башкорт, казах, кыргыз, үзбәк, төркмән, азәрбайҗан, кырымтатар телләрендә язу баса торган клавиатура машинкасын ясый. Аңа кадәр үткәрелгән татар әлифбасы конкурсында да беренче урынны ала Мөхәммәт Идрисов. Шушы тырышлык ларын күреп, аны Мәскәүгә – СССР халыкларының үзәк нәшриятына эшкә алалар.

Данлыклы туганы Мөхәммәт Идрисов турында китап чыгарган Сәгыйть Хамматханов.
Латин шрифтына күчкәч, М.Идрисов әзерләгән графика СССРда кулланылыштан төшеп кала, әмма Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ул яңартылган рәвешендә күп кенә илләрдә (Һиндстан, Мисыр, Әфганстан, Сүрия һ.б.) тарала һәм 1960 елларга кадәр файдаланыла. Дөньякүләм дан алган татарның тәҗрибәсен эшкә җигүнең чарасын табалар – ул СССР Үзәк Башкарма Комитеты каршында оештырылган милли унитар стенография һәм машинада басу буенча югары педагогик курсларда укыта. Бер үк вакытта Мәскәү полиграфия сәнәгате фәнни тикшеренү институтының стандартлаштыру секторында да хезмәт куя. 1936 елдан 5 төрле телләр төркеме: төрки-татар, иран, яфәт, монгол һәм угор-фин телләре өчен клавиатуралар проектын әзерләү белән шөгыльләнә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, аны Казанга эвакуациягә җибәрәләр. Ул биредәге шрифтлар кою заводында гравер булып көч куя.
Бердәнбер улының сугышта һәлак булуы аның сәламәтлеген тәмам какшата – әтисе Ибраһимнан соң дүрт ел гына яшәп, Мөхәммәт ага 1948 елда 66 яшендә бакыйлыкка күчә.
Үз халкына гына түгел, бик күп милләтләргә игелекле хезмәт күрсәткән Мөхәммәт Идрисовның турыдан-туры дәвамчылары калмаса да, аның тормыш юлын, хезмәтләрен барлап китап итеп бастырып чыгарган туганнары, тарихчылар бар. Мөхәммәт аганың рухы шат булсын дип телик.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала