(Бу гамәл-хәрәкәткә Вәлиулла хәзрәт Якуб та саллы өлеш кертте)

«Апанай» мәдрәсәсендә «Татар халкының рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә Вәлиулла хәзрәт Якуповның керткән өлеше» фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар. /dumrt.ru фотосы.
19 июльдә Казанның «Апанай» мәдрәсәсендә «Татар халкының рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә Вәлиулла хәзрәт Якуповның керткән өлеше» дигән темага фәнни-гамәли конференция булды. Чара алдыннан «Апанай» мәчете һәм мәдрәсәсе җитәкчеләре Нияз хәзрәт Сабиров белән Әхмәт хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә бер төркем дин әһелләре, галимнәр Вәлиулла Якуб дәфен кылынган Самосырово зиратына (мөселман ягы) барып, мәрхүм рухына багышлап, дога кылып кайтты. Хәзрәтнең арабыздан китүенә 14 ел тулган.
Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, конференцияне ачып, хәзрәтнең «Иман» мөселман татар яшьләре мәркәзе оештыруы, Апанай мәчетен төзекләндерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Әйе, федераль даирәләр белән яхшы элемтәдә булган Вәлиулла хәзрәт Якуб мәчетне яңартуга Мәскәүдән саллы гына ярдәм алуга иреште. Федераль үзәк вәкилләре белән яхшы мөгамәләдә булмаса, аны РФ Юстиция министрлыгы каршындагы Дәүләти-дин гыйлеме тикшерүе уздыру буенча экспертлар советы рәисе урынбасары итеп билгеләмәгән булырлар иде.

Конференциягә җыелганнарны күренекле галимнәребез – фән докторлары Энгель Таһиров, Хатыйп Миңнегулов, Фәйзелхак Ислаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф хаҗи Хәсәнов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Болгар ислам академиясенең теология кафедрасы мөдире Светлана Айдарова сәламләде. Казанның «Иске шәһәр» префектурасы башлыгы урынбасары Зилә Хөснетдинова Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе әһелләренә префектураның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Энгель Таһиров, Вәлиулла хәзрәт белән әңгәмәләрен искә төшереп, татарның килеп чыгышын, чишмә башын эзләүләрен бәян итте. «Татар тарихының чишмә башын һун заманнарыннан, Алтай, Саян тауларыннан эзләргә кирәк. Бу хәл безнең эрага кадәр өч меңенче гасырга туры килә. Әле Болгарга бик иртә. Бу тамырлар – әле дәлиле, чыганагы булган дата гына. Мөгаен, тамырларыбыз тагын да тирәнрәк китәдер. Бу – безнең Мадэ бабай. Һун цивилизациясе чин-кытайлар белән эш итә белгән. Татарның тамырын төрки каганатлар, Болгар белән генә чикләргә ярамый, – дип ул гореф-гадәтләребезне саклау, дәвам итү зарурлыгына тукталды. – Моң дигәннәре көй, җыр гына түгел. Һун бабаларыбыз Саян таулары түбәсенә менеп ялвара, дога кыла; Тәңрене алкышлап, бабаларыбызны искә төшерә торган булган. Һун бабаларыбыз моңның орлыгын шул Саян тауларында салып куя. Сабан туеның башы шунда башлана. Хәзер без Сабан туена бик ансат карыйбыз, аны бәйрәм дип кенә саныйбыз. Югыйсә, аның идеологиясе, эчтәлеге бик тирән. Без аны югалтканбыз. Рухи югалтуларыбыз бихисап. Хәзер шулшул көннәрдә билгеләнә дип, боерык чыгарып, Сабан туе үткәрәбез. Безнең бабайлар алай уйламаган, алай гамәл кылмаган».

– Вәлиулла хәзрәт Татарстан мөфтие урынбасары булып эшләгәндә, дини уку йортлары оештырганда да аның белән байтак кына аралашу насыйп булды. Ул вакытта мин Мәгарифне үстерү институтының тарих кафедрасы җитәкчесе булгач, еш кына мөфтият белән бергә эшләргә туры килде. Вәлиулла хәзрәт хәзерге заман мәгърифәтчесе иде, – дип Фәйзелхак Ислаев мәрхүм эшчәнлегенә зур бәя бирде. – Ул берничә газета-журнал нәшер итте, дини, тарихи, гыйльми китапларны күпләп бастырды. Бу вакытта дини әдәбиятка ихтыяҗ шулкадәр зур иде. Шунысы да бар: арзан бәягә һәм иң мөһиме – динне тарату өчен бастыра-сата иде. Аның эшчәнлегенең иң зур өлеше шул дип исәплим. Икенче мөһим момент: дин юлында шәһид китте. Фаҗигале үлеме белән динне саклауга өлеш керткән андый муллалар күп түгел. Бу яктан ул төп героем Батыршага охшаган. Батырша – дин өчен гомерен биргән каһарманыбыз. Вәлиулла хәзрәт тә – шундый кеше. Ел саен җәмәгатьчелекне җыеп, аны искә алганнары өчен Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе әһелләренә рәхмәт яусын!
ХӘТЕРНЕ ЯҢАРТЫП ТОРУ ЗАРУР
Галим, форсаттан файдаланып, Сембер губернасының Кәшә авылы тарихын язуын (хәзер Ульян өлкәсенең – Кәшә, русча Елховое Озеро авылы), шул китапта Мәрҗанинең сәркатибе булып эшләгән Камалетдин карый Кәшәви дигән шәхес турында зур гына белешмә бирүен бәян итте, ел азагында әлеге китапның дөнья күрәчәген җиткерде.
Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән конференциягә җыелучыларны Ильяс хәзрәт Җиһаншин сәламләде. «Бүген без дин кардәшебез, милләттәшебез булган Вәлиулла хәзрәт Якубны искә алабыз. Татар халкының мирасын саклауда аның нинди өлеше булды дисәгез, ул галим кеше иде. Мәшһүр галимнәребезне өйрәнде, онытылган исемнәрне тергезә иде. Кайдандыр ниндидер мәгълүмат тапса, моны тизрәк халыкка җиткерим дип, ашыга-ашыга эшли иде. Ул беркайчан да акча артыннан кумады, акча эшлим әле дип тырышмады, – дип Ильяс хәзрәт узган гасырның туксанынчы – ике меңенче елларын искә төшерде. – Дин төрле яктан килеп керде. Бездә төрле тарткалашулар башлангач, аның: «Ислам дине Пәйгамбәребезгә ничек иңгән булса, безнең җирлеккә шул килеш, бозылмыйча килеп кергән, традицияләребезгә тугры калыйк», – дип тәкрарлавы күңелемә уелып калды. Чынлап та, бериш гарәп илләрендә төрле реформаүзгәрешләр ясалса, бабаларыбыз XX гасырда да ислам динен әүвәл булганынча дәвам иткән».

Бер төркем дин әһелләре Казанның Самосырово бистәсендә урнашкан мөселман зиратында танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, «Апанай» мәчетенең элеккеге имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) кабере янына җыелып, дога кылды. /dumrt.ru фотосы.
Кызганыч, Ильяс хәзрәт сүзен кыска тотты. Югыйсә, конференциядә катнашучылар арасында Вәлиулла хәзрәтне иң яхшы белгән кеше ул иде. Госман хәзрәт Исхакый республика мөфтие булып торган дәвердә алар, берсе – урынбасар, икенчесе аппарат башлыгы вазифасында, шактый еллар мөфтиятнең күпчелек гамәлләреннән хәбәрдар булып, байтак оештыру эшләренә бергәләп алынды. – «Апанай» мәдрәсәсе, «Иман» мәркәзе Вәлиулла хәзрәт башлаган эшләрне бик күркәм дәвам итә. Аллаһка шөкер, ел да Вәлиулла хәзрәт каберен барып зиярәт кылабыз. Хәтер яңартып тору бик мөһим. Яңартып тормасаң, бөек шәхесләр дә онытыла, – дип Рәүф Хәсәнов якташын җылы хисләр белән искә алды. – Ул рус мәктәбендә укыса, рус мохитендә үссә дә матур итеп чыгыш ясарга өйрәнде. Аны без-якташлары – башкортстанлылар да нык хөрмәт итә. Мәчет-мәдрәсәләр салына башлагач, дини әдәбият эзләргә керештек. Ул вакыт – Вәлиулла хәзрәтнең яңа гына «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештырып җибәргән чагы. Без шунда килеп укый башладык. Гади генә газета кәгазенә басылган китапларны Вәлиулла хәзрәттән булдыра алган кадәр төяп алып китә идек. Ул, шушы китапларны нәшер итеп, Россия буенча меңнәрчә кешенең ислам диненә килүенә сәбәпче булды. Вәлиулла хәзрәт, иске татар телендә «Иман» газетасы чыгарып, гарәп алфавитын көнкүрмешебезгә кайтаруга да саллы өлеш кертте.
– Мин Вәлиулла хәзрәтне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашуга чакырган вакыттан бирле беләм. Еш күрешергә туры килмәсә дә, беренче очрашуда ук ул миндә һәр нәрсәгә үз мөнәсәбәте булган, киң фикерли торган кеше икән дигән яхшы тәэсир калдырган иде. Хәзрәт туган телебезне өйрәнүгә ихлас алынды һәм, без-галимнәр өчен иң мөһиме – милли әдәбиятыбызга игътибарын көчәйтте, – дип Хатыйп Миңнегулов аның рухи мирасыбызга сакчыл караганлыгына соклануын белдерде. – Ул үзе оештырган «Иман» нәшриятында берсе артыннан берсе кыйммәтле китаплар чыгарды. Чыгару гына түгел, аларны гавамга җиткерергә омтылды. Бу сыйфаты күңелемә аеруча хуш килде. Мин Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» әсәрен «Мирас» журналында бастырып килә идем. Ул аны аерым китап итеп бастырырга тәкъдим итте һәм тиз арада моны эшләде дә. Гаяз Исхакыйның «Ислам мәмләкәтләрендә» дигән әсәрен бастырып таратуы да зур эш булды. Тел, гаилә, дибез. Әмма гаиләдә татарча сөйләшеп кенә телне, милләтне саклап булмый. Ул балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тулы хокуклы булырга тиеш. Хәлләр болай дәвам итсә, ике буыннан соң телебез бетәчәк. Күп гасырлардан килгән рухи мирасыбызны буыннан буынга тапшырмасак, безне упкын көтә.
Новосибирск өлкәсенең Кышлау районындагы Усман авылында туып үскән, хәзерге вакытта Арча районының Курса авылында яшәүче, анда имам-хатыйб вазифасын башкаручы Якуб хәзрәт шактый тәфсилләп ерак Себер якларында ислам динен ничек саклап калулары, үзгәртеп кору сәясәте башлангач, Казаннан Себергә «Иман» нәшрияты чыгарган китапларны ташуы, Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып, Себердә туган телебезне һәм дин сабаклары укытуын бәян итте.
МИРАСЫ ЗУР, ТӨРЛЕ-ТӨРЛЕ
Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиевның чыгышы Вәлиулла Якуб мирасын тәфсилләп өйрәнүе белән истә калды. «Безнең китапханә – милләтебездәге күренекле шәхесләрнең – галимнәр, дин әһелләре, һәм, гомумән, мирасыбызга кагылышы булган кешеләрнең хезмәтләрен, кулъязмаларын үзендә саклаучы, туплаучы, күпмедер күләмдә үзе дә өйрәнүче милли мәдәният, мәгариф оешмасы ул. Шул исәптән күренекле шәхесебез Вәлиулла Якубның да өлеше кергән, аның каләменнән төшкән басма әсәрләр, хезмәтләр китапханә фондында саклана, – дип Ирек Һадиев үзләрендәге хезмәтләр буенча Вәлиулла хәзрәт хезмәтләрен барлау нәтиҗәләрен җиткерде. – Вәлиулла Якуб җитәкләгән вакытта «Иман» нәшрияты меңнән артык исемдәге китап нәшер иткән дип язалар, сөйлиләр. Хәзер бу китапларның күбесе каталогларга, компьютерларга кертелгән. Менә мин 693 исемдәге китап исемлеген бастырып алдым. Болар – 1991-2012 еллар аралыгында, аның фаҗигале үлеменә чаклы «Иман» нәшрияты тамгасы куеп чыгарылган китаплар. Бер мең дигән сүз дөрес булса, димәк, 300дән артык китап безнең китапханәгә килеп җитмәгән. Әйе, «Иман» нәшрияты 2012 елдан соң да эшли, китап чыгара тора. Без аларны фондта туплап, бикләп куймадык. Аларны укыйлар, студентлар курс һәм диплом эшләрендә файдалана. Бу китапларга ихтыяҗ бар. Вәлиулла Якуб вакытында чыккан 700ләп китапның 435 исемдәгесе – татар телендә, 258е – русча.
Ирек Һадиев аңлатуынча, алар, беренче чиратта, ислам диненә бәйле. Болар – һәфтиякләр, хәдисләр, догалар, ислам нигезләре, ислам йолалары, гарәп теле дәреслекләре, сүзлекләр. Тәҗвид, дин тарихы, пәйгамбәрләр тарихы, татар халкы тарихы, ислам фәлсәфәсе. Дини, әдәби, тарихи мирас китаплары. Шәхесләргә багышланган китаплар, календарьлар, шигъри әсәрләр, мөнәҗәтләр, әхлак тәрбиясенә, шәригать, фикһ мәсьәләләренә багышланганнары. Дини уку йортлары өчен укыту программалары, төрле-төрле белешмәлекләр, вәгазьләр. Бу китаплар, шөкер, бер генә нөсхәдә түгел, нигездә өч данәдә. Шуңа күрә бүгенге укучыларга да, киләчәк заман укучыларына да җитәчәк. Гәрчә аларның сыйфаты әллә ни яхшы түгел. Юка гына тышлыклы, газета кәгазендә. Табигый, китапларның үзкыйммәтен арзанайту өчен шулай эшләнгән. Дөрес, соңгы заманда чыкканнарының сыйфатлары бик әйбәт.
Фондта Вәлиулла хәзрәтнең үз кулы белән язган, аның авторлыгында чыккан 45 исемдәге китап саклана икән. Аларның төрлесе – калыны, юкасы бар. 20-30 битлек брошюралар да басылган. Шуларның 19 исемдәгесе татар телендә, 26сы – русча. Электрон картотекада вакытлы матбугатта басылган 16 мәкаләсе теркәлгән. Шуларның 6сы – татарча, 10ы – русча. Боларның 7се әңгәмәдән гыйбарәт. Калганнары – ислам динен куәтләү, мирасыбызны саклауга багышланган язмалар. «Вәлиулла хәзрәт Якупов турында истәлекләр» дигән китап бар. Мәрхүм эшчәнлегенә, истәлегенә багышланган егермеләп мәкалә дөнья күргән. Татар телендәгеләр азрак, күбесе – русча. Нигездә фаҗигале үлеменә бәйле. Якупов укуларына, юбилеена кагылышлы мәкаләләр байтак.
Конференция барышында «Иман» нәшриятының эшчәнлеге, дини мирасыбызның әһәмияте турында Болгар ислам академиясе магистрлары Радик Хамматов белән Илья Асанов чыгыш ясады.
Нияз хәзрәт, конференция эшчәнлеген йомгаклап, яңа гына табадан төшкән «Шәкертләр өчен әдәп-әхлак буенча дәреслек» дигән хезмәтне тәкъдим итте. «Апанай» онлайн мәдрәсәсендә нигездә Коръән өйрәтелә. Әхлак дәресләренә дә ихтыяҗ туды, шул дәресләрне укыту өчен махсус дәреслек әзерләнде, – дип, хәзрәт дәреслекнең эчтәлеге белән таныштырды. – Ул ике өлештән тора. Бу хезмәтне әзерләгәндә төрле галимнәрнең, әйтик, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек шәхесләрнең хезмәтләре файдаланылды. Ул саф татар әдәби телендә әзерләнде. Татарча китаплар җитәрлек түгел, рус телендә дини китаплар күп чыга, аларның күбесе бик сыйфатлы».
Сүз ахырында Вәлиулла Якуб мирасы җәһәтеннән бер мәсьәләне искәртми кала алмыйм. Әйе, Вәлиулла хәзрәтнең туган телебезгә мөнәсәбәте яхшы иде. Әмма аның автор буларак нәшер ителгәннәре, ни кызганыч, сөйләм телендә язылган, әдәби эшкәртелмәгән, мөхәррир кулы тимәгән, ягъни стиль чатаклыклары байтак. Бу аңлашыла да. Вәлиулла хәзрәт сүзен, фикерен әйтеп калырга ашыкты. Күрәбез: ашыгуы юкка булмаган. Ни кызганыч, сөйләм телендә бирелгән кайбер фикерләр аңлашылып җитми, хәтта кире мәгънә биргәннәре дә юк түгел. Бәлкем, ничек язса, шулай калсын, дип исәпләүчеләр дә бардыр. Әмма, минемчә, фикергә хилафлык килгән урыннарны төзәтеп, стилен «бераз тарап», бәлкем күп томлык итеп, кабат нәшер итү мәслихәт.
Вәлиулла хәзрәт Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1987 елда Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлап, инженер химик-технолог белгечлеге дипломын ала. Шул ук вакытта КДУның тарих факультетына читтән торып укырга керә. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. Вәлиулла хәзрәт Якупов Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист буларак билгеле. 1991 елдан «Иман» нәшриятын җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдә китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастырып чыгаруы белән таныла. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – «Иман», «Вера» газеталары, «Мусульманский мир», «Иман нуры» журналлары, еллык «Мөселман календаре»ның шеф-редакторы була. Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – вакыфлар рәисе итеп билгеләнә. 2012 елның 19 июлендә үзе яшәгән йортның подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала