(Мәсәл)– Өркетмә!Әйтәсен барыбер әйтерменБөркеткә, –Диде Колибри, –Шулай ярыймыни?Җыеп бирдек берүзенәбөтен данны,Тәхет иттердек аңарга кыя-тауны,Чөябез күкләргәҮрнәк итеп күпләргә.Кайда бездә ыскырум...
(Мәсәл)
– Өркетмә!
Әйтәсен барыбер әйтермен
Бөркеткә, –
Диде Колибри, –
Шулай ярыймыни?
Җыеп бирдек берүзенә
бөтен данны,
Тәхет иттердек аңарга кыя-тауны,
Чөябез күкләргә
Үрнәк итеп күпләргә.
Кайда бездә ыскырумнос?
Күпме шулай кычкырырбыз?
Подумаешь, нинди талант.
Бездә дә бар кайбер
талант, китсәң санап.
Бездә дә бар ике аяк, ике канат.
Аңарда, имеш, кәкре томшык бар.
Бездә юкмы томшыклар?
Без дә кошлар нәселеннән...
***
Мин шундый мораль чыгардым
мәсәлемнән:
Туфан шагыйрь!
Сибгат шагыйрь! – дибез дә...
Юк, иптәшләр,
исемлектә бар без дә.
(«Тынгысыз каләм», 1987)
– Өркетмә!
Әйтәсен барыбер әйтермен
Бөркеткә, –
Диде Колибри, –
Шулай ярыймыни?
Җыеп бирдек берүзенә
бөтен данны,
Тәхет иттердек аңарга кыя-тауны,
Чөябез күкләргә
Үрнәк итеп күпләргә.
Кайда бездә ыскырумнос?
Күпме шулай кычкырырбыз?
Подумаешь, нинди талант.
Бездә дә бар кайбер
талант, китсәң санап.
Бездә дә бар ике аяк, ике канат.
Аңарда, имеш, кәкре томшык бар.
Бездә юкмы томшыклар?
Без дә кошлар нәселеннән...
***
Мин шундый мораль чыгардым
мәсәлемнән:
Туфан шагыйрь!
Сибгат шагыйрь! – дибез дә...
Юк, иптәшләр,
исемлектә бар без дә.
(«Тынгысыз каләм», 1987)
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала