Уфада күренекле шагыйребез Гали Чокрыйның 200 еллыгына һәм татар төбәк тарихчылары алдында торган актуаль мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл уздырылды. Аны Башкортстандагы татар төбәк тарихчыларының Координация советы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, БРның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, «Ак Идел җире» төбәкчеләр җәмгыяте һәм Башкортстан татарлары конгрессының төбәкне өйрәнү комитеты, Казан, Уфа галимнәре оештырды.

Уфа шәһәрендә «Гали Чокрый һәм аның татар рухи мирасын формалаштырудагы роле» дигән темага үткәрелгән түгәрәк өстәл мәгърифәтче шагыйрьнең тууына 200 ел тулуга багышланды. /Булат Салихов фотолары
Фикер алышуда тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков, филология фәннәре докторы Илһам Гомәров, филология фәннәре докторы Раиф Әмиров, БР Татар төбәкчеләре җәмгыяте башкарма комитеты рәисе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Руслан Мәсәгутов, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Әминов, тарих фәннәре кандидаты Искәндәр Гайнуллин, композитор Алик Локманов, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин, төбәк тарихын өйрәнүче Булат Салихов, Венера Дәүләтова һ.б. катнашты. Түгәрәк өстәлне «Ак Идел җире» төбәкчеләр җәмгыяте рәисе Илфир Котдусов алып барды.
Дамир Исхаков. Без быелның октябрь-ноябрь айларында Казанда татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтае уздырырга җыенабыз. Моңарчы Башкортстан төбәкчеләре үз җыеннарын үткәрер дип уйлыйбыз. Әгәр шундый карар чыгарылса, Бөтендөнья татар конгрессы оештыру эшләрендә ярдәм итәчәк.
Гали Чокрый иҗаты буенча белгеч булмасам да, мин аның шәҗәрәсе турында шактый күп мәгълүмат бирә алам. Чокрыйга нисбәтле бу шәҗәрәне ул үзе төзедеме икән, әллә улы Гарифулламы дигән сорау бар. Соңгы дәвердә язылса да, анда тарихи хәтер сакланган. Шәҗәрәнең башы Кара Табын ыруына тоташа. Мәгълүм ки, Кара Табын ыруы берникадәр вакыт башкорт ыруы булып йөрде. Каратабыннар, аялы ыруы, сәлҗоготлар Себер ханлыгы егылганчы Уралның теге ягында да яшәгән, теге якка да, бу якка да йөргән. Себер ханлыгы егылгач, Төмән өязендәгеләр Себер татарлары булып калган, Уфа өязенә караганнарны «башкорт» дип язып куйганнар. Алар шулай «башкорт» сословиесенә кереп киткән. Кара Табын кабиләсе казахларда да бар. Чокрый шәҗәрәсенең башында Уйшын Майкы би дигән тарихи шәхес тора. Бу шәхес безнең «Дәфтәри Чыңгызнамә»дә дә бар. Ул – реаль, тарихи шәхес. Көнбатыш Монголия, Алтай зонасыннан чыккан, күчеп килгән төркиләр болар. Аксак Тимер һөҗүменнән соң монда – Болгар вилаятендә яшәгән халык төрле якка таралган.
Илһам Гомәров. Чокрыйның туган елы ике елга соңрак та булырга мөмкин. Моны ревизия кәгазьләренә таянып әйтәм. Анда 1828 ел дигән язу бар. Аның улы Гарифулла, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) яшенә җитте, дип язып калдырган. Шуңа карап белгечләр 1826 елда туган дигән нәтиҗәгә килгән. Гарифулла Чокрый әтисенең әсәрләрен күчереп яза, «Тәварихы Болгария» кебекләрен тәмамлап куя. Ул атасы турында «Күрдемдәге хәзрәт чишмәсе» дигән китап яза. Аны 1900 елда Казанда бастырып чыгара. Шул китапта әтисе турында бәйнә-бәйнә сөйли. «Күрдем авылы янындагы Хаҗи бакчасында зикер мәҗлесләре үткәрә иде», – ди. Гадәти көннәрдә кеше күп килмәсә дә, җомга, бәйрәм көннәрендә анда 150-200ләп кеше җыелган.
Чокрый иҗаты бик бай. Ул – Идел-Урал буе язучылары арасында иң күп язган каләм ияләренең берсе. Ике-өч битле һәм 300әр битле кулъязмаларын бергә җыеп санасаң, әсәрләре йөздән арта торгандыр. Шунысы мөһим: аларның барысында да диярлек татар руханилары, XIX йөзнең татар зыялылары, аларның кылган гамәлләре данлана, шулардан үрнәк алырга чакырыла.
Раиф Әмиров. Гали Чокрый, Коръәнгә ияреп, Коръән уку кагыйдәләре турында яза. Бу – шигырь, нәфис әдәбият өлгесе. Чокрый – тормыш-яшәү рәвеше, дөньяга карашы белән бүген дә өлге булырлык шәхес. Ул «Хаҗнамә» әсәрендә техник прогресс җимешләре, халык яшәеше, мәгърифәт тарату зарурлыгы турында яза. Нигә без аны мәгърифәтче дибез? Чөнки ул кешене табигать үзәгенә куя. Мондый әсәрләр әдәбиятка реалистик агым алып керә. Гали Чокрый язган телне мин татар теле дә, башкорт теле дә димәс идем. Ул – төрки тел. Аңарда бер үк дәрәҗәдә гарәп, фарсы теле дә бар.

Илфир Котдусов һәм Альфред Дәүләтшин.
Руслан Мәсәгутов. Биредә Гали Чокрыйның бабалары – Киековларның өстен катлаулардан, тарханнардан булуы әйтелде. Тарханлык нәрсәдән гыйбарәт булган, тарханнар «башкорт» сословиесенә ничек күчерелгән соң? Элекке күчмә дәүләтләрдә, монгол дәүләтләрендә сугышта күрсәткән батырлыклары өчен хакимиятләрдән һәртөрле өстенлекләр бирелүне тарханлык дип атаганнар. Тарханнарга шактый гына җир кишәрлеге бирелгән. Алар шунда яшәгән халыктан ясак җыйган. Шушы рәвешле тарханнардан феодаль катлау барлыкка килгән. Тора-бара аларның вәкаләтләре киңәйтелгән. Чөнки ханнар аларга гадәттә проблемалы биләмәләрен бирә торган булган.
Дамир Исхаков. Гали Чокрыйның кайбер язмаларында, «Без – урман башкортлары», дигән гыйбарә бар. Илһам Гомәровның әйтүенә караганда, бу гыйбарәне аның малае Гарифулла өстәгән булырга мөмкин. Дөрес, ул үзе «башкорт» сословиесендә яшәгән. Әмма аның бер әсәрендә дә «мин – башкорт» дип язган урын юк. Аның малае Гарифулла башка замандарак – милли хәрәкәтләр кузгалган, республикалар оеша башлаган вакытта яшәгән. Шуңа күрә бу хәлгә тыныч карарга, үзебезнең фәнни карашны белдереп торырга тиешбез.

Илһам Гомәров «Гали Чокрый иҗатында XIX гасыр татар зыялылары» темасына чыгыш ясады.
Эльмира СӘЛАХОВА. Төбәкчеләр төрле документлар – ревизия кәгазьләре, метрикә дәфтәрләре белән эш итә. Метрикә дәфтәрләре 1829-1830 елларда гамәлгә кертелеп, 1918 елда, ЗАГС органы барлыкка килгәч, гамәлдән чыгарыла. Әмма кайбер авылларда бу документлар 1930 елга кадәр алып барылган. Аларны уку өчен иске татар телен яхшы белергә кирәк. Метрикә дәфтәрләрендә нинди сословиеләр очрый соң? Әйтик, Минзәлә өязендә «башкорт», «типтәр» дигән сословие күп телгә алына. Билгеле, монда «башкорт» сүзе этноска бәйле түгел. Метрикә тутырганда сословиене күрсәтү мәҗбүр ителмәгән. Бары тик атасы дворян, мещан яки шәрәфле граждан булса гына сословие күрсәтелергә тиеш була. Авылларда бер үк исемле кешеләр күп булганда, буталмас өчен, муллаларга сословиене күрсәтергә туры килгән. Метрикә дәфтәрләре милек бүлгән чагында, туганлык бәйләнешләрен раслаганда кулланылган, чөнки ул – рәсми документ. Мәсәлән, Сарман районының бер авылында типтәрләр – аерым бер исемлек, башкортлар аерым исемлек белән бирелгән. Атасы – башкорт фәлән-фәлән, атасы – типтәр фәлән-фәлән, диелгән. Шуңа күрә бу нәрсәгә бик игътибарлы булырга кирәк. Кайберәүләр, аңлый торып, халыкның башын бутый. Нәкъ менә шул җәһәттән спекуляция бара. Метрикә дәфтәрләрендә һичкайчан милләт исемен күрсәтү зарурлыгы булмаган. Әйтик, зур шәһәрләрдә әтисе исеме янында, фәлән җирдән килде, дип язылган. Буталмас өчен кирәк булса да, тикшеренүчеләр өчен кешенең кайдан килеп төпләнүен ачыклау өчен бер чыганак бу.

Дамир Исхаков Кара Табын ыруы шәҗәрәсенең борынгы өлеше турында сөйләде.
Сословие дигәннән. Кайбер кеше янында «христиан» дип язылган. Рус яки башка дин кешесен аңлатмый бу. Бердән, «христиан» белән «крестиән» бер тамырдан. Икенчедән, мулланың рус теле дә чамалы булырга мөмкин.
Әйтик, Тәтеш өязендә «падишаһ коллары» дигән гыйбарәгә тап булдым. Бу тәгъбир «дәүләт крестиәннәре» дигәнне аңлаткан.
Метрикә кенәгәләрендә халыкның күчешен, миграциясен чамаларга, кай тарафтан килен алганнарын күрергә була.
Элек хәзерге шикелле киленне теләсә кайдан алып кайтмаганнар. Берничә авылның аралаша торган үз даирәсе, үз мохите булган. Менә шулай тарихи туганлык җепләре сакланып калган, дәвам иткән.
Хәзер метрикә дәфтәрләрен цифрлаштырып, автоматик рәвештә шәҗәрә төзү башланды. Мин бу эшкә бераз шикләнеп карыйм. Чөнки бездә исемнәрнең язылышы төрле булырга мөмкин. Машина моны «аңлап» җиткерә алмый. Шул сәбәпле шәҗәрә ясаганда кечкенә генә шик уянса да йөз мәртәбә тикшерегез. Муллаларның да төрлесе – яше, карты булган. Аларның да мәгълүматны бутап җибәрүләре ихтимал. Кайвакыт туу һәм үлем турындагы белешмә документта да ялгышлыклар булуы бар. Аларны кабер ташлары белән чагыштырырга мөмкин.

Чарага Тәтешле районыннан Гали Чокрыйның якташлары да килгән иде. Түгәрәк өстәлдә яңгыраган тәкъдимнәр йомгаклау резолюциясенә кертелде.
Дамир Исхаков. Себер татарларыннан берничә кеше, «безнең борынгы заманнан килгән үз телебез бар», дип аерым әлифба ясауга алынды. Шул ук вакытта себер татарларына караган метрикә дәфтәрләрен өйрәнгән галимнәр, анда барча мулла да татар әдәби телендә язган дигән нәтиҗәгә килгән. Кайберәүләр фәлән авыл халкын «башкорт» дип расларга тырыша. Ул авылларның метрикә кенәгәләрен карау муллаларының нинди телдә язганын белү өчен җитә.
Илнар Грифуллин. Менә монда Әлфәт Закирҗанов, Алик Локманов Чокрый нәселеннән чыккан атаклы шагыйребез Әнгам Атнабаев иҗаты турында бик күркәм чыгыш ясады. Әйе, Әнгам Атнабаев бер мәкаләсендә, мин – Гали Чокрый нәселеннән чыккан кеше, дип яза. Әнгам абыйның кайсы милләттән булуы турында сүз кузгалса, аның 1990 елларда матбугатта чыккан мәкаләләрен укып карау җитә. Соңгы вакытта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Башкортстан татарлары тарихын яктырткан шактый хезмәт бастырып чыгарды. Биредә ТФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) галимнәре дә утыра. Башкорт галимнәре Башкортстанның төньяк-көнбатыш татарлары телен башкорт теленең бер диалекты дип расларга маташканда, алар бу имеш-мимешләргә дәлилле итеп җавап бирергә тиеш. Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты гомумән Башкортстан белән шөгыльләнми. Татар энциклопедиясе институты Татарстан районнарын өйрәнгәнче, беренче чиратта, Башкортстандагы татар районнары энциклопедиясен язарга тиеш. Татар-башкортлар яшәгән районнар турында да кирәк андый хезмәтләр. Әнә 60 ел элек Учалы районында 15 татар авылы бар иде. Бүгенге көндә бер генә татар авылы калды. Анда яшәгән халык үзенең татар икәнлеген онытты ахры.
Венера Дәүләтова. Бездә мәшһүр татар шәхесләре, әйтик, сугыш каһарманнары бик күп. Татар энциклопедиясе институты Башкортстандагы тарих, дин, мәдәният, мәгариф, фән, техника өлкәсендә күп хезмәтләр куйган, сугышларда зур батырлыклар күрсәткән татар шәхесләре турындагы мәгълүматны туплаган энциклопедия чыгарсын иде.
Булат Салихов. Безгә еш кына Дамир Исхаковтан, «Башкортстанның төньяк-көнбатышында икеләтә тиңдәшлек яшәп килә», дигән сүзләр ишетергә туры килә. Мөгаен, икеләтә тиңдәшлек кичерүче – татар да, башкорт та булып йөрүче гаиләләр бардыр. Әмма андыйлар бик сирәк. Менә Благовар районы буенча әйтәм. Анда бүген башкортлар санын 51 процентка җиткерделәр. Безнең Благовар районында бер генә башкорт авылы да юк. Кайдан алалардыр ул икеләтә тиңдәшлекне? Әгәр бер җанисәптә кеше – татар, икенчесендә башкорт булып күренә икән, ул икеләтә тиңдәшлекне аңлатмый, хакимият башында кемнәр утырганын гына аңлата. Мондый күренеш – җанисәп нәтиҗәләрен бозып күрсәтү нәтиҗәсе генә. Шакиров хакимият кәнәфиендә утырганда башкорт саны нык артты, Хәбибуллин килгәч – төште. Рәхимов килгәч, тагын арттырдылар, Хәмитов килгәч, тагын кимеде. Өстәгеләр басым ясамаса, халык шундук үз исеменә кайта. Без үзебезнең Благовар татарлары төркемендә, социаль челтәрдә альтернатив җанисәп үткәрдек. Бездә башкортлар саны 5 процент кына калды. Безнең авыл советында бер башкорт гаиләсе бар иде. Хәзер ун авылның тугызын башкорт авылы дип күрсәтәләр.
Илфир Котдусов. Менә монда шактый тәкъдим-теләк җыелды. Аларны карар проектына кертәбез, редакцияләп эшләп бетерербез. Мин боларның иң җитдиләрен генә исегезгә төшереп китәм. Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре, башка республика-өлкәләрдә яшәүче татар төбәкчеләре белән берлектә Башкортстан татарлары тарихы, теле, дине, мәдәнияте буенча даими рәвештә түгәрәк өстәл, гыйльми-гамәли конференцияләр үткәрергә; Башкортстан татарлары теле, һәм, тәгаен алганда, Урал буеның көнбатыш өлеше татарлары теле турында аерым, махсус фәнни-популяр хезмәт язарга, Башкортстан татарларының язма мирасын, тарихи-археологик һәйкәлләрен өйрәнергә кирәк. Май-июнь айларында, башка татар төбәкчеләре белән бергәләп, татар төбәкчеләренең Казанда уздырылачак корылтаен каршылап, төбәкчеләр конференциясе уздырырбыз, анда корылтайга делегатлар сайларбыз шәт.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала