Түгәрәк өстәл Уку өчен 5 минут

Милли рух сагындагы хәтер

Татар төбәк тарихын ничек язарга, төбәк тарихын язучылар эшчәнлеген ничек оештырырга кебек сорауларны уртага салып фикер алышу максатында, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы редакцияләре, төбәкчелек хәрәкәте җанатарларын җыеп, сөйләшү үткәрде.

 

Рамил Гали фотолары

 

 

«Хөрмәтле дуслар, галимнәр! Кәгазь-каләм тотып, архивларда казынган кешеләрнең барысын да мин галим дип исәплим. Туган авыллары, туып-үскән төбәкләре тарихын өйрәнүче, төбәкче дип йөртелүче тынгысыз кешеләр бар. Соңгы арада «төбәкчеләр корылтае үткәрергә иде, бу чара-вакыйга төбәкчеләр эшчәнлеген оештыруга саллы бер этәргеч булыр иде», дигән сүзләр еш ишетелә башлады. Мондагы фикер-тәкъдимнәр андый чараларны оештыра торган җаваплы кешеләр, укучыларыбыз колагына да барып ирешер, шәт», – дип башлады сөйләшүне «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

 

Утырышта «Туган җир» журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институтының бүлек мөдире, тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты башлыгы, тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин, төбәк тарихчылары Фәргать Әхмәтшин, Вячеслав Данилов, Наҗия Гыймадиева, Мөдәррис Сафин, шулай ук төбәк тарихчылары – эшкуар Мөдәррис Шиһабетдинов (Эстәрлетамак) һәм Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге зыялылар клубы җитәкчесе Нәфисә Акчурина (Уфа) катнашты.

 

Дамир Исхаков. Төбәкчелек хәрәкәте ул – туган авылы тарихын язып бастырып чыгаручылар гына түгел. Аларның һәрберсе – шәхес. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәте оешуның сәбәпләре дә бар. 2015 елда Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең беренче корылтаеннан соң 10 ел вакыт үтте. Нәрсәгә ирештек, нәрсәгә ирешә алмадык, дип кайбер нәтиҗәләрне ясарга була. Төбәкчелек хәрәкәте фәкать демократик җәмгыятьтә генә яши ала диләр. Бу хәрәкәт татарда XIX гасыр ахыры – XX башында бераз булып алган. Ул, нигездә, галимнәр эшчәнлегенә бәйле. Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин дә күпмедер дәрәҗәдә төбәкче булган. Сталинизм көчәйгәннән соң бу эш туктала. Узган гасырның 80 нче елларында төбәкчелек хәрәкәте кабат калкып чыкты. Тарих институтының Этнологик мониторинг үзәгендә эшләгәндә миңа авыл тарихын язучылар мөрәҗәгать итә башлады. Тарих институты җитәкчелеге белән сөйләшеп, уртак проблемалар күп, һәркемгә аерым-аерым аңлатып булмый, җыелырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килеп, төбәкчеләр корылтае җыярга булдык. Гомумән, күп томлы татар авыллары тарихын язарга кирәк дигән план туды. Чынлыкта, авыллар тарихы гына түгел, шәһәрләрдәге татар мәхәлләләре тарихын да язарга кирәк. Шушы эшкә алынгач, ут күршеләребез башкортлар, мондый эшкә рәсми органнарын җәлеп итеп, 15 кешедән торган тикшеренү үзәге корып куйды. Безнең Этнологик мониторинг үзәгендә ике кеше иде. Рөстәм Миңнеханов Тарих институтын күрергә килгәч, безгә ун штат берәмлеге бирде. Тик аларның күпчелеге башка бүлекләргә җибәрелде. Бездә дүрт штат берәмлеге калды. Әмма аны, бераз эшләткәннән соң, ябып куйдылар. Татарларның үсеш стратегиясен эшләү максаты куелган иде. Аны эшләгәндә авылларыбыздагы вәзгыятьне дә тасвирлау таләп ителә. Татарның XX йөз тарихы, гомумән, юньләп язылмаган. Аны документаль нигездә генә тасвирлап та булмый. Безнең хәзерге шәхесләр барысы да – XX гасыр продукты. Ни кызганыч: продукт бик үк сыйфатлы булып чыкмады. Обком кушып үткәрттергән бер социологик тикшеренү нәтиҗәсе истә калган: Татар иҗтимагый үзәген татарның 11 проценты яклый. Күрәсез: 11 процент революция ясады. Әмма соңрак теге 89 процент 11 процентны «йотты». Төбәкчелек хәрәкәте XX йөздә безгә нәрсә булганлыгын аңлау өчен дә кирәк. Бирегә без Тарих институты җитәкчеләрен дә чакырган идек. Аларның монда килмәве – академик даирәләр белән төбәкчеләрнең үзара якыная алмавы турында сөйли. Күп томлы татар авыллары тарихын язып чыгу өчен һәвәскәр тарихчылар белән академик тарихчыларның бергә эшләве кирәк. Тарих институтында һәм башка институтта эшләгән тарихчылар беркайчан да 4 меңнән артык татар авылының тарихын язып чыга алмый.

 

Төбәкчеләрне туплау, беркадәр академик белем сеңдерү өчен дә оештырган идек без Татар төбәкчеләре җәмгыятен. Бу механизм фәкать төбәкчеләр хәрәкәтенең матбугат чарасы – «Туган җир» журналын нәшер итүгә генә кайтып калды. Безнең бит Мәскәүдәге кебек Русское историческое общество сыман оешмабыз юк. Якын араларда була да алмас. Академик галимнәр белән бергә эшли алсак, бу юнәлешне кертеп булыр иде. Алга таба ничек яшәргә, нинди мәсьәләләр чишәргә? 4 меңнән артык татар авылы тарихын язу план-программадан төшеп калды. Башкорт күршеләр исә үзләренең ыру һәм авыллар тарихын язып бастырды. Ыру тарихлары эчендә авыл тарихлары да бар. Күп кенә абзыйлар әлеге китапларны укый да, аннан «башкорт» дип язылган бабаларын таба да, аның чынбарлыкта сословиене аңлатканын уйлап тормыйча, без башкорт булганбыз икән дигән фикергә килә. Әлеге гамәлгә, билгеле, Тарих институты җавап бирергә тырыша. Хәзер Көнбатыш Урал буе татарлары тарихының икенче томы чыгарга тиеш: бу – Казан ханлыгы җимерелгәннән соңгы чор.

 

Безнең иң зәгыйфь урын – милли аңның торышы. Беләсез: татар ата-аналарының күпчелеге балаларын татарча укытуга бирми. Әгәр ата-аналар үз халкының тарихын белсә, аларның милли үзаңы югарырак булыр иде. Җитәкчелек моның бик әһәмиятле нәрсә икәнен аңласын иде. Бу бит – Татарстан Фәннәр академиясе алдында куела торган фундаменталь бурыч. Нигә мин төбәкчеләр корылтаен җыю зарур дип тәкрарлыйм? Корылтай җыелса, бу эшкә тотынырга кирәклеген югарыдагыларга, бәлкем, аңлатып булыр иде. Сәяси җитәкчеләребез дә ишетер, ниндидер алга китеш булыр.

 

Рафаэль Шәйдуллин. Заманында без 4200 татар авылын санаган идек. Хәзер алар азрактыр. Болай да юкка чыккан бик күп татар авыллары бар, чөнки колхозлар таралгач, байтагында яшәү өчен шартлар калмады. Әлбәттә, без үзебезнең татар авыллары тарихын язарга тиешбез. Моны эшли алмасак, татар халкының тарихын югалтачакбыз.

 

Без энциклопедия чыгардык. Ул алты томда 16 мең кеше генә. Югыйсә, татарлар арасында күренекле кешеләр бик күп. Әгәр төбәкчелек хәрәкәте яхшы оештырылган булса, бик күп нәрсәне ачыкларга ярдәм итәр, энциклопедиядәге шәхесләрнең исемлеге дә шактый арткан булыр иде.

 

Чыннан да, төбәкчелек хәрәкәте таркаурак. Берничә оешма бар, алар арасында каршылыклар килеп чыга. Мондый хәл мәдәниятебез, тарихыбызны өйрәнү һәм яктыртуда проблема тудыра. Әгәр башкалада бер яхшы оешма булса, төбәкләрдә аның филиаллары оешса, эш яхшы китәр иде. Ләкин һаман таркаулык хөкем сөрә. Башкортстанда бу мәсьәлә аеруча җитди тора. Анда хәзер күп кенә татар авылы башкорт авылы булып санала башлады. Җан исәбе алганда, татар телендә сөйләшәме, башкортчамы икәненә карап тормыйча, кешенең милләтен «башкорт» дип язып куялар. Нишли аласың? Алар татарлар һәм башка халыклар исәбенә зур башкорт милләте булдыру сәясәтен алып бара. Бездә үзебезнеке – татар халкын саклап калу сәясәте булырга тиеш. Язучы Гаяз Исхакый заманында татарның 200 елдан юкка чыгуын фаразлаган, аның 100 елы үтте инде. Эш шуңа бара. Чынлап та корылтай җыярга, көнүзәк мәсьәләләрне аның көн тәртибенә куярга кирәк. Башкача булмый.

 

Фәйзелхак Ислаев. Үзешчән тарихчылар – йөрәге белән авылны, туган җирен ярата торган кешеләр. Әлбәттә, иң кыены – чыгымнарны капларга акча табу. Икенче авыр мәсьәлә – язу. Өченчесе – сине тәнкыйтьли башлагач, моңа каршы тору. Чөнки ахырдан әзер хезмәттән риза булмаучылар табыла, тегесе-монысы юк, нишләп миннән сорамадың, дип аптырата башлыйлар. Туксан мәртәбә сорап баргач та, бернинди мәгълүмат бирмәгән кеше шулай дәгъва белдерә әле. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты канаты астында эше җайга салынган ике үзәк бар. Берсе – Дамир Исхаков җитәкчелегендәге «Туган җир» журналының редакциясе. Икенчесе – конгрессның Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы Альберт Борһанов җитәкләгән Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте». Төбәкчелек хәрәкәтен җанландырып җибәрү өчен корылтай җыелса, әлбәттә, яхшы булыр.

 

Дамир Исхаков дөрес әйтте. Безнең җиде томлык зур тарихыбыз бар. Тик кем укый аны? Икенчедән, анда татар тарихы өлеше бик аз. Авторлары төрле һәм шунысы бар: татар күзлегеннән эшләнгән тарих түгел ул. Бигрәк тә беренче томда татар тарихы күренми. Ул гына да түгел. Менә Тарих институты чыгара торган китап Көнбатыш Урал буе татарлары тарихына багышлана диелгән. География дөрес куелмаган. Уралның теге ягында да татар бар. Уралның бөтен җирендә татар. Нигә бу якны гына карарга? Болай өлешләп карау дөрес түгел. Карарга да мөмкин. Тик аның яза ала торган кешесе бармы соң? Аны Чиләбедәге бер Гаяз Сәмигуллов кына яза алмый. Бу – зур хезмәт. Менә ясак түләү дигән кечкенә генә бер мәсьәләне аласың. Җавабы юк. Әйтик, XVII гасырда ул бер төрле. Тора-бара үзгәргән. Ничек үзгәргән – җавабы юк. Әйтик, безнең Пермь җирендә ул бөтенләй икенче төрле түләнгән һәм ул тора-бара үзгәргән. Ул тире белән түләнгән, халыктан шактый кыйммәт ясак алынган. Әлбәттә, бу – галимнәр эше. Шуңа күрә мин академик галимнәр авыл тарихы язу белән чуалырга тиеш түгел дип уйлыйм. Алар татар тарихының фундаменталь проблемалары турында монографияләр язарга тиеш. Шулай эшләгәндә генә без үз тарихыбызның төрле өлешләрен күз алдыбызга китерә алабыз. Миңа калса, академик институтлар авыл тарихы язып вакланмаска тиеш. Ул – төбәкчеләр эше.

 

 

 

Илнар Гарифуллин. Төбәкне өйрәнүчеләр хәзерге вакытта бик зур эш башкара. Туган телебезне саклауга килгәндә, тора-бара чынлап та татар телен белүчеләр Татарстан белән Башкортстанда гына калырга мөмкин. Әгәр төбәкчеләр берләшсә, телебез, милләтебезне саклап калуга саллы өлеш кертеп булыр иде.

 

Корылтай җыюга килгәндә, бик вакытлы булыр иде ул. Корылтайда тәгаен мәсьәләләр күтәреп, хакимияттән ниндидер программа кабул итүне сорарга мөмкин.

 

Икенче момент. Төбәкчеләргә аралашу-күрешү дә мөһим. Онлайн хәбәрләшеп тору гына җитми, вакыт-вакыт очрашып, күзгә-күз карап сөйләшергә дә кирәк.

 

Өченчедән, корылтайны планга кертәләрме-юкмы билгесез. Инде без биредә җыелганбыз икән, имзалар куеп, киләсе елда төбәкчеләр корылтаен уздыруның зарурлыгын белдереп, бер коллектив булып, ачык хат рәвешендәме, югарыдагыларга мөрәҗәгать итик.

 

Ләбиб Лерон. Чынлап та, түгәрәк өстәлдә җыелып сөйләшүнең бер нәтиҗәсе булырга тиеш. Башкортлар бушлай тараткан ырулар тарихы томнарының тискәре йогынтысы сизелә. Әйтик, безнең Актаныш якларында, шул китаплар белән танышып чыккан кайбер агайлар, «без дөрестән дә башкортлар икән», дип утыра. Безнекеләр акчаны артык кысып тоткач, бик үк мөһим нәрсә дип санамагач, Татарстан районнарында да менә шундый хәлгә тап булабыз. Гомумән, татарның үзаңы бик түбән дәрәҗәдә әле. Вакытында әлеге хәлгә киртә куймасак, аның нәтиҗәсе шактый начар булачак, тәгаен алганда, җанисәп алганда татар саны тагын да кимиячәк. Димәк, беренчедән, төбәкчеләр корылтае җыярга кирәк. Анда хәл итәсе төп мәсьәләләрне кабыргасы белән куеп, югарыдагыларның да игътибарына җиткерергә иде. Икенчедән, галимнәрнең дә актив эшләве зарур. Мин Фәйзелхак абый шикелле галимнәрне төбәкчеләрдән аерып кую ягында түгел. Алар, гыйлемлерәк, әзерлеклерәк булу сәбәпле, төбәкчеләрнең остазлары булсын.

 

 

 

Фәргать Әхмәтшин. Мин Казан ханлыгының бик әһәмиятле, стратегик урынында – Кама белән Идел елгалары тоташкан төштә – Япанчы авылында туганмын. Аның Япанчы би авылы икәне 100 процентка расланган. Мин моны үзем чыгарган китапларда да күрсәттем. Табай, Ханкирмән шулай ук борынгы авыллардан булган. Безнең якта әле Мансур авылы да бар иде. Сусаклагыч төзегәндә, су астында калды. Казан ханлыгының дин башлыгы сәид Мансур авылы булган ул. 1557 елда Казан егылгач, Мансур, Ханкирмән авыллары янында бәрелешләр дәвам иткән әле. Анда патша гаскәрләренә каршы торучыларның башлыгы хатын-кыз була. Бу хакта мин өченче китабымда язып чыктым. Мин, бу тирәләрдә каты бәрелешләр булган, бабаларыбызның каны коелган, халык моны белергә тиеш, бу җирләрдә истәлек билгесе куелырга тиеш дип, 15 ел инде тырышып йөрим. Тик, ни кызганыч, һаман теләгемә ирешә алмыйм. Югыйсә, бу китапларны бөек тарихыбызны халыкка белгертик, дип яздым. Кая, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдем – нәтиҗәсе күренми. Мин республика органнарына мөрәҗәгать итәм, хатларымны үзебезнең районга юллыйлар. Әйтерсең лә, мин анда булмаган. Мәрҗани исемендәге Тарих институтына эшкә йөргән шикелле йөрдем. Бердәнбер ярдәм кулы сузарга теләүче, тынычландырып торучы «Туган җир» журналы редакциясе булды. Дөрес, Табай авылын өйрәнү, ДНК анализлары алу, аларны уку буенча Тарих институты хезмәткәре Олег Владимиров булышты. Бүтән бер җирдән булышучы юк. Әйтерсең, мин һич кирәкмәгән бер эш белән шөгыльләнәм. Ханкирмән авылы урыны – Казан ханлыгыннан калган иң зур курган, торулык җир ул. Анда сәидләр яшәгән, тугыз кабер бар. Кол Шәрифнең әтисе шунда җирләнгән булуы ихтимал. Ислам диненең бер изге җире дип анда әллә кайлардан киләләр. «Кара» археологлар казымасын өчен, без бу төшне саклаулык дип игълан итәргә тиеш. Бөек тарихыбызны күрсәтсәк, язып куйсак, «кара» археологлар килеп казыныр дип куркабызмыни?! «Атабай дугасы» дигән җир бар. Хәзерге вакытта ул урын Ульяновск өлкәсенә карый. Бер эшкуар ул төшне Болгар җиренә охшатып корылмалар төзи башлады. Мин бу хакта, җитәкчеләребез укымас микән дип, «Мәдәни җомга» газетасында, «Безнең мирас» журналында берничә тапкыр язып чыктым. Бернинди реакция юк. Хыялым – Япанча бигә, Табай бигә үзебезнең авылда стела куйдырту. Моңа культура институты үзенчә рөхсәт бирде-бирүен. Тик аны ясатырга акчам юк. Әле моңа башка институтларның да ризалыгы кирәк.

 

 

 

Ләбиб Лерон. Максудилар авылында (бөек шәхесләребезнең туган җире бу) шул хакта истәлек билгесе куйдыртырга иде, дип мин дә 3-4 ел йөрим инде. Тик һаман бу эшнең очы-кырые күренми. Тәтештә Исхак Казаковка истәлек тактасы куйдырмакчы идем. Хәзер ул укыткан һәм җитәкчелек иткән мәктәпнең 120 ел элек куелган тәрәзә йөзлекләрен дә сүтеп алганнар. Анда истәлек тактасы кую мәсьәләсе бик озакка сузылды. Бу эшне озакка сузмыйча гына кем хәл итә ала икән? Бәлкем Татарстан Рәисе каршында мондый эшкә җаваплы өч кешелекме, җиде кешелекме комиссия яки шура булдырырга кирәктер? Аңа шундый вәкаләт бирелсә, без турыдан-туры район башлыгына, Татарстан җитәкчеләренә язып тормыйча, шунда гына мөрәҗәгать итәр идек. Корылтай җыелса, бу мәсьәләне кабыргасы белән куеп булыр иде. Милләтне саклау өчен менә шундый хәл итүче орган кирәк. Мөрәҗәгать-хатларны болай бер-береңә аткару, бу мөһим эшне фәлән елларга сузып йөрү – һич тә егетлек түгел. Комиссия җыелып, «отказать» дип мөһер сугып кына да утырырга мөмкин, билгеле. Әмма болай яшәп булмый ич. Әнә башкортлар милләтне саклап калу өчен ырулар уйлап чыгара. Бәлкем безгә дә бу ысулны кулланыргадыр?! Безнең Мөслим, Актаныш ягындагы халыкка бабаларыбызның башкорт булмавын, XVII-XVIII гасырларда бу атама-төшенчәнең сословиене генә белдергәнен ничек тә аңлатырга кирәк. Гали Чокрый, Әнгам Атнабаев, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдиновларның бер нәселдән булуы билгеле бит. Аларны һаман башкорт ясамакчы булалар. Гали Чокрыйның бабалары Мөслим ягыннан булуы да сер түгел. Ничек кенә әйләндерсәң дә, аларның татар икәнлеге күренеп тора.

 

Фәйзелхак Ислаев. Ләбиб дустым, синең бу сорауларыңа нәкъ менә төбәкчеләр җавап бирә. Авыл тарихын язгач, татарның ничек башкортка әйләндерелгәне һәм кабат татарга әйләнеп кайтканы күренеп тора.

 

Вячеслав Данилов. Чынлап та, Татарстан Рәисе каршында ниндидер бер комиссия булдыру зарур. Татар телен саклау буенча комиссия бар ич. Шундый ук комиссия кирәк. Тик комиссия рәисе ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шикелле вәкаләтле кеше булсын иде. Кайбыч районында, туган авылымда татар керәшеннәре музее төзегәндә мин андый каршылыкларны артыгы белән күрдем. Хәтта миңа карата җинаять эше ачарга йөрделәр. Бирешмәскә кирәк. Эшне башлап, иң элек татар халкына үзенең татар икәнлеген төшендерергә кирәк. Шуңа күрә дә Татарстан Рәисе каршында махсус комиссия булдырып, аңа күзәтчелек итү һәм, гомумән, хәл итү вәкаләте бирелсә, бик күркәм эш булыр иде. Дамир Исхаков белән Фәйзелхак Ислаевка бик зур рәхмәт: алар миңа юнәлеш бирде, методик ярдәм күрсәтте. Безнең эшне халык та хуплый. Тик менә кайчагында бер нәрсәгә килеп төртеләсең дә аптырап каласың.

 

Наҗия Гыймадиева. Мин озак еллар үз авылымда укыттым. Заманында безнең мәктәп Лаеш районында бердәнбер татар мәктәбе булган. Бер гасырга якын эшләп килгән. Татар Сараланы авылы бу. Безнең мәктәптән яхшы билгеле кешеләр үсеп чыкты. Профессорларыбыз да бар. Берзаман авылдашларым, мәктәп тарихын язасы иде, дип мөрәҗәгать итте. Авыл халкыннан сорашып, мәктәп тарихын барладым. Бу китап авыл халкына бик ошады. Фотоларын, истәлекләрен дә китерделәр. Шуннан соң мин авылыбызның кыскача тарихын язарга булдым. Чынлап та, халык үз тарихын белергә тели. Берзаман районнан күрсәтмә алынды: авылларда музейлар төзергә кирәк. Шуннан соң кешеләр әллә нинди иске әйберләр китерде. Авыл советының бер бүлмәсе тулды. Менә шуларны барлап, өйрәнеп язарлык кеше юк. Беркемнең дә алынасы килми. Бу эшкә беркем дә акча түләми. Ул әйберләр ятачак-ятачак та, берзаман аларны чыгарып атачаклар инде. Күп кенә авылларда шундый хәлләр булды. Авылларда музей ясарга кирәк дип уйлыйлар икән, моңа акча бүлеп бирергә кирәк дип тәкъдим итәм.

 

Мөдәррис Шиһабетдинов. Бер проблеманы гына әйтеп китәм. Безнең Башкортстанда 2014-2021 елларда «Башкорт ырулары тарихы» дигән 53 томлык хезмәт бастырылып чыгарылды. Болар бөтенесе – 121 мең 600 китап. Шуның 13 томын Татарстанда бушка тараттылар. Бердән, 2006 елны Мортаза Рәхимов авылларда шәҗәрә бәйрәмнәре уздыру турында фәрман чыгарды. Район җитәкчеләренә кушылды дип белегез. Бу эш соңгы вакытта гына тукталды. Хәзер акча җитми диләр. Шуннан соң безнең татарлар, чувашлар авыл тарихы темасына ныклап алынып китаплар чыгара башлады. Мин үзем дә бу эшкә керешеп киттем. 42 китап чыгардык. Татарга гына түгел, чуваш, башкортка да ярдәм иттек. Русларга да булышырга туры килде. Алар да кызыксына. Менә бу 53 томлык хезмәт Уфа архивында булган 1795 елдагы ревизия сказкаларыннан (халык саны алу) гына башлана. Мәскәү, Ленинград архивлары читтә калган. Андагы документларны уку өчен белгечләр кирәк. Аны әзерлексез, гади генә кеше укый алмый. Андагы төрле почеркларны, ягъни кулдан язуларны укырга ясалма фәһемнең дә көче җитми. Ул гади, хәзерге язмаларны гына укырга сәләтле. Дөресен генә әйткәндә, әлеге 53 томлык – татарга каршы язылган хезмәт. Бу китаплардан шундый мәгънә чыга: Башкортстанда татар юк яки татар телендә сөйләшә торган башкорт кына яши. Республиканы Мортаза Рәхимов җитәкләгән заманда Башкотстанның тарихи мирасын өйрәнү үзәге төзелде. Аңа Хөкүмәттән финанаслар бүлеп бирелде. Әлеге томнарны шул үзәк хезмәткәрләре язды. Нишләп Татарстанда шундый үзәк – Татарстанның яки татар авылларының тарихи мирасын өйрәнү үзәге төзеп булмый?! Миңа калса, корылтай җыелгач, Россиядәге татар авылларының тарихи мирасын өйрәнү үзәге булдыруны төп мәсьәлә итеп куярга кирәк. Татарның күренекле уллары исемнәрен, тарихи урыннарны киң катлау халыкка таныту максатында Татарстан Рәисе каршында комиссия оештыру башлангычын да хуплыйм.

 

Нәфисә Акчурина. Төбәкчеләр мәҗлесендә беренче генә катнашуым түгел. Һәр идеянең ябык циклы булырга тиеш, дип әйтәләр. Сез сөйләгән нәрсәләр – барысы да идея. Аны кем, нинди методика, нинди акчага тормышка ашырырга тиеш? Татар стратегиясе нигә тормышка ашмады. Аны хәзер берәү дә белми, күрми, ишетми. Чөнки анда менә шушы циклның өч өлеше турында бер сүз дә юк. Кемдер нәрсәдер эшләргә тиеш, билгеле. Төбәкчеләрнең эш-гамәлләрен халыкка аңлатырга кирәк. Без уйлаштык та Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге зыялылар клубы оештырырга булдык. Клуб 8 ел эшли. Без сиксәннән артык лекция, очрашу, сәяхәт, конференция үткәрдек. Халык йөри. Хәтта кайбер очрашуларга килгән халык залга сыймый. «Идегәй» дастанын укып тикшерүгә җиде мәртәбә халык җыелды. Башкортстандагы татар төбәкчеләре шул кадәр көчле, гыйлемле. Без 6 ел элек үзебезнең клуб әһелләре белән генерал Шәйморатовның туган авылы Биштәкәгә сәяхәткә бардык. Ул вакытта Биштәкәгә Башкортстанның көньяк районнарыннан башкорт гаиләләрен күчерә башлаганнар иде. Анда бер генә татар оешмасы да бер генә экскурсия дә оештырмаган. Музей диварында генералның татар икәнлеген кычкырып әйтеп торучы дүрт документ бар (әлеге музейны анда башлыклары татар булган вакытта гына эшләгәннәр, хәзер ябып куюлары да ихтимал). Без аларны соңрак интернетта бик нык тараттык.

 

Шәйморатовка багышлап конференция үткәрәсез икән, нигә аны төбәкчеләрне җыеп кына уздырасыз? Бик күп кеше аның булачагын белми калды. Мондый чараларны, әлбәттә, бергәләп оештырырга кирәк. Болай бүленү бер дә яхшы түгел. Татар төбәкчеләренең гамәлләрен халыкка җиткерүне урындагы татар оешмалары җитәкчеләре кайгыртырга тиеш, минемчә.

 

Без Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән бик тыгыз эшлибез. Институттагы Алтын Урданы өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев безгә лекция укырга килде. Алтын Урда тарихы буенча балаларга уку өчен 5-6 китап та кыстырып килгән. Мондый китапларны халыкка күпләп таратырга кирәк. Халык укый ич.

 

Башкортстанда татар шәхесләренә таштакталар юк диярлек. Менә Мәрьям Солтанова-Акчурина – татар мәгарифен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән мәгърифәтче. Аның татарлыгын без шушы клубны оештырганнан соң гына кайтардык. Таштакта кую өчен мин 4 ел йөрдем. Аның хакы кыйммәт түгел. Ул миңа 50 мең сумга төште. 4 ел буе миңа Президент аппараты белән Мәдәният министрлыгы арасында йөрергә туры килде. Ташка башкорт телендә генә язарга рөхсәт иттеләр. Бездә менә шундый хәлләр. Сара Шакуловага Эстәрлетамакта таштакта куярга кирәк. Татар хатын-кызларыннан беренче булып Сорбонна университетын тәмамлаган ханым ул. Бу хакта сөйләшүләр алып барам. Әле һаман рөхсәт итмиләр. Зыя Камали – «Галия» мәдрәсәсен оештырган кеше. Аңа да юк. Солтан Габәши турында әйтеп тә тормыйм. Аңа таштакта Казанда да, Уфада да юк. Бу эшләрне төбәкчеләр белән бергә урындагы татар оешмалары җитәкчеләре эшләргә тиештер, шәт.

 

Мөдәррис Сафин. Минемчә, татар халкы тарихын өйрәнүнең бердәм концепциясе юк. Озак еллар татар тарихын бозып язу, төрле төркемнәргә, сословиеләргә бүлгәләү нәтиҗәсе бу. Башкортстан хакимиятләре хәтта шуңа барып җитте: Балтач районында мишәр мәдәният үзәге ясап куйдылар. Янәсе, башкорт-мишәр полкында хезмәт итү сәбәпле, аларның үзаңы башкорт булып формалашкан. Югыйсә, без яхшы беләбез: башкорт-мишәр полкында башкортлар булмаган, булса да саннары бик кечкенә булган. Чөнки башкортлар – аз санлы халык. «Башкирцы», «тарханы», «типтәр», «нугай» дип татарларны атап йөрткәннәр (бу хакта Таһир Кәримов хезмәтләрендә бик күп мәгълүмат бар). Рәсми дәрәҗәдә менә шундый пропаганда, татарны бүлгәләү бара.

 

Мәрҗани исемендәге Тарих институты быел «Из истории культуры народов Среднего Поволжья» дигән китап чыгарды. Шунда Динис Мөхәммәдиев «Топономика первых поселений служивых татар-мещеряков» дигән мәкаләсен бастырды. Мин аңа, нишләп безне «башкир» дип язасың, дип мөрәҗәгать иттем. «Юк, мин анда чыганаклардагыча «башкирцы» дип яздым», – ди бу. XVIII гасыр документлары буенча бу. Тарих институтында ниндидер редактор төзәтеп утыра икән. Кемгә эшли ул? «Система землевладения» дигән китапта да «башкирцы» дигәнне «башкиры» дип төзәткәннәр. Ниндидер «граматеймы» ул, әллә махсус бозып язумы? Тарих институты соңгы 2 елда безгә укытып тормыйча, бастырып чыгара. Югыйса, кабат-кабат укыту-тикшертүнең зыяны юк.

 

Хаталар күп китә инде. Энциклопедиядә, «Татарика»да хаталар шактый күп киткән. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының хаталары да шактый күп.

 

Төбәкләрне өйрәнүчеләргә белешмәлекләр җитми. Аны барча ревизияләр буенча Тарих институты чыгарырга, барча мәктәпләргә, китапханәләргә таратырга кирәк. Мәрҗани институтының филиалын Башкортстанда ачасы иде. Моңа барыннан да элек сәяси ихтыяр кирәк. Фундаменталь китапларның тиражы 5 меңнән дә ким булмаска тиеш. Төбәкчеләрне кызыксындыру максатында грантлар булдырасы иде. Татарстанда архивларга керү бик кыен. Кызганыч, аны бизнеска әйләндергәннәр. Тарих институты фәнни-популяр китапларны күбрәк чыгарсын иде. Төбәкчеләр чыгарырга җыенган китапларны карап чыгучы экспертлар советы булдырырга иде. Кулыма 1 мең битле «Урманай тарихы» дигән калын китап эләккән иде. Анда тарих безне башкортка әйләндерергә тырышкан Әсфәндияровтан, Хуҗиевтан алынган. Бик күп фотография тутырылган. Болай китап чыгарырга ярамый. Менә Агыйдел олысы тарихы яхшы чыккан. Башкортстанда 1752 татар аылы бар. Димәк, эшлисе эш бик күп әле.

 

Фәрит Уразаев. Татар милләте төпләнеп яшәгән төбәкләр тарихын өйрәнү буенча, кызганыч ки, концептуаль караш әле урнашмаган. Аның өчен кимендә татарның шәһәр һәм авыллар тарихын туплап, аныклап китү мәслихәт булыр иде! Әмма ул гади генә эш түгел?! Бүгенге көндә Россиядә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр жәмгыяте рәисе, тарих фәннәре кандидаты Камил Әбләзовның Алтын Урда чорына караган 200 гә якын татар калалары турында 2 томлык китап эзерләве (анда барлыгы 29 галим һәм төбәк тарихын язучылар катнаша), ә аның урынбасары тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһановның татар авыллары һәм бистәләренә багышланган китаплар язу эшен киң җәелдереп җибәрүе, күпмедер күләмдә бу юнәлештә эш башланып китүенә ачыклык кертә. Алар янына бик мәртәбәле һәм мөхтәрәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр туплануы да шул турыда сөйли. Әмма башлангыч чорда галимнәрнең төбәк тарихын өйрәнүчеләргә «өстәнрәк карашы» киләчәктә аларның үзара эшчәнлегенә шикләнеп карау орлыклары салып калдырды. Алар янына «бик оста» эш итүче «шабашниклар» торкеме килеп кушылуын да истә тотсак, ышаныч һәм шикләнеп караулар тагын да арта төште. Халкыбызның бу чорда (җәмгыятьтә ышаныч кимүен исәпкә алып) эчке миграциягә күчүен дә истә тотсак, күп кенә урынлы сораулар тууы бу очракта бик табигый? Минем кузәтүләр буенча әлеге кризис 5 еллар тирәсе вакыт узган булыр дип фаразланган иде?! Ләкин бу хәл 8 елга сузылды. Төбәк тарихын язучылар галимнәргә, үзешчәннәргә һәм шабашникларга бүленде. Акча түләсәң, (бигрәк тә өченчеләре) тиз арада унике буынга кадәр шәҗәрәңне төзеп бирәләр. Мондый катлаулы чорларда халкыбызның бер өлеше (үзен саклап калу йөзеннән) эчке миграциягә күчүне кулай күрде. Шулай да, мондый катлаулы чорда пассионар шәхесләр калкып чыгуы (ул бу очракта төбәкчеләр хәрәкәте) табигый күренеш! Туган җир тарихын өйрәнүче хәрәкәт барлыкка килүне мин бу очракта «Милли рух сагында торучы хәтер» дип атар идем.

 

Бүгенге көндә милләтебез өчен гаилә, нәсел тарихы һәм туган җир тарихын өйрәнү бик зур әһәмияткә ия. Борынгы чорларда нәсел шәҗәрәсе нәсел җиренә хокук биргән. Нәсел җире нәсел тамгасы белән беркетелгәч кенә юридик көчкә ия булган. Бу хәрәкәттә иң зәгыйфь урыныбыз – татар тамгалары культурасын өйрәнү юк дәрәҗәсендә. Алар гадәттә кабер ташларында сакланган һәм хәзерге көндә дә атабабаларыбызның нәсел җирләрен барлап торалар.

 

Бүгенге көндә халкыбызны ике концепция милләт итә. Берсе символлар, образлар, гореф-гадәтләр булса, икенчесе – шәхесләр. Шәхесне гаилә һәм нәсел тәрбияли. Шушы нәрсәләрне бергә кушып хәрәкәт итә алмасак, төбәкчеләр хәрәкәтендә кризис тагын да тирәнәячәк. Бу хәл – халыктагы кризис түгел, халык милли үзаңын уятырга тели, шуңа күрә эчке эмиграциягә күчте дә.

 

Галимнәргә һәм төбәкчеләргә рәхмәт сүзеннән башка берни дә әйтергә ярамый. Кеше үз нәселе, авылы тарихын яза, китапны үз акчасына бастырып чыгара. Аннан соң әле аны халыкка аңлатып йөрергә тиеш. Әле аны, теге яки бу нәрсә керми калган, дип тәнкыйтьләүчеләр дә табыла.

 

Мин дә нәсел, авыл тарихына багышланган монография өстендә эш алып барам. Нәсел тамгаларымны, нәсел җирләремне беләм. Ике чыганактан чыгып моны раслый алам. Берсен Россия дәүләт архивында сакланган документ-чыганаклар аша, икенчесе Салагыш авылы музеенда саклана (элекеге нәсел җирләре Салагыш түбәсенә кергән). Аны Янчуриннар, канкардәшләр 1967 елда биреп калдырган. Өченчесе. Аларның нәсел җирләрендә нинди авыллар салганы, авыллардагы мәчетләр, анда имамлык иткән муллалар тарихы билгеле.

 

Алга таба ничек яшәргә, ничек эшләргә? 2026 елдан соң илдә вәзгыять тамырдан үзгәрәчәк. ФАДН, 2036 елга кадәр Россияне үстерү стратегиясе, дигән проект игълан итте. Анда бик кызыклы әйберләр бар. Хәзерге вакытта гомуми Россия гражданлыгы – 90 процент. 2036 елда 95 процент булырга тиеш. Кем хисабына булырга тиешлеген чамалыйсыздыр?! 2000 еллар башында җанисәп вакытында 300 мең татарга кимедек. 2020 елда 600 мең татарны югалттык. 2030 елны 900 мең татарны югалтмасбыз дип кайсыбыз әйтә ала?

 

Төбәкчелек хәрәкәте – бүгенге көндә бердәнбер милли хәрәкәт. Милли үзаңга, хәтергә нигезләнгән хәрәкәт. Шуңа күрә әүвәл өч җирдә – Татарстанда, Башкортстанда һәм Төмән өлкәсендә туган якны өйрәнүчеләрнең төбәк корылтайларын җыеп, халык фикерен белешик. Шуннан соң төбәкчеләр җыенын җыярга кирәк. Туган җирне өйрәнүчеләр хәрәкәтенең сыйфатын күтәрер вакыт җитте.

 

Дамир Исхаков. Безгә барыбер төрле юллар белән татарны сакларга кирәк. Билгеле, Сабан туе, фестивальләр уздырып яшәү күпкә ансатрак. Тик болай итеп кенә милләтне саклап булмый. Монда язылганнарны җитәкчеләребез, зыялылар, гади халык та укыр дип уйлыйм. Һәрберсе берәр нәтиҗә чыгарыр. Мин бүгенге түгәрәк өстәл уңышлы булды дип уйлыйм.

 

Ләбиб Лерон. Бүген монда Аллаһы Тәгалә кемнәрнедер җыйган, китергән, кемнәрдер килә алмаган икән, аның сәбәпләре төрлечәдер. Болай җыелгач, без әле бетмәячәкбез, оптимист булырга кирәк. Әле тагын башка түгәрәк өстәлләр дә оештырырга дигән исәп бар. Мин без дөрес юлда дип уйлыйм. Монда яңгыраган фикерләр тиешле кешеләргә барып ирешсә иде.

 

Фәрит Уразаев. Туксанынчы елларда дини хәрәкәт кузгалгач, безнең бер катлау ул тирәгә килмәскә тырышты. Әмма дини хәрәкәт шулкадәр халыкчанга әйләнгәч, алдына безнекеләр чыгып басарга мәҗбүр булды. Нинди генә вәзгыять булмасын, халык барыбер үз тарихын яза һәм язачак. Бу хәрәкәт киңәйгән саен, аның башына чыгып басарга теләүчеләр артачак кына.

 

Дамир Исхаков. Азакта шуны гына әйтмәкче булам: Татарстанда сәяси-тарихи хәтерне саклау, мәңгеләштерү дигән, хакимият тарафыннан кабул ителгән документ юк. Монда телгә алган, таштакта куярга кирәк дигән таләпләр барысы да шуңа керә. Аны Татарстан Фәннәр академиясе эшләп биреп, республика парламенты кабул итәргә тиеш. Мәскәүнең андый документы бар. Чынлыкта бу – безнең зур кимчелек. Төбәкчеләр хакимиятләребезне шундый документ кабул итәргә мәҗбүр итәргә тиеш.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 5
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи