Журнал «Безнең мирас»

"Хозур" нәшриятында Риза Фәхретдиннең “Мәрҗанинең хаҗ сәфәре” китабы чыкты


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йортында татар халкының мәшһүр тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Риза Фәхретдиннең “Мәрҗанинең хаҗ сәфәре” хезмәте басылып чыкты. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хаҗ сәфәре – фарыз гамәл һәм һәр мөселман тормышында олы вакыйга. Бу сәфәргә бабаларыбыз гомер буе диярлек җыенган һәм ул зур кыенлыклар белән үткән. Йөз ел элек татар кешесенең хаҗга нинди юл белән барганы, изге урыннарны күрер өчен күпме вакыт таләп ителгәне Мәрҗани хәзрәтнең хаҗнамәсендә бәян ителә.
Мәгърифәтчебез 1880 елда хаҗ сәфәренә чыгып, галимнәр белән очрашулардан, төрле шәһәрләрдән тәэсирләрен хәтер дәфтәрендә теркәп барган. Ул хаҗ вакытында төрле илләрдән юлланучы хаҗиларның Коръәнне ничек укулары, төрле мәзһәб вәкилләренең ничек гыйбадәт кылуларын да өйрәнгән.
Шушы хатирәләрне аерып алып, аңлатмалар биреп, Риза Фәхретдин басмага әзерли. “Хозур” нәшрият йорты әлеге хезмәтне хәзерге татар әдәби теленә күчереп, 1898 елда гарәп имләсендә чыкан нөсхәне дә кертеп, “Мәрҗанинең хаҗ сәфәре” китабын нәшер итте, диелгән әлеге хәбәрдә.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/24/177698/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру