Чувашиянең Урмай авылы балалары татарча клип төшергән (ВИДЕО)
Чувашиянең Урмай авылы «Тамчы» балалар ансамбле «Гармунчыга» җырына клип төшереп youtube.comканалына урнаштырган.
«Максатыбыз – интернет аша татар-мишәрләрнең иҗатын дөньяга тарату. Без Казан татарлары фольклорын кабатларга теләмибез. Татар сәнгате ул күпкырлы, ул бер төрле һәм бер юнәлештә генә була алмый. Исәбебез – шуны киләчәк буынга җиткерү», - диде Фәрит Гыйбатдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фәрит Гыйбатдинов бу теманың «Кәрван мирас» проекты белән өченче ел дәвам итүен искәртте.
Клипны ансамбль үз мөмкинлекләреннән чыгып әзерләгән, финанс ярдәме эзләнмәгән.
«Мишәр» ансамбле алдарак «Сугян яр» композициясенә клип эшләгән иде. Хәзер «Айнук бәете» композициясен әзерли башлаганнар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190265/
- «Тамчы» - Чувашиянең татар җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендәге «Мишәр» ансамбленең балалар студиясе. Ансамбльнең җитәкчесе - Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин.
«Максатыбыз – интернет аша татар-мишәрләрнең иҗатын дөньяга тарату. Без Казан татарлары фольклорын кабатларга теләмибез. Татар сәнгате ул күпкырлы, ул бер төрле һәм бер юнәлештә генә була алмый. Исәбебез – шуны киләчәк буынга җиткерү», - диде Фәрит Гыйбатдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фәрит Гыйбатдинов бу теманың «Кәрван мирас» проекты белән өченче ел дәвам итүен искәртте.
Клипны ансамбль үз мөмкинлекләреннән чыгып әзерләгән, финанс ярдәме эзләнмәгән.
«Мишәр» ансамбле алдарак «Сугян яр» композициясенә клип эшләгән иде. Хәзер «Айнук бәете» композициясен әзерли башлаганнар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190265/
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА