Журнал «Безнең мирас»

Урмайда милли уен коралларында уйнарга өйрәтәчәкләр

Гөслә, курай, думбыра кебек милли уен коралларын мәдәни кулланышка активрак кертү максатыннан Чувашиядә яшәүче татарлар халыкара семинар-практикум уздыралар. Бу хакта Чувашия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.
Фәнни-гамәли чара Чувашиянең Комсомол районы Урмай мәдәният йортында 24-27 февраль көннәрендә үткәреләчәк.
“Борынгы уен коралларын - думбра, курай, тальян, дәв, бәрмә уен коралларын төбәкләрдәге иҗади коллективларының репертуарына киң итеп кертәсе иде.
Моның өчен гамәли семинарлар бик кирәк, - ди Фәрит Гыйбатдинов. - Безнең авылларда курайларда уйныйлар, тальянкалар да кулланышта, хәзер татар думбрасын кертәсе бар”.
Семинарлар Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм “Казан” милли-мәдәни үзәге галимнәре катнашында үтә. Белгечләр думбра, курай, саз, тальянка, дэф, барабаннарда уйнау дәресләре бирәчәкләр, музыкаль фольклор һәм тетар сәнгате дәресләре үткәреләчәк.
“Милләтнең телен генә түгел, аны бөтен яклап саклап калырга һәм заманасына туры китереп баетырга кирәк”, - ди Фәрит Гыйбатдинов.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/06/178345/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру