Журнал «Безнең мирас»

“Уен-ТВ” татар телле балалар телеканалы концепциясе тәкъдим ителәчәк

Иртәгә Татарстан Министрлар Кабинетында татар телендәге балалар өчен телеканал - “Уен ТВ” концепциясе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта концепция авторы – Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең директоры Леонид Толчинский хәбәр итте.
“Бу булачак татар телле белем бирү, мәдәни агарту телеканалы концепциясе. Ул югары технологияле канал булыр дип көтелә”, - диде Леонид Толчинский.
Журналистика югары мәктәбенең директоры әйтүенчә, “Уен-ТВ” атамасы социаль челтәрләрдә конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган. “Күп кенә тәкъдимнәр булган иде. Уен-ТВ иң күп тавыш җыйды. “Уен” сүзе каналның идеологиясенә дә туры килә, чөнки телеканал концепциясендә уен аркылы белем бирү дә каралган. Өстәвенә, каналның халыкара амбицияле булуын исәпкә алсак, ул төрле телләрдә дә матур яңгырый”, - диде ул.
Леонид Толчинский үзенең бу атаманы сайлауга катнашы булмавын белдерде: “Ниндидер мөнәсәбәт булмасын өчен, мин атамага бәйле тавыш бирүдән читтә идем”. Ул концепция кабул ителгәнгә кадәр “Уен” терминын кем тәкъдим итүен әйтүне иртәрәк дип саный.
“Уен сүзе минем үземә дә бик ошады. Белүегезчә, мин татарча сөйләшмим, әмма “Уен” бик матур яңгырый дип әйтә алам. Кыска гына, пуля аткан кебек. Уен ТВ! Телевидение кануннарына туры килә – сүз никадәр кыскарак булса, шулкадәр истә тизрәк кала”.
Леонид Толчинский әйтүенчә, берничә концепция булган, әмма Министрлар Кабинетында тәкъдим итү өчен иң лаеклысы дип Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенеке табылган.

  • Искәртеп үтик, гыйнвар башында ТНВ каналы яңа ачылачак телеканал концепциясе әзерли башлап, аңа исем сайлау конкурсы игълан иткән иде. Каналның директоры урынбасары Данил Гыйниятов яңа телеканалның “Яшь ТНВ” каналында бара торган кайбер тапшыруларның форматларына нигезләнеп эшләнеләчәген әйткән иде. Алар арасында “Җырлы-моңлы балачак”, гаиләләр белән катнашу мөмкинлеге биргән “Күңелле стартлар”, “Кичке әкият” һ.б. тапшырулар булачак дип көтелгән иде. ТНВда уйланылган концепция буенча бу тулысынча татар телле Интернет телеканал булырга тиеш иде.

  • Телеканал сайтында яңа канал атамасына тавыш бирү дә үткәрелде. “Яшь ТНВ” балалар каналы җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова “Балачак” исеме өчен 753, “Балалар” исеме өчен 426, “Уен ТВ” исеме өчен 308 тавыш җыелганын әйтте. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, яңа канал өчен тәкъдим ителгән атамалар арасында.“Братуля”, “ТВ-Братан”, “Шалкан”, “БМБ” кебекләре дә бар иде


http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/03/143740/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру