Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Төркестан хакиме татарларны төрки халыклар арасында иң интеллектуале дип атады

Казахстанның Төркестан өлкәсе хакиме Жансейит Туймебаев татарларны төрки халыклар арасында иң интеллектуаль дип атады. Бу хакта ул "Төркестан: яңа мәгълүмати киңлек" халыкара форумында журналистлар ал...

Казахстанның Төркестан өлкәсе хакиме Жансейит Туймебаев татарларны төрки халыклар арасында иң интеллектуаль дип атады. Бу хакта ул "Төркестан: яңа мәгълүмати киңлек" халыкара форумында журналистлар алдында чыгыш ясаганда әйтте.
Бүген Төркестанда медиаүзәк ачылды. Жансейит Туймебаев форумда бу вакыйганы телгә алды. Яңалыкны яктыртырга килгән журналистларны, аерым алганда "Татар-информ" журналистын искә төшерде.
"Татар халкы - төрки халыклар арасында иң интеллектуаль халык. Татарлардан өйрәнер әйбер күп", - диде Жансейит Туймебаев.
Ул Казанда югары технологияләр барлыгы хакында әйтте, самолетлар, вертолетлар җитештерелүе, КАМАЗ заводы турында сөйләде. Хаким форумда катнашучыларны Казанга барып кайтырга өндәде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/31/174394/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи