Бүген, 14 февральдә, Татарстанда 127 пар өйләнешәчәк. Гашыйклар көне быел сишәмбегә туры килсә дә, күп кенә парлар шушы көндә кавышып, гаилә корырга ниятләгән. Бу хакта Министрлар Кабинетының ЗАГС ид...
Бүген, 14 февральдә, Татарстанда 127 пар өйләнешәчәк. Гашыйклар көне быел сишәмбегә туры килсә дә, күп кенә парлар шушы көндә кавышып, гаилә корырга ниятләгән. Бу хакта Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанлылар һәм кунаклар өчен бу көнне шактый чаралар билгеләнгән. Гашыйклар бер билет белән махсус автобуслы экскурсиядә башкаланың иң романтик урыннарында була ала.
«Эрмитаж-Казан» үзәге Казандагы иң матур мода күргәзмәсендә - Love Story көтәчәк.
Гашыйклар өчен Татарстан тарихының табигый музее квест әзерләгән. Биредә туганнарга һәм дусларга котлаулар җибәрергә, шулай ук оригами техникасында “валентинкалар” әзерләргә була.
«Татар-информ»
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала