Актаныш районы мәгариф оешмалары «Актаныш таңнары» газетасы каршында эшләп килүче Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби-иҗат берләшмәсе белән берлектә яшь буынга милли тәрбия бирү, татар халкының иҗади мирасын, татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгатен тирәнтен өйрәнү максатыннан төрле очрашу, бәйгеләр оештырып тора.
Якташ әдипләребез, фән эшлеклеләре, гомумән, туган төбәгебезне, мәдәниятебезне, халыкның көнкүрешен яхшыртуга өлеш керткән шәхесләр белән очрашулар һәм, шулай ук, бакыйлыкка күчкән фидакярләребез турында истәлекләр тупланган радиотапшырулар да еш булып тора.
2 октябрьдә Актанышның икенче урта мәктәбендә районыбызның иҗат әһелләре белән очрашу узды. Әлеге кичәнең максаты – укучыларны якташ язучыларыбызның иҗаты белән таныштыру, китапсөярләр санын арттыру, районыбызның күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү һәм, гомумән, яшь буынның иҗади сәләтен үстерү булды. Очрашуда театр түгәрәгенә йөрүче укучылар сәхнәдән якташ язучылар Лилия Шәйгарданова, Фәймә Зәйнуллина, Әлфисә Гыймазова, Алсу Галиеваның шигырьләрен сөйләде. Чыгышлар моңлы җырлар, милли биюләр белән үрелеп барды. Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби-иҗат берләшмәсе иҗатчыларының гимны яңгырады. Шамил Шаемов башкаруындагы гимнны аягүрә басып тыңлагач, язучыларыбыз түргә үтте.
Ике өлештән торган бу кичәдә һәр иҗатчы шигырь серләренә төшенергә ярдәм итәрлек осталык дәресе үткәрде. Язучылар укучыларны үз һәм каләмдәшләренең иҗаты белән таныштырды. Әлбәттә инде, укучылар һәм укытучылар язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Сыйныфларда үткән җанлы әңгәмә сизелмичә дә үтеп китте, күңелле истәлекләр белән хәтеребездә уелып калды.
Гомумән, кичә бик эчтәлекле, файдалы булды. Мәктәп китапханәсе яңа китаплар белән баетылды. Китапханәче Гөлназ Хәмидуллина бу зәвыклы бүләкләр, һичшиксез, әдәбият дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә куллану табачагына ышандырды. Бу китаплар, бәяләп бетергесез рухи хәзинә — Лилия Гыйлем үзенең өр-яңа «Ак күңелем йолдызлары» китабын, Алсу Галиева Уфа шәһәренең 450 еллыгына багышланган 3 томлык «Илһамлы Уфа балкышы» альманахын һәм үзенең «Тамчылар» китабын, Әлфисә Гыймазова шәхси китапханәсеннән Әмирҗан Моталлапов, Энҗе Разова, Сәрия Ганиуллинаның китапларын бүләк итте.
Мәктәптәге очрашуны оештыручылар милләтебезне саклауга керткән өлешләре һәм укучыларны якын итеп килгәннәре өчен язучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Борһанова, язучыларны кыңгырау чыңлавы белән чагыштырды. Мәктәп биләмәсендә үткән осталык дәресләре, чыннан да, укучылар күңелендә бик озак кыңгырау тавышыдай искә төшеп торсын иде.
Якташ язучыларыбыз – үз милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртүчеләр. Киләчәктә дә шундый мәнле очрашулар насыйп булсын!
Алсу ГАЛИЕВА, С.Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсе сәркатибе.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала