Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Казан ханлыгында дәүләт белән идарә итү

Казан ханлыгы көнчыгыш тибындагы урта гасыр феодаль дәүләте булган. Дәүләт башында әүвәлге Җүчиләр нәселеннән килгән хан утырган. Алтын Урда заманнарындагы кебек үк, Казан ханлыгында һәм бүтән татар ханлыкларында җүчиле (джучид) булмаган кеше хан тәхетенә утыра алмаган. Билгеле булганча, ханнар да, императорлар, корольләр, патшалар, шаһлар кебек үк, тәхеткә мирас буенча гына утыра алганнар. Дөрес, нәселдә мирасны алырлык варис булмаганлыктан, династиясенең аерым бер тармагы тукталган яисә хаким үз варисы хакында васыятен әйтә алмыйча үлеп киткән очракларда монархны билгеләп, хәтта сайлап куюлар да булган.

«Нурлы Казан». Фрагмент. Фиринат Халиков рәсеме. 2005 ел.
«Нурлы Казан». Фрагмент. Фиринат Халиков рәсеме. 2005 ел.

Дәүләт чуалышлары, сарай фетнәләре, төрле төркемнәрнең хакимлек итү өчен көрәшүе нәтиҗәсендә, король, патша яки ханның тәхеттән төшерелүе яки куылуы, хәтта үтерелүе кебек очраклар да булмаган түгел. Теге яки бу дәүләтнең үзенә бәйлелектә яшәүче ил эшләренә катнашуы юлы белән хакимнәрне тәхеттән алып ташлаулар да кабатланып торган. XV гасыр азагында һәм XVI гасырның беренче чирегендә Казан ханлыгы Мәскәүгә сәяси бәйлелеккә эләккәч, Казан ханнары белән дә шуңа охшаш вакыйгалар булган.

Хан диваны

Казан ханы каршында, башка һәр татар ханлыгындагы кебек үк, диван, ягъни дәүләт идарәсе эшләгән. Бу диван составына Алтын Урда чорларыннан ук килә торган Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак нәселләреннән чыккан атаклы карачы биләр, җир биләүче аксөяк түрәләр, танылган гаскәр башлыклары һәм югары дин әһелләре кергән. Карачылар арасында олуг карачы Булат Ширин (рус елъязмаларында ул «Булат Ширин – олы Казан карачысы» дип теркәлгән) һәм аның улы Нургали Ширин аерылып торган. Феодаль аксөякләрнең вәкилләре булып олыс әмирләре һәм бәкләре саналган, сугыш вакытында гаскәри берләшмәләргә алар җитәкчелек иткәннәр. Илнең эчке һәм тышкы сәясәтен үткәрү, нигездә, шушы кешеләрдән торган. Руханиларның югары катлавында сәед – Казан һәм Казан җирләренең барлык мөселманнары башлыгы аерым урын тоткан. Казан ханлыгында исламның дәүләт дине булуын искә алганда, сәеднең сәяси һәм идеологик тормышта нинди зур дәрәҗәле урын тотканын аңлавы кыен түгел. Тарихи чыганакларда аның дәүләттә ханнан кала икенче кеше булып телгә алынуына да гаҗәпләнәсе юк. Мәсәлән, сәеднең якынлашып килүен күргәч, хәтта хан үзе дә, атыннан төшеп, аңа кул сузган. Казан сәедләре Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) кызы Фатыйма һәм беренче хәлифә Галинең нәселен дәвам итүчеләр булып исәпләнгәннәр.

Хан администрациясе

Хан администрациясенә күпсанлы идарә аппараты әгъзалары һәм хезмәтчеләр кергән. Хан сараенда төрле дәрәҗәдәге чиновниклар хезмәт иткән. Алар арасында акча эшләре өчен җаваплы казначы, дәүләт мөһерен, ачкычларны, Хан сараен, коралларны саклаучылар аерылып торган. Ханның ауга йөрүен оештыручы, хан балаларына тәрбия бирүче вазыйфа ияләре дә булган. Ханлыкның идарә итү канцеляриясендә, дәүләтнең тышкы сәясәте өлкәсендә җаваплы эшләр башкаручыларны тарихи чыганаклар аеруча билгеләп үтәләр.

Җаваплы түрәләр

Үзәк идарәдәге җитәкчеләр һәм хезмәтчеләрдән тыш, ханлыкның сәяси һәм икътисади өлкәсе өчен җаваплы аерым түрәләр булган. Болар – хакимнәр һәм казыйлар, ягъни мөселман кануннары нигезендә хөкем чыгаручы судьялар, полиция, таможня, чик буе хезмәткәрләре, илчеләр, төрле вәкилләр. 1523 елда язылган Сәхипгәрәй хан ярлыгында шушы дәрәҗәләрнең исемнәре аталган. Аларның күбесе безгә инде Алтын Урданың Тимеркотлык хан һәм Туктамыш хан ярлыкларыннан таныш.

13 төрле салым

Сәхипгәрәй хан ярлыгында 13 төрле җыемның исеме аталган. Алар арасында ясак, калан, салым Алтын Урда чорыннан ук килә. Ә мөселманнарның гомуми хәреҗ салымы Идел буенда хәтта Болгар заманнарыннан ук билгеле. Ясакның һәм салымның кайбер төрләре юкка чыккан, ләкин алар урынына яңалары туган: әйтик, җир, һәр йорт башыннан салым, авылга дәүләт эше белән вәкилләр килә икән, аларны ризык һәм башка төрле кирәк-ярак белән тәэмин итү.

Дарухалар

Ханлык административ яктан дарухаларга бүленгән. Рус елъязмаларында әлеге сүз, бераз үзгәртелгән, ләкин шуңа аваздаш: «дорога» дип атала. Бу кече олыс-өлкә була (соңрак – өязләр). Мәсәлән, Алат, Арча, Гәреч (елъязмаларда «Галицкая» дип бирелә), Җөри, Нугай дарухалары мәгълүм, аларның үзәкләре Алат, Арча, Чаллы (Тәберде Чаллысы) кебек калалар булган.

Җир биләүнең өч төре

Алда әйтелгәнчә, Казан ханлыгы типик феодаль дәүләт була. Бу, беренче чиратта, җир биләүдә урта гасырлардагы феодализмга хас мөнәсәбәт яшәүдә гәүдәләнгән. Җир биләү өч төргә аерылган. Беренче төр – аерым кешеләрнең, ягъни эре феодалның биләмәләре. Казан ханлыгында җир биләүнең икенче төре – югары катлау руханиларының биләмәләре. Өченчесе – дәүләтнеке, ягъни дәүләтнең үз карамагындагы кагылгысыз җирләр, урманнар, сулар. Алардан алынган табыш турыдан-туры дәүләт казнасына кергән.

Эре феодалларны әмирләр яки бәкләр (биләр) дип атаганнар. Алар, нигездә, аксөяк нәселдән килгәннәр, аларга җир биләмәләре дә мирас булып күчкән. Алтын Урда чорындагы кебек, сугыш кузгалган очракта, алар дарухаларның, ягъни үз олысларының гаскәр башлыгына әверелгәннәр. Алар, хан фәрманы нигезендә, тулы коралланган хәлдә, үз гаскәрләре белән хан карамагына килгәннәр.

Дәрәҗәсе белән бераз түбәнрәк торучы, әмма күпсанлы, төп феодаллар төркемен тәшкил итүчеләрне морзалар (морза – әмирнең яки бәкнең улы дигән сүз) дип йөрткәннәр. Алардан кайберләренең, хан хезмәтендә аеруча танылганнарының, җирне шулай ук мирас итеп алырга хокуклары булгандыр дип уйларга мөмкин.

Сөйүргал иясе һәм тарханнар

Казан ханлыгында шундый тәртиптә җир биләүне сөйүргал дип атаганнар. Ул – монголча «бүләк» дигән сүз, җир белән эш итүдә хәрби-лен хокукын аңлаткан. Ачыклап әйтик: «лен» – немец сүзе, һәм ул гомумтарих фәненә хәрби һәм административ хезмәт башкарган өчен дәүләт хакиме тарафыннан вассал-феодалга бирелә торган җир биләмәсе дигән мәгънәдә кереп киткән.

Нәкъ менә шушы тәртип – дәүләт мәнфәгатенә хәрби хезмәт иткәне өчен тарханга (феодалга), мирас итеп калдыру хокукы белән, җир биләмәсе бүләк итеп бирү Казан ханлыгында һәм башка татар ханлыкларында җирдән файдалануның нигезен тәшкил иткән. Җиргә сөйүргаллык хокукы Сәхипгәрәй хан ярлыгында да белдерелгән. Казанның башка ханы Ибраһим ярлыгында да бу хакта өч тапкыр әйтелә. Өстәвенә, әлеге ярлык: «Без – Ибраһим ханның сөйүргал сүзе...» – дип башланып китә, ягъни Казан ханлыгының бөтен феодаль системасында һәм иҗтимагый төзелешендә сөйүргаллыкның нинди зур әһәмияткә ия булганлыгын күрсәтә. Сөйүргал иясе, аннан гомере буе файдалану һәм аннары аны варисына мирас итеп калдыру белән бергә, бик зур өстенлекләрдән дә файдаланган. Аннан бернинди салым да алынмаган. Ул гына да түгел, сөйүргал хуҗасы суд каршында гражданлык кагылгысызлыгына ия булган. Җирдән алына торган һәм элек дәүләт казнасына китә торган табышны да сөйүргал иясе хәзер үзе җыйган, үзенә калдырган.

Шуны истә тотарга кирәк: тарханга мондый өстенлекләр ул дәүләт файдасына хәрби хезмәт һәм башка мөһим эшләр башкаруны үз өстенә алганда гына бирелгән. Әгәр дә ул шушы изге вазыйфасын онытса, үз хокукларыннан, ягъни бөтен өстенлекләре белән бергә, сөйүргалдан мәхрүм ителгән.

Аңлашылмаучанлык калмасын өчен, тагын бер мәсьәләгә ачыклык кертик. Сөйүргаллык хокукы киң мәгънәдә тарханлык хокукын аңлаткан, икенче төрле әйткәндә, сөйүргал үзе тарханга бирелә торган өстенлекләрдән барлыкка килгән. «Тархан» сүзе Урта Азиядә, Кавказ аръягында, Алтын Урдада, соңрак Казан һәм башка татар ханлыкларында феодалның җире һәм мал-мөлкәте дигәнне, шулай ук әлеге җир-мөлкәткә ия булган кешене белдергән. Шуңа күрә Алтын Урда, Казан һәм Кырым ханнарының ярлыклары тархан ярлыклары дип йөртелгәннәр. Алар феодалга тарханлык хокукы биргән, ягъни дәүләт аңа тулаем файдалану өчен җир һәм мөлкәт бүләк иткән. Башкача әйткәндә, «тархан» төшенчәсенең мәгънәсе «сөйүргал» төшенчәсеннән киңрәк. Сөйүргал тарханлыкның гаскәри-ленлык хокукын, аерым бер хокукын гына белдергән.

Угланнар

Морзадан бер баскычка түбән углан торган. Алтын Урда чорында углан дип патша баласы – ханзадәләргә әйткәннәр. Казан ханлыгы заманында аның мәгънәсе бераз тарайган: йомышлы феодал-гаскәр башлыкларын шулай дип йөрткәннәр. Ул XV-XVII гасырларда Рус дәүләтендәге «бояр балалары» дигәнгә туры килә. Белүебезчә, урта гасырларда дәүләтләр хәзергечә даими регуляр гаскәр тотмаганнар, алар, нигездә, зур яу чыкканда гына бергә җыелганнар. Әмма шулай да ханнарның һәм әмир, биләрнең дружиналары яки шәһәр гарнизоннары сыйфатында ниндидер даими хәрби төркемнәр булган. Сугыш чыкканда, алар тирәсенә бөтен илдән гаскәр җыелган. Угланнар менә шундый дружина һәм гарнизоннарда аерым бер вакыт белән хезмәт иткәннәр. Вакытын тутыргач, углан өенә кайткан һәм үзенә тиешле җирне алган.

Казаклар

Феодаль иерархиянең түбән баскычында казаклар торган. Сугыш вакытында хан гаскәренең үзәген алар тәшкил иткәннәр, эчке һәм тышкы казакларга бүленгәннәр. Казаклар феодал-тарханнардан түбән, ә гади крестьяннардан югарырак дәрәҗәдә йөргәннәр. Ләкин алар дәүләт күләмендәге мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә идарәче даирәләр таяна торган куәтле көч булып саналганнар. Казаклар да җирне хан, ягъни дәүләт файдасына хезмәт иткән өчен алганнар.

Гади халык һәм чуралар

Казан ханлыгында гади халык, гадәттәгечә, «кешеләр» дип аталган, кайчакта аларны «куллар» дип тә йөрткәннәр. Тарханның фәлән кадәр эш кулы бар дип бәяләнгән. Әмма бу бәйлелекне классик мәгънәдә – Көнбатыштагы һәм Рус илендәге крепостной бәйлелек белән бер дип карарга ярамый. Казан ханлыгында яки башка татар ханлыкларында, аннан элегрәк Алтын Урдада, крепостной хокук яшәгәнлеген расларлык документлар юк. Хәтта шунысын да өстәп әйтергә мөмкин: Казан ханлыгын басып алгач, дәүләтне рус колониясенә әверелдергәч, һәм анда үз крестьяннары белән рус алпавытлары килеп утыра башлагач та, татарлар, аерым очракларны исәпкә алмаганда, барыбер крепостной крестьяннарга әйләнмәгәннәр, ә башлыча дәүләт крестьяннары булып саналганнар. Бу хәл крепостнойлыкның татар дөньясына хас булмавын сөйли. Биредә буйсындыру һәм бәйлелекнең башка төрләре, сәяси-мәҗбүр итү алымнары түгел, ә икътисади бәйлелек күбрәк эш иткән булса кирәк. Тик хәрби әсирләргә бу төшенчәләр бөтенләй кагылмый. Аларның хокуклары бик чикле булган, һәм үзләрен «чуралар» дип кенә йөрткәннәр.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи