Республикада Уку өчен 1 минут

«Мин бик бәхетле!»

Ил буйлап кадерле өлкәннәребезгә зур хөрмәт күрсәтелгән бу көннәрдә, быел да, Казанның Яңа Савин районындагы «Яңа буын» мәктәбе ишегалдында өлкәннәргә багышланган матур чара уздырылды.

И.Вәлиуллина фотосы.
И.Вәлиуллина фотосы.

Бәйрәм буласы мәйданчыкка аяк басуга, карашларыннан нур бөркелеп торган апаларны шәйләп алдым. Араларыннан берсе: «Алдан килгән – урын өчен, дигәндәй, алданрак килдем әле, кызым», – дип сүзен башлады. Ә алгы рәтләрнең берсендә утырган җитмеш тугыз яшьлек Гөлсем әбекәй: «Күзләрем бик әйбәт күрми хәзер, колакларның ишетүе дә начарайды, әмма бәйрәмгә киләсе килә бит, синең шигырь сөйләвеңне, бәйрәмне алып баруыңны бик яратам», – дип, күңелемне күтәрде. «Концерт карап, артистларны якыннан күрү дә безнең өчен зур шатлык бит ул, Илзирә кызым», – дип, аркамнан сөйде ул. Янәшәдәге йортларның берсендә гомер итүче Фәйрүзә ханым да: «Балам, хәзер без олыгайдык инде, концерт залларына барып тамаша карарга, бердән, сәламәтлек юк, икенчедән билетлар кыйммәт, пенсия акчасын җиткереп булмый, шуңа күрә менә мондый бәйрәмнәр бик кирәк», – дип сүзгә кушылды. «Шушы көннәрдә генә күзенә операция ясаткан сиксән өч яшьлек Настя түтәй дә бәйрәмне 9 нчы каттагы фатирыннан, тәрәзәдән генә карармын, оештыручыларга миннән рәхмәтләр җиткер, дип әйтеп калды», – дип сүзен дәвам итте Фәйрүзә ханым. Әйе, бәйрәм барышын балкон тәрәзәсеннән күзәтеп торучыларның күплегенә үзем дә ел саен игьтибар итәм.

Мөгаен көзге көннең кояшлы, җылы булуы да тәэсир иткәндер, быел бәйрәмгә халык аеруча күп җыелды. Якын-тирәдән узып баручылар да артистларның дәртле җырларын тыңларга туктады.

И.Вәлиуллина фотосы.
И.Вәлиуллина фотосы.

Өлкәннәр хөрмәтенә оештырылган хәйрия концертын Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, Казан мэриясе стипендиаты София Шәйхиева үзенең «Хәмдия» дигән җыры белән ачып җибәрде. Өлкәннәребезне күркәм бәйрәмнәре белән тәбрикләп, әлеге чараны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган «Ковчег» кейтеринг компаниясе җитәкчесе, эшмәкәр Гөлнара Миңнуллина һәм депутат Сергей Новоселов, язмыш сынаулары алдында сынмаган, озын гомер юлы узган олы яшьтәге кешеләргә сәламәтлек, шатлык-куанычлы вакыйгаларга бай көннәр теләде. Гөлнара ханым, әлеге бәйрәмне үзен кечкенәдән тәрбияләп үстергән газиз әби-бабайларына багышлап үткәрүе, аларга рәхмәтле булуы турында әйтте. Киләсе елда бу бәйрәмнең юбилей датасы булачагын искәртеп, эшмәкәр ханым «Иң зур кабак» бәйгесен игьлан итте. Иң зур кабак үстереп алып килгән өч кешегә бүләк тапшырылачак, диде ул. Яңа Савин районында яшәүче, лаеклы ялдагы кешеләр үз бакчаларында эшләргә бик яратканын белгәнлектән, бәйге өчен кабак үстерү бер кыенлык та тудырмас дип уйлыйм.

Концерт программасы барышында, «Кайтам инде авылыма», «Язмышыммы, ялгышыммы», «Син булмасаң» дип аталган һәм башка җырларның көй авторы булып, бүгенге көндә төрле радио, телевидение каналларында җырлары һәрдаим яңгырап торучы эстрада артисты Илдус Садыйковның чыгышын, шулай ук, хәйрия концертларында бик теләп катнашучы, «Яшибез бер генә», «Бәхетем ачкычы», «Син дип кенә» исемле һәм башка җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яулаган Гөлүс Хәбибрахмановның җырлавын да тамашачы алкышларга күмде. Өстәп, яшүсмер артистлар – Ассэль Сәлахова һәм Раяна Шаһиеваның иҗади чыгышларын да халык бик яратып кабул итте. Артист дигәннән, җыр сәнгатендә мактаулы үз урыны булган моңлы сандугачыбыз, Казан шәһәре филармониясе солисты, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева быел тугызынчы тапкыр оештырылучы бәйрәм программасының чын бизәге булды. Шигьрият, җыр-моң белән үрелеп барган чарада, әлбәттә, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны да искә алып, легендабызның «Җомга» көен халык белән бергә башкардык. Моннан 8 ел элек, Хәмдүнә Тимергалиева эшмәкәрләр оештырган «Өлкәннәр көне»нә килеп берсеннән-берсе затлы җырлары белән халыкны сөендергәне бүгенгедәй хәтердә…

И.Вәлиуллина фотосы.
И.Вәлиуллина фотосы.

Ә инде хәйрия концерты программасы тәмам булуга кадерле өлкәннәребезне, гадәттәгечә, берничә зур казанда пешкән пылау, төрле шифалы үләннәрдән ясалган кайнар чәй һәм татлы күмәчләр көтә иде. Бу урында, әлеге бәйрәмне булдыруда үзләреннән матди һәм рухи өлеш керткән һәммә кешегә, бигрәк тә, әлеге изге эшнең идея авторы Гөлнара Миңнуллинага, эшмәкәрләр Вадим Адуллин, Флүсә Зарипова, Гөлия Әхмәтвәлиева, Рамил Гайнуллин, Айдар Галимҗановка, депутат Сергей Новоселов һәм башка затларга рәхмәт әйтеп, яхшылык кылган һәркем яхшылыкка юлыксын дигән теләктә сүзләремә нокта куяр идем дә, тик юк әле... Язмамны бер әбекәйнең Гөлнара ханымга яшьле күзләрен төбәп: «Миңа бәйрәм ясап, кайгыртучы кеше булганга мин бик бәхетле», – дигән сүзләре белән тәмамлыйм…

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи