Республикада Уку өчен 1 минут

«Абый»

Г.Камал театрында Рәшит Әхмәтҗановны искә алдык. Илдус Әхмәтҗанов белән...

Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәшит Әхмәтҗановка (1941-1995) багышланган кичәдә сәхнәдә төп артист – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов булды. /В.Васильев фотосы, tatar-inform.ru
Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәшит Әхмәтҗановка (1941-1995) багышланган кичәдә сәхнәдә төп артист – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов булды. /В.Васильев фотосы, tatar-inform.ru

8 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәшһүр шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль спектакль күрсәтте.

Ни өчен театр коллективы ТР Язучылар берлегенә үзенең берәр залын һәм артистларын биреп кенә «котылмаган», ә күренекле актер, Татарстанның халык артисты, кичәләр үткәрү буенча зур профессионалына әйләнгән режиссер Радик Бариевка тапшырып, зур җаваплылык белән бу эшкә үзе алынган дисәгез, Рәшит Әхмәтҗанов – Г.Камал театрының аз санда калып барган аксакалларыннан берсе – Илдус Әхмәтҗановның абыйсы. Шуңа да «Абый» дип аталган затлы шигърият кичәсенә, намус эше дип санап, зурдан кубып алынулары бик табигый.

Күренекле шагыйрь, ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Республиканың матбугат чаралары редакцияләрендә эшли. Әсәрләре 1950 еллар ахырында басыла башлый. Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты – татар милләте, тел һәм дин язмышы өчен борчылган, милләтнең үткәне һәм киләчәген йөрәге аша уздырып, халыкның үзаңын уяту омтылышы белән сугарылган көрәш поэзиясе. Шагыйрь 1995 елның 7 гыйнварында арабыздан китте.

«Абый» әдәби-музыкаль спектакле өчен театрның Универсаль залы сайланган. Сәхнәдә шигырь укыячак артистлар өчен өй уңайлылыгы тудырылган: алар диванда, кәнәфиләрдә утырган. Экранда шагыйрьнең аклы-каралы фоторәсемнәре һәм видеолар. Сәхнәдә төп артист – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов. Ул шулай ук экранда да. Сәхнәдән ул башка артистлар – Искәндәр Хәйруллин, Алмаз Сабирҗанов, Илнур Закиров, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Алсу Каюмова белән абыйсының шигырьләрен укыса, экраннан абыйсы турында сөйли. Рәшит Әхмәтҗановның башта төзүче профессиясен сайлап, ташчы булып эшләве, әнисен бик яратып аның турында егермедән артык шигырь язуы, иҗаты һәм бакыйлыкка күчкән мизгелләре турында сөйләде. Илдус Әхмәтҗановның хатирәләре Рәшит Әхмәтҗановның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Җырларны Әсхәт Хисмәтов, Олег Фазылҗанов, Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин, Ләйсән Рәхимова, Рәйхан Габдуллина, Алмаз Борһанов, Айгөл Гардисламова, Гадел Равилов башкарды.

Безнең бүгенге популяр артистларыбыз ремейк ясап астын өскә китереп бетермәгән күпме матур җыры бар икән Рәшит абыйның – тыңлап туймаслык. Олег Фазылҗанов башкарган «Син илдә бер генә, син җирдә бер генә, син шуны белмисең, үзең дә әлегә» дигән җыры әле дә колакта яңгырый.

Кичәнең, дөресрәге, әдәби-музыкаль спектакльнең сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина. Режиссер – әйткәнемчә, Радик Бариев. Икесе дә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары. Зал тулы иде: тамашачының бер өлеше Рәшит Әхмәтҗановны яхшы белгән өлкән буын вәкилләре булгандыр, әлбәттә. Шунысы хак – мондый кичәләр кирәк әле.

  • intertat.tatar

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи