Алтын көз җиребездә, Ал кояш күгебездә. Килегез безгә бакчага. Ярминкә бүген бездә.
Шушы көннәрдә Казан шәһәре Совет районының 67 нче «Күчтәнәч» балалар бакчасында көзге ярминкә шундый чакыру сүзләре белән башланып китте. Күңелләрне дәртләндереп, татарча җырлар яңгырады. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның әкият геройлары – Су анасы белән Шүрәле дә – ярминкәгә ямь өстәде.
Бакчаларда үстерелгән уңыш җыеп алынгач, «Күчтәнәч»тә көзге ярминкә үткәрү күркәм бер традициягә әйләнде. Ел саен аны оештыруда әти-әниләр дә зур көч куя. Быел да 67 нче балалар бакчасындагы унбер төркем, берсен-берсе уздыра-уздыра, сәүдә киштәләрен матур итеп, көзге мул уңыш белән тутырды. Анда нәрсә генә юк?! Алтынсу-сары төстәге, кызык итеп бизәлгән кабаклар, күктәге кояшны хәтерләткән көнбагыш башлары... Яшелчә һәм җиләкҗимештән тыш, авыз суларын китерерлек тәмле сыйлар, кышка дип әзерләнгән кайнатма, төрле салатлар да тәкъдим ителде.
Әкият геройлары белән фотосурәткә төшәргә теләсәң, рәхим ит! Алтын көзнең матурлыгын чагылдырган беренче фотозона да, 4 нче төркемнең әти-әниләреннән балалар бакчасы хезмәткәрләре көненә бүләк итеп ясалган икенче фотозона да үзенә чакырып тора. Габдулла Тукай «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында: «Базар кайный: берәү алдый, берәү алдана», – дип язган. Безнең ярминкәдә беркем алдамый да, алданмый да. Бәяләр дә үтемле. Ә балалар ничек куана. Сатып та алалар, үзләрен сатучы ролендә дә сынап карыйлар.
Көне дә бик матур, кояшлы булды. Балалар ярминкәне ел да көтеп ала, аны әзерләүдә әти-әниләренә ярдәм итә. Аларның йөзендәге елмаю, шатлыкны күреп, өлкәннәрнең күңеле сөенә. Әйе, балалар бакчасында да шундый ярминкәләр үткәрү кирәкле эш икән. Бүгенге нәниләр буйга җитеп, олы тормыш юлына аяк баскач, әле базарларны бик күп күрер. Ә менә тәүге ярминкәләр аларның күңелендә якты хатирә булып сакланыр.
Ярминкәне оештыруда ярдәм күрсәткән әти-әниләргә, шулай ук мондый матур чаралар үткәрергә мөмкинлек тудырганы өчен бакча мөдире Гөлнара Вәлиуллинага рәхмәт белдерәбез.
Фәрдия МИҢНЕГАЛИЕВА, 67 нче балалар бакчасында татар теленә өйрәтүче тәрбияче
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала