Республикада Уку өчен 1 минут

«Ачыгыз тәрәзәләрне!»

11 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Универсаль залын­да күренекле татар шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның (1946-2006) тууына 80 ел тулуга багышланган «Ачыгыз тәрәзәләрне!» исемле шигъри-музыкаль кичә (сценарий авторы Лилия Гыйбадуллина, режиссеры Нәфисә Исмәгыйлева) булып узды.

Бу кичә миңа аеруча кадерле, чөнки сәхнәне без укыткан балалар тотты. Шигырьне тоеп яшәгән яшьләр өч буынны берләштерә торган чылбырны менә дигән итеп тасвирлап күрсәтте…

Еллар уза, алмашка яңа буын шагыйрьләр килә, һәм алар барысы да Мөдәррис абыйның көзгесенә карап татарлыгын барлый. Икенче яктан татар шигъриятенең традицияләрен аңларга өйрәнәләр. Шәп бит!

Кичә Мөдәррис Әгъләмовның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган чакта ясаган чыгышы белән ачылды. Әйе, бар иде заманалар... Эре адымлы, тирән фикерле, үз милләтен сөйгән, мәдәниятен яхшы белгән, кадерләгән кешеләр бар иде. Бүген аларны көндез лампа яндырып эзләргә туры килә... Авыр заманаларда үзенә терәк эзләгәндә милләт аксакаллар сүзенә мохтаҗ. Дөрес әйтте Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла – Мөдәррис Әгъләмов безгә шагыйрь нинди булырга тиешлеген ачып бирде. Бу фикер кичәдә, кызыл җеп булып, бию алымы белән тәкъдим ителде. Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов Мөдәррис абый ролендә башта суфиларның биюен башкарып, соңыннан твист биюе аркылы шагыйрьнең рухи дөньясын ачты. Ак плащ, түбәтәй кигән дәрвиш һәм 1960-1970 елларда ук рухи азат булган, системага буйсынмаган шагыйрь…

Дәрвиш биюе символик мәгънәгә ия. Әйләнеп бии-бии, дәрвиш үз җанының Аллаһка якын булырга омтылганын күрсәтә, кулын күтәреп Аллаһтан көч, илһам алганын билгели. Ак плащ – мин-минлекнең кәфене. Әйләнгәндә, итәге ачылып, шагыйрьнең фани дөнья белән элемтәләрне өзеп, рухи дөньяга омтылуын бик матур итеп тасвирлады биюче. Рухы белән саф һәм азат шагыйрь. Твист биюенә бик күп кеше сәерсенеп карады, әлбәттә. Ләкин ул – 1960 еллар буыны символы. Дәрвиш биюе белән ул мәгънәви элемтәдә тора: твист сүзе «әйләнү» дигәнне аңлата. Биюче партнерны истә тотмыйча бии, бер кешегә дә буйсынмавын күрсәтә. Демократик, гадилек символы. Яшьлек символы. Системага каршы тору символы. Илдус Габдрахманов бию телендә менә шундый фикерләр ирештерде.

  • Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 16 октябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи