Мәдәният Уку өчен 2 минут

Сагышка уралган милләт көзе

Көз. Һавада талгын гына әйләнеп җиргә сары яфраклар ява. Сары яфраклар яуган саен Түбән Кама театрының бөек язучы, милләт әйдәманы Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Көз» спектакле күңелдә яңара. Түбән Кама театры аны Казанга гастрольгә килгәч Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә беренче итеп күрсәтте.

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының «Көз» (12+) спектакленнән (Г.Исхакый) күренешләр. /Фотолар – Түбән Кама театры архивыннан.
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының «Көз» (12+) спектакленнән (Г.Исхакый) күренешләр. /Фотолар – Түбән Кама театры архивыннан.

Үзәктә – ике хатын-кыз язмышы

«Көз» спектакле – гади генә сәхнәләштерелгән тамаша ул, әмма никадәр тирәнлек, күпме мәгънә, ничаклы сорауларга әзер җавап бар анда. Хәзерге театрларны карыйсың да, бер-берсен ничек уздырырга белмиләр кебек. Чит ил драматургларының әсәрләрен дә сәхнәгә өстерәп менеп карыйлар. Тамаша залында утыртасы урынга, спектакльгә килгән халыкны сәхнәгә утырталар. Артистлар үзләре тамаша залында да уйнап карый. Нинди генә сурәтләү чаралары кулланылмый – сәхнәгә көлтә-көлтә ут чәчү, кирәксә-кирәкмәсә дә бию күренешләрен кертү, сәхнә астына төшеп, тамашачы күз алдында юк булу һ.б. Заманына күрә алар да кирәктер. Әмма барыннан да бигрәк тирән, мәгънәле әсәр кирәклеге көн кебек ачык. Исхакыйның «Көз»е – милли гамь белән сугарылган, анык фикерле шундый әсәрләрнең берсе. Язучы аны эмиграциядә вакытта татар халкы язмышы өчен сызланып иҗат иткәнгә шундый нык тәэсир көченә иядер ул.

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының «Көз» (12+) спектакленнән (Г.Исхакый) күренешләр. /Фотолар – Түбән Кама театры архивыннан.
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының «Көз» (12+) спектакленнән (Г.Исхакый) күренешләр. /Фотолар – Түбән Кама театры архивыннан.

Үзәктә – ике хатын-кыз язмышы. Бай морза кызы Гөлсем һәм урта хәлле сәүдәгәр гаиләсендә туып үскән Нәфисә пароходта очраклы бергә туры килә. Очраклы гына очрашсалар да, бу ике нәфис яшь ханымны бәйләп торган нәрсәләр бар икәне ахырдан гына ачыла. Ә ул нәрсә, дөресрәге кеше – беренче мәхәббәтләре. Берсе аны Хәлил, икенчесе Паша дип атый. Ни рәвешле берсенең беренче мәхәббәте икенчесенең тәүге сөюе булып әверелгән соң? Ник морза кызы Гөлсем Пашасы белән бәхетле була алмаган, сәүдәгәр кызы Нәфисә исә, киресенчә, бәхетнең җиденче катында, рәхәттә яши? Моңа кызларның гаиләләре, аларны чорнап алган мохит сәбәпче. Әнисе яшьли вафат булу сәбәпле, Гөлсем әтисенең сеңлесе тәрбиясендә кала. Тегесе исә кызны русча укыта, татар тормышыннан читләштерергә тырыша. Язучы татар морзаларының милли тормыштан читләшүе, йөз чөерүе, руслашуы темасын күтәргән. Нәфисә исә, киресенчә, гасырлардан килгән гореф-гадәтләрнең асылын, мәгънәсен күреп, белеп үсә. Нәтиҗәдә, чит-ят йогынтысына бирелеп, үз кыйбласын, умырткасын югалткан Гөлсем Пашасы белән бәхетле булырга үзендә көч таба алмый. Милли тормыш бишегендә тирбәлеп, көчле шәхес булып калыплашкан Нәфисә, киресенчә, үз бәхетен көрәшеп ала. Икесендә – ике бала. Нәфисәнекеләр үзе кебек тыныч, тәртипле, матур. Икенчесенеке исерек әтиләре белән яшәү дәвамында, бүредән курыккан куян кебек, һәр шылт иткән тавыштан да өркергә гадәтләнгән, басынкы, елак. Бу балаларны, аларның балаларын киләчәктә ни-нәрсә көтә?

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының «Көз» (12+) спектакленнән (Г.Исхакый) күренешләр. /Фотолар – Түбән Кама театры архивыннан.
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының «Көз» (12+) спектакленнән (Г.Исхакый) күренешләр. /Фотолар – Түбән Кама театры архивыннан.

Һәр татар тетары репертуарында булырга тиешле тамаша

Әсәр язылган вакыттан (1923 ел) никадәр вакыт үткән, әмма ул бүген генә язучы каләменнән тамган сыман. Төп героиняларны гәүдәләндерүче артистлар Эльвира Әсәтова (Нәфисә) һәм Гүзәл Шәмәрдәнованың (Гөлсем) ике сәгать буе язмышларны тасвирлавын күрсәгез! Тамашачы тын алырга куркып утыра сыман. Һәркайсы спектакльдә берничә роль башкаручы Раушан Әсәтов, Алмаз Хөсәенов, Люзия Чупашева, Рафил Зәйнуллин, Фарил Вафиев, Нурсәнә Хөсәенова һәм «Бишегем» балалар театры студиясендә шөгыльләнүче Адилә Муллина, Сәмира Муллина, Марсель Хөсәенов, Сәйдә Әхмәдуллина төп рольләрдәге актрисаларга шәп ярдәм итә.

Гөлсемнең Нәфисә ирендә яраткан һәм еллар буе көтеп, юксынып яшәгән Пашасын танып алуы, шул вакытта ачынуын тел белән генә сурәтләп булмый. Шекспир трагедияләре бер якта торсын.

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының «Көз» (12+) спектакленнән (Г.Исхакый) күренешләр. /Фотолар – Түбән Кама театры архивыннан.
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының «Көз» (12+) спектакленнән (Г.Исхакый) күренешләр. /Фотолар – Түбән Кама театры архивыннан.

«Көз» – һәр ата-ана, һәр бала карарга тиешле спектакль бит ул! Ул үзе генә дә Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының ярты репертуарына торырлык сәхнә әсәре. Язучының каләм көче генә түгел, режиссер Лилия Әхмәтованың сәхнәләштерү осталыгы да мөһим роль уйнаган. Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк, дигән кебек, режиссерның кем икәнен чамалыйсың килсә, аның нинди әсәрләр куюына бер күз ташлау җитә. Бу җәһәттән Лилия үзен батыр, милли рухлы режиссер икәнен күрсәтте.

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының «Көз» (12+) спектакленнән (Г.Исхакый) күренешләр. /Фотолар – Түбән Кама театры архивыннан.
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының «Көз» (12+) спектакленнән (Г.Исхакый) күренешләр. /Фотолар – Түбән Кама театры архивыннан.

Ни кызганыч, Түбән Кама театры килде дә китте. Башкалабыз театрларында шушындый тәэсир көченә ия, тирән, тетрәндергеч спектакльләр бармы? Г.Кариев исемендәге театрда Гаяз Исхакыйның биш әсәрен берләштергән «Сөннәтче бабай» гына рухы белән «Көз»гә туры килә бугай. Казанга исә чит илләрдән ел саен никадәр милләттәшебез кайта. Бөтендөнья татар конгрессы чаралары делегатларын нигә әнә шундый спектакльләргә алып килмәскә?! Бөтен дөньядан татар яшьләре Казанга җыела. Гаяз Исхакыйның «Көз»ен яшьләребезгә гыйбрәт итеп күрсәтсәк, милләт мантымас идеме икән киләчәктә? Бик теләп күрсәтер идек тә, башкалабыз театрларында юк андый тамашалар. Ә бит «Көз» – һәр татар театры репертуарында булырга тиешле тамаша! Милли тәрбия адәм баласын көчле иткәнен, үз гадәт-йолаларыннан аерылу һәлакәткә илткәнен тагын ничек аңлатырга мөмкин? Китап уку онытылган заманда бөтен өмет театрларыбызда.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи