Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Казан ханлыгында ислам дине

Алтын Урда таркалуыннан соң барлыкка килгән һәр төрки-татар дәүләтенең ислам динендә булуында һичбер шөбһә юк. ХV-ХVIII гасырларның барлык мәмләкәтләрендә ислам рәсми дәүләт дине булып торган. Колшәриф тарафыннан язылган «Зафәрнамәи вилаяти Казан» (1550) әсәрендә Казанның «мөселман вилаятләреннән еракта, кәферләр иле белән чиктәш» торуы, «борынгы заманнардан ук мөселман шәһәре» булуы раслана.

«Колшәриф мәчете янында соңгы сугыш». Фрагмент. Фиринат Халиков рәсеме. 2005 ел.
«Колшәриф мәчете янында соңгы сугыш». Фрагмент. Фиринат Халиков рәсеме. 2005 ел.

Казан – мөселманнар иле

Үзенең мәдәни традицияләрен Җүчи Олысының Болгар вилаятеннән мирас итеп алган Казан ханлыгы барлыкка килүенең беренче көненнән үк мөселман дәүләте буларак күзаллана. Бу хәл елъязмаларда да ассызыклана. Атап әйткәндә, шуларның берсендә Казан шәһәренең (Яңа Болгарның) нигезләнүе турында риваять китерелә һәм болай дип языла: «Бу урыннар ислам байрагы астында калдылар. ...Үзләренең барлык гамәлләрендә һәм тормыш вакыйгаларында шәригать кагыйдәләренә мөрәҗәгать иттеләр... Бәхәсләрне һәм хөкем эшләрен шәригать буенча хәл иттеләр». Ханлык халкы шул ук елъязмаларда мөселман буларак тасвирлана: «...мөселман ханнар нәселе өзелгәч һәм Казан шәһәрендә хан булмагач, мөселманнар аны (Шаһгали ханны – Д.И.) алып килеп, ханлыкка сайладылар». Рус елъязмалары, казан татарларын күз уңында тотып, XV гасырга караган хәбәрләрендә, аларның «бесерменнәр», ягъни ислам динен тотучылар булуын ассызыклыйлар. Мәсәлән, 1497 елгы Елъязмалар җыентыгында 1429 елны казан татарларының Галичкә яу чабуы күрсәтелә һәм русларның «татарлар артыннан куып барып... татарларны һәм бесермәннәрне җиңүе» турында әйтелә. 1469 елда рус гаскәрләренең Казан шәһәренә һөҗүме тасвирланганда, елъязмачы «күп кенә бесермәннәр һәм татарлар» дип яза. «Казан тарихы»нда Казан ханлыгы формалашу чоры турында сүз барганда, Казанга «сарачиннар җыела башлавын» ассызыклый, ягъни мөселманнар дип күрсәтүне онытмый, чөнки бу әсәр авторы өчен ислам «сарацин», ягъни «гарәп» динендәге иде. Патриарх (Никон) елъязмасында, Казан ханлыгын яулап алуның нәтиҗәләрен йомгаклап, болай дип ассызыклана: «...аңа (Иван IV – Д.И.) Господь Бог Казанның имансыз татарларын һәм аларның бесермәннәр динен тапшырды».

Дәүләт составында күпсанлы мәҗүси халык (чуашлар, марилар, удмуртлар, өлешчә мордва) булуын да истә тотарга кирәк. Монда бу халыкларның дини тормышын карау максаты куелмаган, ләкин халыкның бер төркеме XV-XVI гасырларда Урал аръягында, ягъни Сылва, Ирень һәм Тулва елгалары тирәли урнашкан һәм Казан ханлыгы составына кергән булуы да игътибардан читтә калдырыла алмый, чөнки ул соңрак пермь татарлары (өлешчә – башкортлар) төркеменә әверелгән. Шул ук вакытта, сакланып калган чыганаклар буенча, бу халык (аны «татарлар» һәм «иштәкләр» дип атаганнар) XVI гасыр уртасына әле тулысынча исламга күчмәгән була. Пермь һәм Урал аръягы төрки-татар халкының соң исламлашуы ике фактор белән аңлатыла. Беренчедән, аларның этник компонентларының берсе – төркиләшкән угырлар, хәтта көнбатыштарак урнашкан районнарда да аларның исламлашуы бары тик XIV гасырда гына булган. Икенчедән, XV гасыр азагында Урта Урал аръягына Көнбатыш Себердән әле ачыктан-ачык тулысынча мөселманлашмаган, сан ягыннан шактый зур халык килеп урнашкан. Анда, ягъни Себер ханлыгында дин тоту хәле исламлашуның чагыштырмача соң тәмамлануы белән характерланган.

Ханлыктагы дин әһелләре катлавы

Ханлыкта мөселман дин әһелләренең тармаклы катлавы булган. Аның башында сәет торган. Баш сәетнең үзеннән һәм аның нәселеннән башка сәетләрдән тыш (аларның барысы да сәетләр дип саналган), дәүләттә дин әһелләренең түбәндәге төркемнәре билгеләнә (рус телле чыганакларга хас булган язылыш җәяләр эчендә бирелә): шәехләр (шейхи), шәехзадәләр (шихзоде, шизоты), муллалар (молны), муллазадәләр (моллозоде), казыйлар (кады), мәүләви (мамы) яки дәнишмәндләр (долышманы), хаҗилар (азии), хафизлар (афызы, афазы), дәрвишләр (дербыши). Бу исемлеккә «Зафәрнамәи вилаяти Казан»дагы дәрвишләр белән бергә суфиларны да өстәргә кирәктер.

Әлеге исемлеккә бераз аңлатма да таләп ителә. «Казый» төшенчәсе («кады» формасында) рус елъязмаларында бер генә мәртәбә очрый. Ләкин Сәхибгәрәй ханның ярлыгында (1523) бу төшенчә «кузате ~ казати ислам» гыйбарәсе рәвешендә бирелә. Ханлыкның дин әһелләре исемлегендә казыйның булуы аларның суд системасы бүлекчәсенең яшәвен күрсәтә. Чыганакларда бер генә мәртәбә «долышманы» язылышында «дәнишмәндләр» сүзе дә күренеп китә. С.Г.Вахидов фикеренчә, Сәхиб-Гәрәй ярлыгында очрый торган «ва мавали-завиль ихтирам» гыйбарәсе рус елъязмаларында «малы» яки «мамы» дип китерелгән, ул дин әһелләренә карата кулланылып, «хөрмәтле хуҗалар» мәгънәсен аңлаткан. Күрәсең, ике төшенчә – «дәнишмәндләр» һәм «мәүләви» бер үк төркемне – укытучыларны (өйрәтүчеләрне) белдергән.

Сәет – «татарларның югары дәрәҗәле рухание»

Сәеткә – Казан ханлыгындагы дин әһелләре башлыгына тукталыйк. Ханлыкның мөселман дин әһелләрен җитәкләгән затын чыганаклар хасиятле эпитетлар белән аерып күрсәтәләр. Мәсәлән, 1524 елның язы вакыйгалары турында сөйләгән С.Герберштейн бу вазыйфаны башкарган сәетне «татарларның югары дәрәҗәле рухание» дип атый. Курбский 1552 елда ханлыкның мөселман дин әһелләре башлыгын «олы бискуп» дип билгели. Күренеп тора ки, мөселманнарның үз терминнары булган. Чыннан да, Ш.Мәрҗани сәетләрнең өлкәне булган затны «нәкыйбел әшраф» эпитеты белән белдерә, ягъни, «олыларның җитәкчесе», ди. Ш.Мәрҗанинең чыганагы бу очракта билгесез булса да, аның мәгълүматы игътибарга лаек. Мәсьәлә шунда: төшенчәнең рус теленә тәрҗемәсе 1524 елгы кырым «дәфтәреннән» билгеле, анда кырым сәетләре турында болай диелгән: «Ә бу олылар – олыларының олырагы». Моннан тыш, Казан ханы Сәхибгәрәйнең 1523 елгы грамотасында «судат гызам» ~ «сайдати гозам» төшенчәсе очрый, ул «олы сәет» мәгънәсен аңлата. Бу мәгълүматлар яктылыгында Ш.Мәрҗанинең Казан ханлыгындагы югары сәет титулы турындагы хәбәре, аның чыганаклары билгесез булуга карамастан, уникаль булып күренми. Әлеге төшенчә артында Җүчи Олысы чорына кадәр үк барып җиткән «нәкыйб» һәм «шәриф» терминнары шәйләнә. Курбский Казан ханлыгының «олы бискубы» хакында сөйләгәндә, татар күзаллавы буенча бу вазыйфаны башкаручыны «олы анарый, яки Әмир» дип атаганын билгеләп үтә – ул китерелгән эпитетларны күз уңында тота. Күрәсең, бу очракта «анарый» – латин телендәге honor (хөрмәт, зур хөрмәт, хөрмәтлелек) яки honorus (хөрмәтле, ихтирамлы), ә «әмир» гарәпчә «хөкемдар» яки «җитәкче» дип тәрҗемә ителә. Әлеге мактаулы эпитетлар казан сәетләре нәселенең Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) барып тоташуы белән бәйләнгән, бу хакта бик кыйммәтле мәгълүматлар «Зафәрнамәи вилаяти Казан»да сакланган. Анда баш сәет булып киткән сәет Колмөхәммәд болай сурәтләнә: «Котби-ль-актаб Сәет Ата оныгы, пәйгамбәрләр хуҗасы нәселеннән».

Чыганакларда сакланып калган сәет исемнәре

Чыганакларда сакланган казан сәетләренең исемнәрен дә билгеләп үтик. Ике сәетнең (Тәвәккәл һәм Касыйм) исемнәре беренче тапкыр 1487 елга карый. Тәвәккәлнең 1487 елга кадәр югары сәет булуы ихтимал. Аннары чыганакларда сәет Бораш (1491) исеме очрый, ул 1524 елга кадәр баш сәет булган. Казан сәетләре нәселенең тагын бер вәкиле – Шаүсәин (Шаһхөсәен?), 1512-1523 нче елларда искә алына, ул, күрәсең, баш сәет булмаган. Баш сәет Бораш 1524 елда Сафагәрәй хан тарафыннан Мәскәү тарафдары булганы өчен үтерелгәннән соң, аның урынын, күрәсең, Бүйорган-сәет алган. Аның исеме чыганакларда бары 1546 елда гына очрый. Аның сәяси сәбәпләр белән Нугай Урдасына качуыннан соң (ул анда 1549 елга кадәр була, аннан Бохарага китә), ханлыкта Колмөхәммәд сәет Мансур улы баш сәет булып китә. Монысы хакында 1545 елда Әстерханнан Казанга килүе, шул ук елда Сафагәрәй хан белән бергә шунда китеп баруы турында мәгълүмат сакланган.

Колмөхәммәд сәет бу вазыйфада 1551 елга кадәр торган, шул елда ул, күрәсең, Шаһгали хан тарафыннан «Нугайларга тоташуы» өчен, ягъни Нугай Урдасына мөрәҗәгать итүе өчен һәм, башкалар белән бергә, «патшаны (ханны – Д.И.) үтерергә» теләве аркасында һәлак ителгән. Аннан соң Казан ханлыгы дин әһелләре башлыгы вазыйфасы безгә инде таныш булган сәет Колшәрифкә күчкән, аның югарыда искә алынган сәет Мансурның улы, ягъни үтерелгән баш сәет Колмөхәммәднең энесе булуы ихтимал. Инде билгеләп үтелгәнчә, Колшәриф 1552 елда Казан алынганда үтерелгән. «Сәет» титуллы кеше Казан ханлыгы территориясендә соңгы тапкыр 1554 елда билгеләнә. Чыганакларда искә алынган Үсәин баш сәет булганмы-юкмы – анысы билгесез. Бу елъязмадагы хәбәр Казанны яулаудан соң исән калган дин эшлеклеләренең каршылык хәрәкәтендә актив катнашканын гына күрсәтә.

Казан ханлыгында баш сәетнең сайлануы турында чыганакларда ниндидер бер мәгълүмат табарга мөмкин булмаса да, бу дәүләттә бер үк вакытта пәйгамбәргә (с.г.в.) барып тоташкан нәселдән берничә кеше булганы билгеле. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә әлегә ачык булып кала.

Сәетләр дәүләт эшләрендә катнашкан

Ханлыкның мөселман дин әһелләре дәүләт эшләрендә актив роль уйнаган, бу бигрәк тә сәетләргә кагыла. Моннан тыш, сәетләрнең бигрәк тә дәүләт күләмендәге эшчәнлекләре турында чыганакларда мәгълүмат күбрәк сакланган. Беренче чиратта, сәетләр хан тәхетенә дәгъва кылучылар мәсьәләсен хәл итүдә катнашкан. Чыганаклардан билгеле булганча, Мәскәү белән Казан тәхетенә намзәт турында сөйләшүләрдә сәетләр 1497 елда (Бураш ~ Бораш сәет), 1519 елда (Казаннан бу хактагы грамота «башта сәиттән» гыйбарәсе белән башлана), 1532 елда (солтан Яналийны «бирү» турында сөйләшүләр вакытында «сәет» искә алына), 1546 елда (Шаһгали ханны тәхеткә кабат чакыру турындагы грамота Бүйорган-сәет исеме белән башлана), 1551 елда (яшь хан Үтәмешгәрәйне Казан тәхетендә алыштыру турындагы сөйләшүләр сәетләр искә алынган махсус грамота нигезендә алып барылган) катнашканнар. Хан Мәскәүне читләтеп тәхеткә чакырылган очракта да, сәетләр казан аксөякләре арасында булган. Бу 1521 елда шулай була. Рус елъязмалары бу хакта болай дип хәбәр итә: «Шул ук язын Казан сәетләре, уланнары һәм кенәзләре Кырымнан Сәп-Гәрәйне Казанга патша итеп алдылар». Сәетләрнең дәүләт сәясәте эшләренә ныклы катышуы шуннан да күренә: 1531 елның маенда Сафагәрәй ханга рус илчеләрен үтерергә комачаулаучылар арасында сәетләр дә була. Кайбер очракларда сәетләрнең тәхеткә бәйле эшләрдә актив катнашулары Казан ханлыгында алар өчен бик фаҗигале тәмамлана – хан тәхетенә дәгъва кылучыларның берсен яклаган өчен, ким дигәндә, ике баш сәет үтерелә (1524 елда – Бораш сәет, 1551 елда – Колмөхәммәд сәет).

Колшәриф

Казан сәетләренең берсе – Колшәрифнең дипломатик эшчәнлегенең тагын бер очрагы 1551 елга туры килә. Аңа аерым тукталырга кирәк, чөнки ул русларга ханбикә Сөембикә һәм кече яшьтәге хан Үтәмешгәрәйне бирү белән бәйләнгән. 1551 елның апрелендә рус гаскәрләренең Казан ханлыгына каршы һөҗүме башлана, һәм июньдә алар Казанны урап алалар. Авыр көннәр башланып, казанлылар борчуга сабыша. Алар: «Шигалигә һәм воеводаларга дәүләт (Иван IV – Д.И.) рәхим итсен, әсирлеккә төшүне боермасын, ә патшалыкка Шигалине бирсен, Үтәмешгәрәйне исә дәүләт анасы Сөембикә патшабикә белән үз янына алсын», – дип илчеләр җибәрәләр. Мондый тәкъдим белән Шаһгали ханга һәм рус воеводаларына «мулла» (ул сәетләр нәселеннән була) Колшәриф һәм кенәз Бәйбарыс Растов килә. Ләкин алар мөстәкыйль эш итмиләр, ә «бөтен Казан җиренең» ихтыярын үтиләр, бу казанлыларның шул чакта Иван IVгә җибәрелгән грамотасында ачык күренә. Моннан тыш, илчеләр Мәскәү шартларын шундук кабул итми – 1551 елның 9 августындагы елъязма хәбәрендә, сөйләшүләр вакытында алар «күп нәрсәне кире кагалар», ягъни аларның ризалашмаулары турында әйтелә. Елъязмачы татарлар хакында моннан ары болай яза: «…аларның гадәте баштан ук ялганлау иде». Казанлыларны Мәскәү ягы куйган шундый авыр шартларны кабул итәргә мәҗбүрләү өчен көч кулланырга кирәк була. Яулап алучылар яныйлар: әгәр казанлылар «дәүләт ихтыярына буйсынмасалар, шул ук көздә... дәүләт... бөтен кешеләре белән, гаскәре белән килергә тели». Мондый янаулардан соң гына илчеләр Мәскәү шартларын кабул итә, алар арасында Сөембикәне улы белән биреп җибәрү таләбе дә була. Колшәрифнең һәм Бәйбарыс кенәзнең капма-каршы якның шартларына ризалашуларында шәхси гаеп булмавы ачык – алар дипломатлар буларак дәүләт карарын үтәгәннәр. Моның шулай булганлыгы 1551 елның 14 августында казанлыларның рус ягы шартларын кабул итүләре вакытында да күренә. Елъязмада болай диелә: «...патшага (Шаһгали хан. – Д.И.) һәм боярларга Колшәриф мулла һәм Мәхәммәт сәет, Мансур – сәетләр улы һәм аның белән барысы да – шәехләр һәм шәехзадәләр, имамнар һәм муллазадәләр, хаҗилар һәм дәрвишләр дә, Кудайгул-улан, аның белән барысы да уланнар да, Муралей-кенәз (бәкләрибәк Нургали кенәз Ширин. – Д.И.), ә аның белән күп кенә кенәзләр һәм морзалар килделәр». Монда, чыганактан күренгәнчә, ханлыкның бөтен өске социаль катлавы катнаша.

Дин әһелләре хәрби операцияләрдә дә катнашкан: полк дәрвишләр һәм суфилардан торган

Ханлыкның мөселман дин әһелләре хәрби операцияләрдә дә катнашкан. Беренче чиратта, бу сәетләргә кагыла. Атап әйткәндә, 1491 елда сәет Бораш (Бураш) Казан ханының Олы Урдага каршы көрәштә кырым ханы Мәңги-Гәрәйгә рус гаскәрләре белән берлектә ярдәмгә килгән гаскәрләре составында билгеләнә. Ханлыкта баш сәеткә буйсынган аерым хәрби берәмлек булуы да ихтимал. Патриарх (Никон) елъязмасында «Колшәриф үз полкы белән» сугышты дип хәбәр ителә, ә Курбскийда бу хәбәр болай дип ачыла: «безнекеләрне (ягъни русларны – Д.И.) каршы алып чыктылар абызлары, сәетләре, муллалары, аларның олы бискубы алдыннан...» Шулай ук 1549 елда Казанны һөҗүм итүче руслардан саклау вакытында, шәһәр капкаларының берсен сәет Колмөхәммәд саклаган, ул яшь дәрвишләр һәм суфиларның башында «газа (ягъни изге сугыш – Д.И.) атына атланып, сугышка әзерләнеп, сугыш киемнәрен киеп» чыга. Башка очракларда да бу «полк» дәрвишләр һәм суфилардан торган дип уйларга мөмкин.

Дипломатик эшчәнлек һәм, гомумән, дәүләт эшләрендә катнашу язма текстларны уку һәм төзү белән бәйле. Табигый, мөселман дин әһелләреннән бу шактый дәрәҗәдә сәвәтле булуны, ә югары дәрәҗәле дипломатлардан күп өлкәләрдә тирән белемнәр таләп иткән. Казан ханлыгының соңгы баш сәете – Колшәрифнең астрономияне, тарихны (татар гына түгел, ә рус тарихын да) яхшы белүе, хәрби һәм дәүләт эшләрен аңлавы, моннан тыш, аның оста язучы һәм шагыйрь булуы очраклы түгел. Мондый гыйлем башлыча якын-тирәдәге мәдрәсәләрдә тупланган. Әйтик, Ш.Мәрҗани, күрәсең, татар риваятьләренә таяныптыр, баш сәет Колшәрифнең Казан Кирмәнендәге мәдрәсә эчендә һәм түбәсендәге соңгы сугышы турында мәгълүмат китерә. Нәкъ менә бу сугыш турында Патриарх (Никон) елъязмасында болай диелә: «...христианнар Таҗик капкасы янындагы Колшәриф мәчетенә якынлаштылар, һәм монда Колшәриф мулла белән явыз сугышып...» Күренеп тора, бу мәдрәсә Колшәриф мәчете каршында булган. XVI гасыр уртасына Казанда бары тик кирмәндә генә дә, ким дигәндә, 5 мәчет эшләп торганын билгеләп узу урынлы булыр. Курбский бу хакта болай дип яза: «...Казан елгасы тавы... анда шәһәр тора һәм патша палаталары һәм мәчетләр биек, анда аларның вафат булган патшалары күмелгән: саны, хәтеремдә, биш аларның». Аннары Курбский тагын ике тапкыр бу кирмән мәчетләрен искә ала. Шунысы да әһәмиятле: әлеге мәчетләр янында башка мәдрәсәләр дә булуы ихтимал бит.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи