Журнал «Безнең мирас»

Татарстан Тарих институтының Кырым фәнни үзәге Исмәгыйль Гаспринский җыентыгын нәшер итте

Кырымда күптән түгел рус телендә "Полное собрание сочинений Исмаила Гаспринского" сериясендәге китапларның беренче томы тәкъдим ителде. Бу җыентык Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым фәнни үзәге тарафыннан әзерләнгән, дип хәбәр ителә Тарих институтының рәсми сайтында.

"Исмәгыйль Гаспринский әсәрләренең тулы җыентыгын нәшер итәргә Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов тәкъдим итте. Бу хезмәт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс ярдәме белән дөнья күрде", - дип искәртә Тарих институтының Кырым фәнни үзәге җитәкчесе Эрнест Сейдаметов. Китапта мәгърифәтченең аерым брошюраларда басылып чыккан рус телендә язылган әдәби хезмәтләре, рус теленә тәрҗемә ителгән гарәп графикалы “Тәрҗеман” газеты битләрендә һәм аның кушымтасы "Иләве-и Тәрҗеман"да чыккан әсәрләр урын алган.
Хәзерге вакытка әлеге җыентык мәгърифәтче иҗади мирасының иң тулы басмасы булып санала.
"Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру