Журнал «Безнең мирас»

Татарстан газета-журналларга кышкы язылу кампаниясенең лидеры булды

Кышкы декадада Россиядә халык 3 миллион газет-журналга язылган, бу көзге язылу декадасы белән чагыштырганда, 400 мең данәгә күбрәк, дип хәбәр итә "Россия почтасы" дәүләт оешмасы.
"Россия почтасы" 1-11 декабрьдә узган Бөтенроссия язылу декадасына нәтиҗәләр ясады. Ун көн эчендә 3 миллион данә газета һәм журналга язылганнар. Бу октябрь аенда үткән декада саннары белән чагыштырганда, 16 процентка, ягъни 400 меңгә күбрәк булган.

Кышкы декадада газета һәм журналларга ташламалы язылуны "Россия почтасы"ның барлык бүлекләрендә, podpiska.pochta.ru сайтында һәм Viber мессенджеры ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин иде.
Яздырып алынган газета-журналларның гомуми саныннан 1,8 миллион данә - федераль матбугат чараларына, 700 меңнән артыгы – район, 360 меңгә якыны – республика, өлкә һәм төбәк матбугат чараларына туры килә. Кышкы декадада язылу кампаниясенең лидерлары итеп Татарстан Республикасы, Красноярск крае, Краснодар крае, Воронеж өлкәсе һәм Ставрополь крае аталган.
Язылу декадасы дәвамында "Россия почтасы" гадәттәгечә махсус ташламалар тәкъдим итте. "Россия почтасы" каталогындагы федераль басмалар өчен 10 процентка, төбәк һәм җирле матбугат өчен 15 процентка ташламалар бирелде. Шул ук вакытта Россия Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы карамагындагы Төбәк матбугат чаралары буенча эксперт советы әзерләгән исемлеккә кертелгән басмаларга бөтен язылу кампаниясе дәвамындагы ташламалар да сакланды. Узган ел белән чагыштырганда, ул ике тапкыр артып, 30 процентны тәшкил итте. Узган язылу кампаниясе белән чагыштырганда, шулай ук бу исемлек тә артты, узган язылу кампаниясендә анда 1940 басма кертелгән булса, хәзер анда 2350 вакытлы басма урын алды.
"Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру